Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бавыр паштеты рецепты

Инстаграмдагы "Татарча дөрес туклану" төркеменнән бавыр паштеты рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бавыр паштеты рецепты
500 г тавык бавыры (сыер бавыры булса, 1 сәгать сөттә тотарга), 3 йомырка сарысы, 3 кашык сөт өсте, 2 кашык дөге оны, 2 кашык зәйтүн мае, 2 баш суган, 2 тырнак сарымсак, тоз, мөшкәт (мускат) чикләвеге кирәк булачак. 

Суганны һәм сарымсакны кыздырырга. Блендерга бавырны турап салырга, кыздырган суган һәм башка ингредиентларны салып болгатырга.  

Әзер массаны формага салып духовкада "су" мунчасында пешерергә. Бавыр паштетының пешкән булуын "зубочистка" белән тикшерергә, ул коры чыкса, пешкән була.

"Исең-акылың китәрлек, телеңне йотарлык бавыр паштетлары", - дип бәяләгән бу төркемне алып баручы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100