Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләр ничек ябыга?

Артык килограммнар - хатын-кыз өчен эч пошыргыч, кәеф төшергеч нәрсә. Ә таза ир-атлар бу проблемага нинди мөнәсәбәттә икән? “Интертат” хәбәрчесе иң таза егетләрне барлап, үзләреннән фикер сорады.

news_top_970_100
Ирләр ничек ябыга?

Җырчы Винарис Илъегет - 136 кило

Татар эстрадасында иң таза ир-ат - Винарис Илъегет дисәк, ялгыш булмас. Хәер, үзе ул тазалыгын кимчелеккә санамый.

- Миндә бернинди комплекслар да юк, үземнең тышкы кыяфәтемнән тулысынча кәнәгать. Беркайчан да ябыгырга теләгәнем булмады. Якыннарым мине таза килеш кабул итә, ярата. Миңа фигурам артык авырлык тудырмый, шуңа күрә ябыгасым килми. Диетада утырган, ач торган кешеләрне бөтенләй аңламыйм. Иң төп кагыйдә – чамасын белеп ашарга кирәк. Табиблар да аз-азлап, еш ашарга киңәш итә бит. Минем рационда күбрәк җиләк-җимеш, сөт ризыклары өстенлек итә. Натураль продуктлар гына алырга тырышам. Аллаһы Тәгалә ничек яраткан, шуңа риза булып яшәргә кирәк, - дип сөйләде Винарис.

Шулай да тамашачылар соңгы арада Винарисның җыйнакланып китүенә игътибар итә. Димәк, ябыга бит?! Ничек итеп ябыга икән?

Сораштыра торгач, Винарис бу серне чиште: 

- Ай ярым эчендә 150 килодан 136га калдым. Моның сәбәбе – дөрес туклана башладым. Миңа җырчы Венера Ганиева ябыгу серен чиште. Ул нарат серкәсе, төрле файдалы үләннәрдән ясалган төнәтмә бирде, хәзер шуны эчәм.


Рәнис Габбазовка өйләнү "килешкән"

- Сәхнә матурлыкны ярата, шуңа күрә гәүдә авырлыгымны гел контрольдә тотарга тырышам. Җиңел түгел, чөнки бик күп сабырлык һәм ихтыяр көче кирәк. Мин элек ябык идем, өйләнгәч шәп кенә тазардым. Хатыным Гөлия ашарга бик тәмле пешерә, һич кенә дә тыелып калырга мөмкин түгел. Ләкин үзеңне кулга алырга кирәк, чөнки артык симезлек сәламәтлеккә дә начар йогынты ясый. Хәзер кичке алтыдан соң ашамаска, күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Әлегә үзгәрешләр сизелми, ләкин ябыгуымны дәвам итәм. Сентябрь аенда фитнеска язылырга, ныклап спорт белән шөгыльләнергә планлаштырам. Туклану режимына игътибарны арттыру комачау итмәс. Үзем өчен аерым меню ясарга уйлыйм. Хәзер җәй, шуңа күрә аңарда җиләк-җимеш, яшелчәләр зур өлешне алып торачак, - дип сөйләде Рәнис Габбазов.

Радик Сабировны стресс ябыктырган

- Ир-ат кына тугел, хатын-кыз да рәхәт тормыштан тазара. Борчуы, мәшәкате һәм эше күп булучыларга ул янамый дип уйлыйм. Әлбәттә, тән конституциясе дигән нәрсә дә бар: нәселдәнлек, тәннең бер өлеше тазару, камыр ризыклары, сырага мәхәббәт... Стресс, депрессиядән Аллаһы Тәгалә сакласын. Әнә шул стрес-депрессияләремә кадәр булган 14 киллограмга артыграк авырлыгым калсын иде дип тә уйлап куям. Чөнки ике-өч ай эчендә 14 килограммым юкка чыкты. Ләкин ябыккач матураеп киттем, хәзер артык тазармаска кирәк, - диде “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров.

Рөстәм Гайзуллин сәхнәгә чыгарга ояла

- Фигурам, Сөбханалла, түгәрәк, Аллаһыга мең шөкер. Артык авырлыктан арыныр өчен бары тик бер генә әйбер кирәк: ябыгу уен аңга, башка сеңдерү. Ябыгу процессын диета дип кабул итсәң, ул бик авыр барачак. Минемчә, аны тормыш рәвеше итәргә кирәк. Ябыгу уен башыңа кертмичә, аңлы рәвештә кабул итмичә генә ябыгып булмый. Әллә ничә тапкыр төрледән-төрле диеталарны кулланып караганым булды. Мәсәлән, узган ел 17 килограмм авырлыкны алып ташладым, тик хәзер кире җыеп алдым. Һәр кеше үзенә нәрсә ашарга ярый, ярамавын белеп яшәргә тиеш. Ябыгуга кыска вакыт эчендә генә ирешеп булмый. Миңа сәхнәгә чыгарга һәм тамашачыларга күренергә оят, көзгедән миңа карап торучы бәндә ачуымны чыгара. Хәзер яңадан ябыгырга җыенам, үземне формага кайтарырга тырышачакмын. Уңышлы диетаның төп формуласы - спорт, дөрес туклану, чынлап торып ябыгырга кирәклеген аңлау, - диде Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин.


