Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Инде әзер дигәндә генә, тагын бәби көткәнемне белеп алдым!" Лилия Муллагалиеваның кайсы җыры аның бәбиләгәнен көтә?

Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы Лилия Муллагалиева үз иҗат җимешләрен киләчәк буыннарга тапшыру эшен башлап җибәрде. Ул, җырларының ноталары һәм сүзләре кергән китап чыгарып, аны тамашачыларына бүләк итә.

news_top_970_100
"Инде әзер дигәндә генә, тагын бәби көткәнемне белеп алдым!" Лилия Муллагалиеваның кайсы җыры аның бәбиләгәнен көтә?
“Җырларымны сатмыйм”
“Мин” - ноталы җыр китабы. Анда җырчының соңгы 15 ел эчендә иҗат ителгән эстрада җырлары – барлыгы илледән артык иҗат җимеше кергән. Җырларның күбесе туган туфрак һәм нигез, гаилә, мәхәббәт хисләре белән бәйле. Яңа китабын Лилия Муллагалиева үзенең концертын карарга килгән тамашачыга бүләк итәргә уйлый. Китап сатылмый, шуның өчен аның беренче битенә “тамашачыларыма бүләк” дип язылган. Җыр китабы 1500 данә тираж белән басылып чыккан. 


Күпләрне, әлбәттә, Лилиянең үз җырларын башка җырчыларга ничә сумга сатуы кызыксындыра. Шуңа да китапны тәкъдим итү уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә бу сорауны бирми кала алмадым. 

- Бер җырымны да сатканым юк, сатарга җыенмыйм да, - диде Лилия Муллагалиева. - Җырларга теләгән җырчыларга рәхәтләнеп тапшырам. Җырларымны бик катлаулы диләр, “Лилия, әллә нәрсә бу синең”, - дип әйтүчеләр дә бар. Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех минем бер җырымны башкара. “30 ел сәхнәдә җырлап, мондый җырны җырлаганым булмады”, - диде. “Мин шундый “шедеврлар” язам микән?” – дип уйлап куям”, - дип көлеп сөйләде Лилия Муллагалиева матбугат конференциясендә.

“Кешедән әйләнеп кайткан җырларым да булды”

Лилия Муллагалиева үзенең җырларын, күп очракта башкаручыларга бүләк итә. Ләкин кайбер артистлар аның җырларын кире кайтара икән.



- Җыр язылганда ниндидер артист күз алдына килеп баса, нишләп шулай була торгандыр инде ул. Ләкин ул җыр аңа ошыймы-юкмы әле, аның бит шунысы да бар. Мәсәлән, кешедән әйләнеп кайткан җырларым шактый булды минем. Мин теләгән кешегә эләкмичә, башка кешеләр җырлаганнары да бар. Соңгы вакытта шундый нәтиҗә ясыйм: “Аллаһы Тәгалә барыбер үзе җайлап, үзе көйләп урнаштырып куя. Мөгәен, ул кеше алай ук җырлый алмаган булыр иде, - дип әйткән чаклар бар. “Әйдә, миңа яз әле” – дип сораганнары да бар. Шәхсән үзем тәкъдим иткәннәре дә бар. Киләчәктә тагын нәрсә булыр, вакыт күрсәтер, - ди ул. 

“Җырлар аркасында тормышым чәлпәрәмә килде”

Кешеләргә җырдан да көчлерәк тәэсир итүче бернәрсә дә юктыр, күрәсең. Лилия Муллагалиеваның җавапсыз мәхәббәт, ялгыз хисләр хакында җырлаганда тормышы чәлпәрәмә килгән.

- Хәзер мин күп очракта туган як, әти-әни, балалар хакында җырлар башкарам. Элек җавапсыз мәхәббәт, ялгыз хисләр хакында җырлаганда тормышым чәлпәрәмә килә иде. Мин мондый җырларны бөтенләй җырларга ярамый, дип уйладым. Шуңа күрә кешедә дәрт, илһам, өмет уята торган җырлар җырлыйм, - дип сөйләде Лилия Муллагалиева.

