Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бабай уйный, улы җырлый, онык бии: Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе

Күп очракта җырларның бары тик башкаручыларын гына беләбез, ә җырның композиторы яисә авторы арткы планда кала. Композитор Вәис Бәйрәмовның Г. Тукай исемендәге филармониядә үткән юбилей кичәсе моны тагын бер дәлилләде. 

news_top_970_100
Бабай уйный, улы җырлый, онык бии: Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе

55 яшьлек егет

Кичә булмаса, Илшат Вәлиев башкарган “Сагындыра туган як” җырын, Резидә Төхвәтуллина репертуарыннан “Соңгы хат” җырын Вәис Бәйрәмов иҗат иткән дип белмәгән идем. Ярый, башта сүзне Вәис абыйга 55 тулудан башлыйк. 

Сәхнә артына кереп, юбиляр белән аралашып алыйм, дидем. Милли киемнән , миңа арты белән торган бер абыйны күргәч, бу шул бугай инде дип уйладым. Кинәт борылгач, Вәис абыйны таныдым тануын, ләкин: “Шушы абыйга 55 яшь әллә?” – дип үз-үземә сорау бирдем.

Вәис абыйга бер дә 55 биреп булмый. Ихластан язам. Хатыны Гөлсем апа да бик яшь күренә. Күңелләренең яктылыгында, ниятләренең яхшылыгындадыр эш. Эчтән балкыйлар, шуңа күрә яшь күренәләр.

Вәис абыйның гармунда ничек уйнавын язып тору кирәкмидер дә. Ул – үз эшенең профессионалы. Үзенең концертында да уйнады. Ничек шулай тиз гармун төймәләренә басып була икән? Бармакларына күз иярми. Мин исә икенче рәттә утырдым, шуңа күрә барысын да яхшы күрдем. Барысын да: кемнең фонограммага җырлавын да, кемнең, тиргә батып, үз тавышы белән җырлаганын да, җырчы Рөстәм Закиров бүләк иткән пошалым чаналарының матурлыгын да күрдем. Хәзер шул хакта язам.

Пошалым чаналары

Җырчы Рөстәм Закиров тамашачы көтеп алынган җырчыларның берсе. Зал җырчыга дәррәү алкышлады.

Рөстәм абый бәйрәмгә буш куллар белән килмәде. Җырчының “Пошалым чаналары” дигән җырын беләбез, ул Вәис абыйга да чана бүләк итте. Ә чаналарның матурлыгы, андагы милли бизәкләрне күрсәң, исең китәр! Күпләрегез Вәис абыйдан көнләшер дип уйлыйм.

Рөстәм абыйның беренче җыры өр-яңа идеме шунда, әле сүзләре дә ятланып бетмәгән иде... Икенче җыры - "Күңелен сынмасын" исә әллә нишләтте тамашачыны. Концерт дәвамында кәгазьгә нидер язып утырган ханым да, эшеннән туктады. Җыр авыр чакларда сынмау, сыгылмау турында. “Көннән соң көн туа, ач тәрәзәләрең, кояш үзе алыр кара пәрдәләрен”. Матур сүзләр, иң мөһиме – мәгънәсе ни тора?! Баянист Илфар Каюмов та, җырның эченә кереп китеп уйнады. Вәис абыйны да мактап үтмичә булмас, чөнки үзәккә үтәрлек итеп ул көй язган аңа. 

Тыңлаучының күңеленә үтеп кереп, тетрәндерә алырлык җыр иҗат иткәнегез һәм аны башкарганыгыз өчен рәхмәт!

Җырлы гаилә

Вәис абый үзенең улы Газиз белән туган авыллары Симетбашка багышлап җыр җырладыр. Иҗат кешесеннән кем тусын инде? Әлбәттә, иҗатка гашыйк бала туа. Газиз бүген Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укый икән.

Газиз әтисенең “Миләүшәләр” җырын үзе фортепианода уйнап башкарды. Микрофонының гел төшеп торуы гына комаучалады. Җырлый гына башлый, микрофон авызыннан аскарак төшеп китә. Әле бит фортепианода да уйнарга кирәк!Шулай да Газиз җырны ахырына кадәр ерып чыкты. Молодец! Моңа кадәр баянчыны мактаган идем, ә менә бу номерда баянчы булмаса, яхшырак булыр иде дип уйлыйм. Тамашаның алып баручысы Илдар Кыямов та импровизацион рәвештә уйнаганын әйтте. “Илфардан импровизация”, - диде. Фортепиано булгач, баяны булмаса да ярый иде.