Венер Сәлимов ипидән баш тарткан

- Алай кырыс диеталар тотканым юк. Ниндидер ябыктыра торган чәйләр, коктейльләр белән үзеңне газаплау минем өчен түгел. Киресенчә, андый ябыгу ысулы вакытлыча ярдәм итәргә генә сәләтле. Күп очракта ташлаган авырлык кире әйләнеп кайта бит. Кеше, ябыга башлагач, бик аз ашый. Ләкин бу вакытта организм зур стресс кичерә, таушала. Чамасын белеп ашарга, туклануны аерым нормага салырга кирәк. “Өстәл артыннан аз гына ач килеш торып кит” дигән киңәшне истә тоту да булыша. Соңгы вакытта ипи ашауны киметтем әле. Спорт белән шөгыльләнәм, көн саен футбол уйныйм һәм йөгерәм. Физик активлык ябугы процессын тизләтә, - диде Венер Сәлимов.


Булат Хисмәтов төнлә ашый

- Күпме генә ябыгырга тырышып карасам да, булдыра алмыйм мин. Киресенчә, авырлыгым арта гына бара. Һәр ел саен 1-2 килограммга артам, хәзер гәүдә авырлыгым 100 килограммга кадәр җитте. Хәер, мин 8-10 ел элек ябык идем, күрәмсең, нәселдән килә торгандыр. Әтием Әсхәт Хисмәтов та (Та­тарс­тан­ның халык артисты - ред.) баһадирдай зур гәүдәле бит. Якыннарым ябыгырга өнди, чөнки ямьсез булып корсагым зурайды. Яшь егеткә килешә торган күренеш түгел бу. Мин дөрес тукланмау аркасында тазардым. Репетицияләрдән кайткач, һәрвакыт төнлә ашап ята идем. Артистларга диета тоту авыр, чөнки без гел юлда. Гастрольләрдә төрле җирдә тукталып ашыйбыз, файдалы ризык сайлап торып булмый. Иң беренче чиратта, туклану режимын көйләргә кирәк. Ябыгасы килү теләге зурдан, тик әлегә мин әзер түгел, - диде баянчы егет.

Алмаз Гыйлметдинов кадр артында калырга тырыша

- Дөресен генә әйткәндә, ябыгу турында еш уйлыйм. Ләкин ныклап быел җәй ахырында гына тотындым. Башка елларда "Татар радиосы"ның иртәнге эфирында эшләгәндә фитнеска барып булмый иде. Хәзер ике көнгә бер иртән фитнеска йөрим. Сәхнә кешесе төз, матур гәүдәле булырга тиеш. Шуңа күрә хәзер мин күбрәк кадр артында калам. Моны әле генә сәхнәгә аяк басучы артистлар да аңласын иде. Чөнки безгә, "ТатМузТв" каналына, җибәргән клипларда “артык” авырлыгы булган кызлар да очрый. Сәхнә һәм экран матурлыкны ярата, - ди "ТатМузТв" каналының баш мөхәррире.


 

Булат Нигъмәтуллин шикәргә алмаш тапкан

- Туклану режимына игътибарлы булырга кирәк. Рационда камыр ризыкларын киметтем, баллы әйберләрне дә бик күп ашамаска тырышам. Шикәр урынына йөзем, күрәгә, кара җимеш ашыйм. Ит, эремчек кебек аксымга бай продуктлар белән тукланырга киңәш итәм. Хәзерге вакытта һәр кеше кыяр, помидор, кәбестә ашарга һәм витамин туплап калырга тиеш. Иң мөһиме - хәрәкәттә булу. Турникта тартылам, йөгерәм, йөзү белән шөгыльләнәм. Суда йөзү матдәләр алмашын һәм үпкәләр эшчәнлеген яхшырта, мин моны сизәм. Беркайчан да диеталарда утырганым юк, чөнки ешрак ашаган саен яхшы. Көненә 5 тапкыр ашарга кирәк, 4 мәртәбә ашарга да була. Киңәшем шул: ябыгырга теләүчеләргә спиртлы эчемлекләр хакында онытырга туры киләчәк. Беренчедән - сәламәтлеккә зыянлы, икенчедән - симертә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100