Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бавырсак рецепты

Табынымның иң түрендә  "Бавырсак" торсын көлеп!

news_top_970_100
Бавырсак рецепты
4 йомырканы яхшылап күпертәбез, 100 мл сөт, ярты чәй калагы чәй содасын ярты чәй калагы аш серкәсе белән сүндереп алабыз, бер чәй калагы шикәр комы (өеп түгел), бер чеметем тоз,бер чәй калагы сыек май, акрынлап иләнгән он кушып камыр басабыз. 

Башта агач калак белән эшлим. Кул белән камырымны басып бетерәм. Камыр йомшак була. Йомшак булса да кулга ябышмаслык дияр идем. Өстен каплап бераз ял иттерәбез.

Камыр ял иткәндә ике савытка сыек май салып кайнарлап суытып алабыз. Камырны вак кисәкләргә бүлеп баулар (жгутлар) ясыйбыз, 3-4 см озынлыкта кисеп чыгабыз. 

Майда алсу төскә кергәнче болгата - болгата кыздырабыз. Бавырсакны салып пешерә башлаганда май бик салкын да, бик кайнар да булмаска тиеш.

Пешеп барган берсен тишекле савытка салып маеннан саркытабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100