Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле "көймә"

Бу 15 минутта әзерләнә торган ризык.

news_top_970_100
Эремчекле "көймә"
Эремчектән тәмле ризык тәкъдим итәм. Кыяфәте аҗарча хачапурины хәтерләтсә дә, рецепты бөтенләй үзгә. Чүпрә күпертеп азапланасы түгел, гомумән, бу 15 минутта әзерләнә торган ризык.

Бер кап майсыз эремчеккә тоз, ярты чәй кашыгы шикәр, ике аш кашыгы он, бер йомырка сарысы кушып болгатабыз. Бу массаны таба уртасына салабыз да, кул белән массаны көймә рәвешенә кертәбез. Уртасын бераз басып, чокыр калдырабыз. "Көймә"гә йомырка сарысы сылыйбыз һәм 10 минутка духовкага 180 градуска тыгабыз. Чыгаргач, чокырына ипләп кенә бер йомырка салабыз, өстенә сыр сибәбез һәм яңадан духовкага 3 минутка тыгабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100