Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чөгендерле хумус

Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан дөрес тукланучылар өчен чөгендерле хумус рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Чөгендерле хумус
3-4 кашык нутны төнгә суга салып калдырга, аннары бераз тоз сибелгән суда 40 минут чамасы пешерергә кирәк.

1 кашык көнҗетне коры табада кыздырып алырга һәм блендерда вакларга. Шунда ук бераз суы белән нутны, ярты пешкән чөгендер салырга һәм болгатырга. Шунда ук 1 калак зәйтүн мае (оливк.масло), 1 телем лимонның согын сыгарга һәм тагын блендер белән ваклап алырга. 

Юка итеп киселгән берничә телем арыш оныннан пешерелгән (цельнозерновой) ипигә, хлебцыга яки киптергән лавашка ягып ашарга мөмкин. Өстенә телемләп кисеп авокадо куярга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100