Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир җиләгеннән кайнатма һәм компот

Җир җиләге кебек хуш исле, татлы табигать нигъмәте бармы икән?! Кышын аның компотын ачсаң, хуш ис бөркелә. Җир җиләген чистартып, бөтен килеш яки чистартмыйча иттарткычтан чыгарып, кайнатма ясарга мөмкин. Шулай ук чистартып катырырга куярга була. Кышын чәй пешерү өчен сабагы-яфраклары белән киптерергә мөмкин.

news_top_970_100
Җир җиләгеннән кайнатма һәм компот
Компот өчен беренче эш итеп су кайнатырга куярга, чама белән шикәр комы салырга, әмма баллырак булырга тиеш. 3 литрлы банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә, банка саен ике бокал чистартылмаган җир җиләге салырга һәм өстенә кайнар сироп коярга да, тимер капкач белән ябарга. Компотлы банкаларның астын өскә әйләндерергә.  соңыннан салкын урынга урнаштырырга. Компотка чистартылмаган җиләк салуга карамастан, баллырак булу аркасында әчеми.
 Кышын бер банка компотны  икегә бүлеп, калган яртысына кайнаган су өстәргә кирәк булачак. Кунаклар килгәндә һәм ишле гаиләләр өчен җайлы булачак. 

Кайнатма өчен: 1 кг чистартылган җир җиләге, 800 г шикәр комы.
Җиләк белән шикәр комын болгатып куярга һәм шикәре эресен өчен 3-4 сәгатькә калдырырга, ара-тирә болгаткалап алырга. Аннары сүрән утка куеп, кайнатып чыгарырга, суынгач тагын бер кайнатып алырга. Вак банкаларның барысын бергә духовкага куеп стерильләштерергә мөмкин. Кайнатманы 500-650 граммлы яки 1 литрлы банкаларга тутырырга һәм капрон капкач ябып, салкын урынга куярга.

Вареньены кайнатмыйча гына ясарга һәм туңдыргычта сакларга була. Ул вакытта 1 кг чистартылган җиләккә 500 грамм шикәр комы җитә. Шулай ук җиләк белән шикәр комын болгатып куярга, шикәре эреп беткәч, пластик шешәләргә тутырып туңдыргычка куярга кирәк.

Эре җир җиләкләрен чистартып катырырга куярга мөмкин. Кышын балалар һәм олылар өчен дә менә дигән витамин булачак.

Кышын төнәтеп эчү өчен җиләкләрне сабагы һәм яфраклары белән кечкенә бәйләмнәргә җыярга һәм киптерергә. Кыш көне өстенә кайнар су агызырга һәм 2-3 минутка каплап куярга. Бу чәйне бал белән эчсәгез тагын да тәмле һәм файдалы булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100