Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итле-бәрәңгеле дучмак

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан итле дучмак рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Итле-бәрәңгеле дучмак
Камыр өчен: 0,5 литр җылымса сөт, 1 бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы шикәр комы, 7-8 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы каймак, әз генә чүпрә.

Йомшак итеп камыр басарга һәм күпертергә куярга.

Эчлек өчен: бәрәңге, башлы суган, яшел суган,  ит фаршы, атланмай, сөт.

Бәрәңге пешкән арада, фаршны суган белән кыздырырга. Бәрәңге пешкәч, бераз сөт кушып, боламык ясарга. Шуңа кыздырган фарш, яшел суган һәм бераз гына атланмай салып эчлек ясарга.

Камырны җәеп, эчлекне салып, дучмак ясап духовкага пешерергә куярга.

Тәмле булсын!


Посмотреть эту публикацию в Instagram

ИТЛЕ БЭРЭНГЕЛЕ ДУЧМАК Камыр 0,5 литр жылымса сот 1 бал кашыгы тоз 1 бал кашыгы шикэр комы 7-8 аш кашыгы зэйтун мае 1 аш кашыгы каймак эз генэ чупрэ Йомшак итеп камыр басам хэм купертергэ куям. Эчлек Бэрэнге Башлы суган Яшел суган Ит фаршы Сыер мае Сот Бэрэнге пешкэн арада, фаршны суган белэн кыздырып алам. Итне бик каты катырмыйм. Бэрэнге пешкэч, бераз сот кушып, боламык ясыйм, шуна кыздырган фаршны, яшел суган турап хэм бераз гына сыер мае салып эчлек ясыйм. Камырны жэеп, эчлекне салып, дучмак ясап духовкага пешерергэ куям. Тэмле булсын! #исмегульрецептлары #дучмак

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100