Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ит белән кәбестәдән пирог

Бүген кәбестә пирогы пешерик. Бик тәмле, бик туклыклы һәм бик җайлы.

news_top_970_100
Ит белән кәбестәдән пирог
Камыр: 1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистасы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы кечкенәсе) “Саф момент” чүпрәсен салып, яхшылап болгатыррга.

Аннан соң 5 стакан он салып басарга, тик 5 нче стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирәк (артык каты да, йомшак та булмасын).

Әзер камырна тишек булмаган целлофан пакетка тутырып, пакетның очыннан гына һава кермәслек итеп бәйләргә, суыткычның өске киштәсенә куярга.

Чүпрәсе яхшы булганда 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца пешерергә дә, пирогларга да менә дигән камыр. Икенче көнне дә йомшак тора. Бер-ике пешергәч, бүтән төрле камыр куярга теләгегез дә булмас.

Эчлек: фарш, кәбестә, суган, тоз, борыч.



Фаршны тоз, борыч салып майлы табада сүрән утта кыздырабыз. Суытырга. Суганны шулай ук майлы табада үтә күренмәле булганчы кыздырырга.

Кәбестәне суда пешереп алырга.

Бергә барысын да тугларга, тоз өстәргә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100