news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчекле-чияле җиңелчә десерт

Зур Кукмара авылында яшәүче "Татарча ПП" сәхифәсен алып баручы укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан ифтарга да, сәхәргә дә ашарга ярый торган  эремчекле-чияле җиңелчә десерт рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Эремчекле-чияле җиңелчә десерт
Ингредиентлар: 120 г йомшак эремчек (мягкий творог 5%), 70 г чия (өшегән чия, төшләреннән чистартасы), 2 г фитпарад (яки тәменчә шикәр/бал), 30 г җылымса сөт, 7 г желатин.

Башта сөткә желатинны салып бүртергә куябыз. Эремчекне, чияне, фитпарадны блендер савытына салабыз. Бүрткән желатинны микроволновкада җылытып алабыз (кайнап чыкмасын, алайса үзлекләрен югалта). Аны да блендерга салып, барысын бергә болгатабыз.

Силикон формага салып, ярты сәгатькә туңдыргычка куябыз. Десертны алганчы, силикон форманы җылымса суда тотыгыз, алай эшләгәндә десерт формасын югалтмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар