Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәкле кош теле

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан "Кош теле" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Чәчәкле кош теле
2 йомырка сарысы, 3 бөтен йомырка, чеметем генә чәй содасы салып яхшылап күпертергә, он салып 10 минут чамасы камыр басарга.

Камырны  пакет каплап, 15-20 минут ял иттерергә. Ял иткәч камырны алып 3 кисәккә бүләргә, җәемне юка итеп җәеп уртага бөкләп (камыр ике катлы була) тасмалар кисәргә. Шул тасмаларны ромбик формасында кисәргә һәм пакет каплап торырга. 

Кызган майда пешереп алырга. 

Сироп өчен 1 стакан су, 1 стакан шикәр комы салып газга куярга. Ул кайнап чыгып, тагын 5-6 минут кайнагач сүндерергә, 1 аш калагы бал кушып болгатырга.

Сироп әзер. Хәзер кош теленең ике ягын да сироп белән "майларга", сай тәлинкәгә формалап тезәргә. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100