Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абрикостан кайнатма һәм ширбәт рецепты

Аш-су блогеры Кәдрия Ишмурзина үзенең Вконтакте челтәрендә абрикостан кайнатма һәм сироп рецепты тәкъдим итә.

news_top_970_100
Абрикостан кайнатма һәм ширбәт рецепты
Кайнатма әзерләү өчен кирәк булачак: 1 кг абрикос һәм 1,2 кг шикәр комы.



"Абрикосны юабыз һәм 8-10 кисәккә бүләбез. 1кг абрикоска 800 грамм исәбеннән шикәр комы белән болгатып куйдым. Үз суы чыккач газ өстенә куеп 5-7 минут кайнаттым. Газны сүндергәннән соң кайнатманың күбеген җыеп алдым һәм калган шикәр комын салып болгаттым. Кайнатманы шикәр комы эреп беткәнче болгатырга кирәк. Кайнатма суынгач тагын 5 минут кайнатып алдым", - дип язган ул.



Кадрия Ишмурзина абрикосның катырак булганың алырга киңәш итә. Бу очракта алар изелми һәм камыр эченә салып пешерү өчен дә кулай булачак.

Аш-су блогеры абрикостан ширбәт әзерләргә дә өйрәткән.

Кирәк булачак: 1 кг төшләре алынган абрикос, 0,5 кг шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы һәм су.



"Катырак абрикосларны юып, урталай бүләсе. Банкаларны парландырып (стерилизовать) алгач, абрикосларны тутырып, өстенә кайнар су саласы.15 минуттан суны савытка бушатып, кабат кайнатып банкаларга саласы. Яңадан 15 минуттан суны тагын савытка бушатып, шикәр комын һәм лимон кислотасын салып кайнатырга куясы. Кайнап чыккан ширбәтне банкаларга салып капкачын ябасы һәм астын өскә каплап куеп суынганчы тотасы", - дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100