Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әкәм-төкәм печеньесы рецепты

Чәй янына тәмле "әкәм-төкәм"нәр әзерлик.

news_top_970_100
Әкәм-төкәм печеньесы рецепты
Камыр өчен: 1 стакан кефир, 0,5 чәй калагы сода, 1 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 1 чәй калагы ванилин, 120 грамм атланмай, 5 стакан он, 2 аш кашыгы какао.

Ингредиентлар бүлмә температурасында булырга тиеш. Он һәм какаодан кала барысын бергә салып болгатырга. Бу массаны икегә бүләргә, берсенә какао салырга. Аннары ике савытка да 2,5 әр стакан он салып камыр басарга. Камырны 30 минутка суыткычка куярга. 


Аннары ак камырны 1 см калынлыкта җәяргә, шулай ук какаолы камырны да җәяргә. Ак җәймә өстенә какаолысын куеп, рулет итеп төрергә. Камыр кырыен чеметеп тоташтырырга һәм телемләп кисәргә.

Табага пергамент кәгазь җәяргә, үсемлек мае белән майларга, әкәм-төкәм сыман печеньеларны табага тезәргә. 


Печеньеларны 180 градуска кадәр кызган мичтә 30 минут пешерергә.

Печеньелар пешкәндә кабара һәм җәелә, әгәр аларның ваграк булуын телисез икән рулетны калын итмәгез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100