Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге пиццасы

Бәрәңге пиццасы

news_top_970_100
Бәрәңге пиццасы
Пицца нигезе өчен: 600 грамм бәрәңге, 2 йомырка, 150 грамм он, тәменчә тоз һәм борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Эчлек өчен: 150 грамм каты сыр, 2 помидор, 5-6 шампиньон гөмбәсе, тоз. 

Эш тәртибе: пиццаның нигезе өчен бәрәңге пешерергә һәм изәргә, йомырка, тоз, борыч өстәп болгатырга, аннары он салырга. Май салынган табага җәяргә һәм 5 минут ут өстендә тотып алырга. Аннары пицца нигезен фольга куелган табага күчерергә, өстенә юка итеп туралган помидор тезәргә, сырның яртысыннан күбесен уарга, шулай ук юка итеп туралган гөмбә тезеп чыгарга, тоз сибәргә.


200 градуска кадәр кызган мичтә 20 минут пешерергә. Пиццаны алып өстенә калган сырны сибеп чыгарга һәм 10 минутка янә мичкә озатырга.

Эчлеккә гөмбәне күбрәк салсагыз тәмлерәк булачак, шулай ук колбаса салып та пешерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100