Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүпрәсез ипи һәм закваска рецепты

"Ипине бер пешереп ашагач, гел үзеңнекен ашыйсы килә икән", ди инстачылар.

news_top_970_100
Чүпрәсез ипи һәм закваска рецепты

Төрле рецептлары белән инстаграмда танылган Исмегөл апа чүпрәсез ипи пешерү рецепты белән уртаклашты.

Моның өчен 1 кап майсыз кефир, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы чәй содасы, кирәгенчә он алырга кирәк.

"Кичтән җылымса кефирга 3 аш кашыгы арыш оны салып баш ясап куям. Иртән шуңа тоз, чәй содасы, шикәр комы, май, ак он салып басам. Табаны майлап, духовкага пешерергә куям. 1 сәгать 10 минут чамасы пешә", дип яза Исмегөл апа.

"Ипине бер пешереп ашагач, гел үзеңнекен ашыйсы килә икән, ди ул. Чүпрәле ипи дә пешердем, анысы башка төрле тәмле булып чыкты. Ансын да язып куярмын“, ди ул.

Инстачылар рецепт өчен рәхмәт әйтәләр. Төрле серләр белән уртаклашалар. rizvanova.roza исемле инстачы закваска белән әчеткән камырга ипи әзерләү хакында язып калдырган.

Заквасканы әзерләү өчен 5 көн кирәк.

1 нче көн — 50 мл суга җылымса гына 50 гр арыш оны (ржаная мука) салып болгатып куясың, төгәл 1 тәүлеккә. 

2 нче көн — шуның өстенә тагын 50 мл су и 50 гр он салып бутыйсы. 

3 нче көнгә закваска күбәя бит. Безгә аның яртысын ташларга кирәк, чөнки бик күп була. Калганы өстенә тагын 50 мл су һәм 50 гр он бутыйсы.

4 нче көн дә шулай ук. 

5 нче көнгә икмәк куярга була. 500 мл җылы суга 1 аш кашыгы тулар тулмас тоз, ярты аш кашыгы песок, 2 аш кашыгы өеп-өеп шушы заквасканы, 2 аш кашыгы көнбагыш мае салып венчик белән бик яхшылап болгатасы. Шуңа әз-әзләп кенә бодай оны кушып бик артык каты итмичә, артык йомшак та булмасын камыр басасы. 

Камырны төбе майланган ипи формаларына (2 форма) бүлеп салып куясы. 8–10 сәгать кабара шунда. 

Мин кичтән ясап куям сәгать 10 тирәсендә, иртән һәм 50 гр он белән. Күбәеп китсә артыгын ташларга яки кем тели шуңа бирергә була. Закваска торган саен куәтләнә генә бара, ди яза Роза ханым.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ЧУПРЭСЕЗ ИПИ 1 пачка майсыз кефир 1 аш кашыгы песок 2 аш кашыгы усемлек мае 1 бал кашыгы тоз 1 бал кашыгы чэй содасы Кирэгенчэ он Кичтэн жылымса кефирга 3 аш кашыгы арыш оны салып баш ясап куям. Иртэн шуна тоз, чэй содасы, песок, май, ак он салып басам. Табаны майлап, духовкага пешерергэ куям. 1сэгать 10 минут чамасы пешэ. Ипине бер пешереп ашагач, гел узеннекен ашыйсы килэ икэн ул. Чупрэле ипи дэ пешердем, ансы башка торле тэмле булып чыкты. Ансын да язып куярмын. Сез ничегрэк пешерэсез ипине? Пешерэсезме?

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100