“Яшьрәк чакта тотынсаң, композитор булган булыр идең”

Әлеге сүзләрне Лилия Муллагалиевага ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин әйткән.

- Дөресен генә әйткәндә, ноталы китап чыгару бик җиңел эш түгел икән. Иң катлаулысы ноталарны китапка төшерү булды, минем бит әле музыкаль белемем дә юк. Җырларны күп очракта диктофонга яздыра идем. Китапны дөньяга чыгару юнәлешендә тәҗрибәле төркем эшләде. Ноталар төзүдә композитор Риф Гатауллин ярдәм итте. Ул ноталарны кулдан кәгазьгә төшерде. Композитор Илһам Байтирәк электрон вариантын эшләде. Риф абый бөтен 50 җырымны да тыңлап чыкты да, әйтә: “Лилия, яшьрәк чакта тотынасы калган сиңа, композитор булган булыр идең”. Мин "Юююк!" - дидем, дип искә ала Лилия.

Ни өчен китапның исеме “Мин”? 

Китап авторы ни өчен яңа китабына “Мин” дигән исем бирүен дә әйтте. Аның фикеренчә, иҗат кешесе һәрвакыт ниндидер бер агымнан бара. Аның бөтен эш-гамәлләре һәм яшәеше үз җилкәсендә. Һәрбер кешенең “мин” дип әйтә алырлык дөньясы булырга тиеш, дип саный ул. Дөрес, Лилия Муллагалиева китапның исемен үзгәртергә теләгән. Ләкин...



- Авторлар һәм редакторлар белән бу хакта күп сөйләштек. Соңыннан китапның исемен ничек бар, шулай калдырырга уйладык. Билгеле булганча, минем концертымның исеме - “Мин”. “Китапны син махсус концерт уңаеннан чыгарасың, исеме шулай китсең”, – дип әйттеләр. Үземчә, “мин”не ничек үзгәртеп булуы хакында да уйланып йөрдем. Аннан соң “Мин илемнең нуры” дип күңел түремә керттем. Әле киләчәктә андый исемне йөрткән китаплар күп булыр.

“Авторларга игътибар итү барлык артистларга да хас әйбер түгел”

Лилия Муллагалиеваның китабына 17 авторның җыр сүзләре кергән. Җырчы китапка җыр авторларының иҗат җимешләрен генә түгел, ә алар хакында мәгълүмат та урнаштырган.

Шагыйрә, галимә Эльвира Сафина күпләргә “Без бит авыл кызлары”, “Бәби көтәбез әле” җырлары аша таныш. Аның фикеренчә, авторларга игътибар итү барлык артистларга да хас түгел, шуңа күрә ул Лилия Муллагалиевага рәхмәт сүзләрен җиткерде.



- “Мин” китабын авторлар бик уңай кабул итте. Җырчыларның иҗатларына, шәхси тормышларына багышланган китаплар чыга тора. Авторларга игътибар итү барлык артистларга да хас әйбер түгел. Бу яктан Лилия Муллагалиева күпләргә үрнәк. Безнең хакта мәгълүмат биреп, китап бастырганы өчен рәхмәт. Бу радио һәм телевидениедән исемнәребезне яңгырату гына түгел, ә безнең җырларыбызны ноталары белән бастырып чыгару бит. Үзебезнең җырларыбызның ноталарын эшләп бирүче юк иде әле. Күргәнебез дә булмады. Шуңа күрә әлеге китап безнең өчен дә зур бүләк. Куанычлы вакыйга. Китап искиткеч матур, затлы һәм сыйфатлы эшләнгән. Лилия белән иң беренче иҗат иткән җырыбыз “Без бит авыл кызлары” иде, менә шуннан соң бергә эшли башладык. Китапның исеме – “Мин”. Лилия дә горурланып “мин” дип әйтә алырлык кеше, - диде ул.

“Җырның дәвамы булачак, дүртенче баламның тууын көтәбез”

“Мин” китабына Эльвира Сафинаның “Әниләр бәхете” җыры кертелгән. Ләкин бу җыр әле төгәлләнмәгән, аның дәвамы булачак. Җыр авторлары Лилия Муллагалиеваның 4 нче баласы тууын көтәләр...

