Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: Узган гасырдагы Казан сабан туеннан уникаль фотосурәтләр

Моннан 61 ел элек, ягъни 1958 нче елда Казанда Сабан туе ничек бәйрәм ителгән? “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган уртак проектын дәвам итеп, уникаль тарихи документлар белән таныштыра.  

news_top_970_100
Татарстан тарихы: Узган гасырдагы Казан сабан туеннан уникаль фотосурәтләр


Сабан туе беренче тапкыр ничәнче елда тасвирлана?

Тарихка күз салсак, мең еллык тарихка ия булган Сабан туе беренче тапкыр 921 нче елда тасвирлана. Багдадтан Болгарга илче булып килгән танылган сәяхәтче, галим Ибн Фадлан үз хезмәтләрендә әлеге күркәм бәйрәм турында сөйли. Татарстанның хәзерге Әлки районында галимнәр кабер ташы таба, андагы язуда мәрхүмнең 1120 нче елны Сабантуй көнендә вафат булуы турында мәгълүмат бар.

Сабантуй – спорт бәйрәме

Кайбер тарихи чыганакларда Сабантуй бәйрәменең спорт вакыйгасы буларак үткәрелгәне тасвирлана. Сабантуйларның беренче үрнәге булган спорт бәйрәмнәре борынгы төрки халыкларда “Җыен” дип аталган. Җыен вакытында кабиләләрнең юлбашчы һәм аксакаллары халыкның хуҗалык һәм сәяси мәсьәләләрен караган, көтүлекләрне бүлешкән, төрле сыйлар, мәҗлесләр һәм күңел ачулар оештырган һәм дә, иң мөһиме, спорт ярышлары, көч сынашулар үткәргән.

Борынгы Сабантуйлар вакытында, кагыйдә буларак, бер айга бар сугышлар, үзара ызгыш-талашлар туктатылып торган.

Әлеге спорт ярышлары турында дәлилләр аз түгел. Мәсәлән, Россия археологлары билбаулар белән көрәшүчеләр сурәтләре төшерелгән төрле савыт-сабалар, каешлар тапкан. Ә Алтайдагы петроглифлар дип аталучы борынгы кыя рәсемнәрендә төрле җанварлар аулау күренешләре белән беррәттән ат чабышлары, билбау көрәше күренешләре дә төшерелгән.

Сабан туе совет чорында да спорт ярышы буларак үткәрелгән. 1925 елның 9 сентябрендә ТАССР Үзәк башкарма комитеты (ЦИК ТАССР) каршындагы физик культура Югары Советының фәнни-техник комитеты утырышында 1926 елның июнендә “Сабантуй” бөтентатар ярышларын үткәрү турында протокол төзи. Протоколда нинди ярышларның ничек үткәрелергә тиешлеге турында карар чыгарылган. Спорт төрләре арасында көрәшнең берничә төре, шул исәптән татар көрәше, туп ату, туп ыргыту, баскетбол кебек уеннар телгә алынган. 



Сабан туе бәйрәме, аның тарихы һәм архивта сакланган уникаль фотокадрлар белән Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлеге баш архивисты Динар Фатыйхов таныштыра.



Архивта сакланган уникаль фотокадрлар

Татарның милли көрәше – 1958 нче елның 22 июне. Казан Сабан туе.



Түбәндәге фото Казан Сабан туенда 1958 нче елда төшерелгән. Фотода, күзне каплап, бауга эленгән бүләкләрне кисеп алу уены сурәтләнгән. Уйнаучыга кайчы тоттыралар. Ул бауга эленгән бүләкләрнең берсен кисеп ала икән, бүләк аныкы була. Бу уен кайбер район сабан туйларында әле дә үткәрелә.     



Капланган күп белән чүлмәк вату уены. Чүлмәк вату һәм йомырка вату дөньяга яңа гомер барлыкка килүен символлаштыра. Фото Казан Сабантуенда 1958 нче елны төшерелгән.



Түбәндәге фотода су тутырылган чиләкләр күтәреп йөгерү уены сурәтләнгән. Уенның максаты – чиләкләрдәге суны булдыра алганча аз түгеп, финишка килеп җитү. Фото шулай ук 1958 нче елда Казан Сабан туенда төшерелгән.



Бу фотода торбалардан мүкәләп чыгып йөгерү уены күрсәтелгән. Бу фото да 1958 елгы.   



Әлеге фото шулай ук 1958 нче елда Казан Сабан туенда төшерелгән. Фотода сурәтләнгән ярыш “Кем шешәгә салынганны беренче булып эчеп бетерә?” дип атала.



Сабан туйларга кунаклар чакыру бәйрәмнең күркәм традициясе булган. Шулай, мәсәлән, 1996 нчы елда Арча Сабан туена кунакка СССР һәм Россия дәүләт эшлеклесе, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин килә. Фотода Ельцин Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән. Кадрдан аңлашылганча, Борис Ельцин Сабантуй бәйрәменә килгәннәрне сәламли. Шунысы кызыклы, Борис Ельцин да, Минтимер Шәймиев кебек, татар халкының милли баш киеме – түбәтәйдән.



Бу фото 2000 нче елда Казан каенлыгында үткән Сабан туенда төшерелгән. Сабантуйда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашкан. Путин янында – Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.



Ат чабышы. Казан Сабан туе. 1987 ел



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100