Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күптермә рецепты

Түбән Новгород өлкәсендә 44 меңнән артык татар яши. Аларның иң яраткан камыр ризыкларының берсе – күптермә. 

news_top_970_100
Күптермә рецепты

Күптермә өчен: 1 литр сөт, 2/3 чынаяк шикәр, 250 грамм майонез, 1 чынаяк көнбагыш мае, 6 йомырка, 6 чынаяк он, 2/3 чынаяк манный ярмасы, 1 аш кашыгы тоз, 50 грамм чүпрә.

 Башта сөткә вагайтып чүпрәне салабыз, аннары - шикәр, тоз.

Алдан әзерләп куйган 6 йомырканы салабыз.

· Шуннан соң майонез, көнбагыш маен салабыз да, миксер белән болгата башлыйбыз. Болгату процессы барышында он белән манный ярмасын арттырабыз.

Камырны куерганчы болгатырга кирәк. 

Шуннан соң камырның өстен ябып, сөлгегә төреп, җилсез урынга куябыз. Камыр 1 сәгать дәвамында күтәрелергә тиеш.

Күтәрелгәч исә алдан ук майлап һәм кайнарлатып куелган табага 3 аш чүмече камырны салабыз һәм электр миченә куябыз.

Күптермә 250 градуста 15 минут пешә.

Пешкәннән соң аны суытырга кирәк. Суынгач кисәкләргә кисеп рәхәтләнеп чәй эчә аласыз!

Искәрмә: камырны җилгә куерга ярамый, тәрәзәләр япкан булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100