- Безнең иҗатыбызның нигезендә балалар тора. Үзем әни булгач, ике баламны кочаклаган килеш бер җыр яздым, - дип сөйләде Эльвира Сафина.

Бер ягымда ул балам,
Бер ягымда кыз балам.
Бәгырь кисәккәйләремнең,
Бәхетле киләчәкләрен
Күрергә язсын Ходам, – дигән юллардан тора ул.

Аннан соң уйлап йөрим, бу җырны бит теләсә кем башкара алмый. Бер улы һәм бер кызы булган нинди хатын-кыз җырчылар бар икәнлеген уйлыйм, барысын да күздән кичерәм... Берничә җырчыга тәкъдим итеп карадым, ләкин аларның күңел халәтенә туры килерлек җыр булмады. Берничә елдан соң әлеге җыр Лилияне “эзләп тапты” һәм мин аңа бик шат. Ул җыр нәкъ менә аңа насыйп булган, Лилия аны үзенең концертында башкарачак, - диде шагыйрә, галимә Эльвира Сафина.

- Җыр күптәннән иҗат ителгән, тарихы бик зур. Улым Данил тугач тәкъдим итте аны миңа Эльвира. Җыр ике генә кушымтадан тора иде. “Карале, монда бит ике генә кушымта. Мин бит ике генә бала белән калырга җыенмыйм. Язган килеш син аны өч кушымталы ит”, - дидем. Аннан соң Ильяс улым туды, аны да өстәргә кирәк, дип әйттем. Эшләп бетергәч, Эльвира миннән сорый: “Син моны җырлыйсыңмы, юкмы?” - ди. Концертка әзерләнеп йөргәндә, бәби көткәнемне белеп алдым бит! Шуңа күрә әлеге җырның бетәчәге юк, - дип көлеп сөйләде Лилия Муллагалиева. 

“Җыр тудыру – бала тудыру”

Лилия Муллагалиеваның якны дусты, җырчы Айгөл Бариева “Мин” китабы яшәячәк, җырлары буыннан-буынга күчәр дип уйлый. Җыр китапларының чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да кирәк булуын әйтте ул.



- Җырның язмышы һәрвакыт авторлардан башлана. Җыр тудыру – бала тудырган кебек. Кемгәдер ул бик җиңел эш булып тоелса да, бу бик зур җаваплылык. Чөнки җыр аша авторлар һәм башкаручы кешенең күңелен айкый, актара. Җырны буыннан-буынга күчә алырлык итеп, тамашачыга дөрес барып җитсен өчен шундый китаплар кирәк. Мин музыка мәктәбендә укыдым һәм кечкенәдән шундый китаплар белән кызыксына идем. Лилиягә дустым буларак кына түгел, башкаручы һәм тамашачы буларак рәхмәт әйтәсем килә. Мондый китаплар чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да кирәк. Әлеге китап яшәячәк, җырлары буыннан-буынга күчәр. Лилия бик зур эш эшләде. Ул дүрт бала анасы гына түгел, илле бала анасы, чөнки һәр җыры да - аның баласы”, - диде ул.

“Автор-башкаручылар җырларын башка артистларга да бирсеннәр иде”

- Минем композитор-башкаручыларга әйтәсе килгән сүзем бар: үзләре иҗат иткән җырны башкалар белән дә бүлешсеннәр иде. Лилия бит җырларын күбесенчә үзе башкара. Ләкин башка җырчыларга таратсагыз, әйбәт булыр иде. Мәсәлән, Зөфәр абый Хәйретдинов үзе иҗат иткән җырларын үзе башкарса, ул икенче төрле яңгырый. Башка җырчылар башкарса, менә бөтенләй икенче төрле инде! Һәрбер җырның үз хуҗасы булырга тиеш, - дип тә өстәде Айгөл Бариева.

Лилия Муллагалиева "Мин" китабын шул ук исемдәге концерт программасында һәм тамашачысына бүләк булды. Сораучылар күп булса, Лилия китабын өстәмә тираж белән чыгарырга ниятли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100