Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмалы-балан бәлеше рецепты

Алмалы-балан бәлешен ике-өч төрле камыр белән пешерәм. Эчлекне бертөрле генә ясыйм.

news_top_970_100
Алмалы-балан бәлеше рецепты
Камыр өчен: 1 стакан тулыр-тулмас стакан кибет каймагы, 1 йомырка, 6-7 аш калагы көнбагыш мае, тоз, ярты чәй калагы шикәр комы, он, ярты чәй калагы көпшәкләндергеч. Камырны 15 минут ял иттерәм. 

Әче камыр өчен: 1 стакан тулыр-тулмас җылы сөт, 1 чәй калагы коры чүпрә, чама белән тоз, 1 аш калагы шикәр комы, 3,4 аш калагы көнбагыш мае, он. Камыр басам да, 15 минут кына тотам, бәлешемне ясый да башлыйм.

Камырны юка җәйгәнне яратам. 
 
Эчлек: иң элек баланны чистартып, чайкатып алам да кайнаган суга салып, 5 минут тирәсе пешереп алам, сөзәм, суытам да, шикәр комы, он яки манный ярмасы салып изгәлим. Мин баланның бөтен килеш торганын яратмыйм, шуңа күрә кул яки кашык белән изәм. Берәр алма да турап салам.

Камырны җәеп, эчлекне салып, 180 градуста 1 сәгать чамасы пешерәм. Аннары газны кысып пешереп бетерәм. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100