Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Айгөл Тимердән панкейк рецепты

Блогер Айгөл Тимердән панкейк рецепты

news_top_970_100
Блогер Айгөл Тимердән панкейк рецепты
Блогер Айгөл Тимер "үтергически тәмле" панкейк рецептын тәкъдим итә.

"Панкейки, чын татарча әйтсәк - майсыз табада пешә торган коймак. Ләкин пешергәч, "панкейки ашарга килегез" дип чакырыгыз, яңгырый бит.

Үтергически тәмле, рецепты гади һәм тиз, ә фотода ничек матур чыга. Кыскасы, пешерми калмагыз! Пешерүчеләр, инстаграмга куеп, мине билгеләгез.

Рецепты:

1 йомырка
3 аш кашыгы шикәр (песок)
ярты чәй кашыгы тоз
210 мл сөт
3 аш кашыгы сыек май
200 гр он
1 чәй кашыгы разрыхлитель

Эш тәртибе:

Йомырка, шикәр, тозны (яратсагыз ванилин да кушыгыз) блендер бн яхшылап болгатып аласыз.

Сөт һәм май саласыз да, кабат болгатасыз.

Разрыхлитель бн онны яхшылап кушасыз да, камырга саласыз, кабат блендер бн болгатасыз. Камыр әзер! Тизрәк пешерергә керешегез, чөнки озак торырга тиеш түгел!

Камырны кызган, майсыз (!) табага салып пешерәсез. Мин 5нче тизлектә пешердем. Панкейкиның өсте тишекләнеп чыккач, әйләндерергә.

Өстенә нинди сыек варенье бар шуны, каймак, шоколад пастасы, бал һб салып ашарга була.

Тәмле булсын! Телегезне йота күрмәгез", - дип өйрәткән Айгөл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100