Әле берзаман татар эстрадасы сәхнәсендә Газиз Бәйрәмов дигән җырчы барлыкка килмәсме, көт тә тор! Җырларны да сатып аласы булмас, әтисеннән менә дигән продюсер чыгар иде.

Тамашаның иң самими мизгеле – ул Вәис абый гармунда өздергәндә, аның оныгының биюе. Кызчык сикерә-сикерә биеде. Матур гаилә күренеше. Бабай уйный – онык бии.

“Балаларың татарча сөйләшмәсә, бала үстердем, димә”

Истә калган чыгышларның берсе – шагыйрә Шәмсия Җиһангированың Вәис абыйны котлавы. Шәмсия апа юбилярга дип матур шигырь иҗат иткән.

Котлап сине юбилеең белән,
Ниләр телим микән, дускаем?!
Бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек
Күпләп артып барсын көн саен.

Күп тә, аз да түгел,
Син бит әле гомереңнең алтын чорында.
Гаиләң имин, җаның тыныч булса,
Илле биш, гомумән, "ерунда".

Ике бишле шәп сан.
Алгы көндә шундый бишлеләр бик күп булсын.
Гомереңә гел өстәлә барып,
Бер көн килеп, туксан-йөзгә тулсын.

Кесәң тулы алтын булмаса да,
Җан дусларың булсын гел янәшә.
Ходай биргән шушы гомереңне
Бар ләззәтен тоеп, мәңге яшә!

Шәмсия апа юбилярга менә шушындый шигырь юллары бүләк итте. Ләкин аның чыгышы моның белән генә тукталмады. Шәмсия апа әйтүенчә, Вәис абый - бәхетле кеше, аның балалары чын татарча итеп татарча сөйләшә. Үз балаңның үз газиз телеңдә аралашуы бәхет түгел әллә?

Әллә нәрсә югалтмыйсың,
Улың-кызың: “Папа”, - диеп,
“Мама”, - диеп эндәшкәннән.
...Сүзләремне капма-каршы якка борып,
Башка мәгънә аңлап торыр юньле адәм”.

Йөргән булма: “Тел беләм!”, - дип сөйләнеп син,
Тапкан балаң үз телеңдә эндәшмәсә.
Һәр сүзеңнән телең затлылыгын тоеп,
Башка милләт татарлыктан көнләшмәсә!

Шәмсия апа үзенең амәнәтен дә бәйрәм сәхнәсендә тапшырды. Оренбур өлкәсендә Шәмсия апа янына Галимулла исемле бер егет килеп:"Мин кайчан бирле "Гомеркәем" җырын эзлим", - дигән. Әлеге җыр Вәис абыйның репертуарыннан. "Кочаклап, рәхмәт әйтегезче Вәис абыйга", - дип әйткән Галимулла. 

Галимулла абый, Шәмсия апа рәхмәтләрегезне җиткерде!

Рәшит Ваһаповта уйнап йөргән Габдулла Сәләхетдиновның гармуны хәзер Вәис Бәйрәмовта

Бер мәлне тамашачыларның берсе Вәис абыйга баян тоттырды. “Габдулла Сәләхетдинов, Рәшит Ваһапов командасында эшләгәндә, шушы гармунда уйнаган”, - дип, баянны юбилярга бүләк итте.

Вәис абый аптырашта калды. “Бик кадерле бүләк”, - диде ул.

Гармунны бераз ремонтлыйсы гына бар икән. “Гармун инде төзек түгел. Син гармун төзәтүче бит, төзәтерсең”, - диде тамашачы. Вәис абый, нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырашта калды.

Вәис абый исә: “Әлбәттә, ремонтларга кирәк. Әлеге гармун минем өчен бик мөһим бүләк. Икенче атналарга калырдыр”, - диде.

Кыскасы, Вәис абыйның 55 яшьлек юбилее күңелле үтте! Дуслар, туганнар, якын кешеләр – болар барысы да Вәис абыйның туган көнендә бар иде. Рәхәт артист кешеләргә: Филармониядә генә үткәрәләр туган көннәрен. Туганнарның, дусларның барысы да сыя, барасына да урын җитә. Без дә Вәис абыйны хәзер инде үткән юбилее белән котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100