Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мари илендә гөслә ясаучы соңгы оста Гәрәй Мәгъсүмҗанов: "Марилар гөсләне таныта, ә без, татарлар, аны югалттык"

Гәрәй Мәгъсүмҗанов - татар дөньясына гөслә музыкасы традицияләрен кайтару юнәлешендә эшләүче шәхес. Йошкар-Ола шәһәрендә яши. Мари Эл телерадиокомпаниясе мәгълүматы буенча, Гәрәй Мәгъсүмҗанов - республикада татар һәм мари гөсләләрен ясаучы бердәнбер оста. 

news_top_970_100
Мари илендә гөслә ясаучы соңгы оста Гәрәй Мәгъсүмҗанов: "Марилар гөсләне таныта, ә без, татарлар, аны югалттык"

Гәрәй Мәгъсүмҗанов белән без Йошкар-Олада татар милли-мәдәни үзәгендәге остаханәсендә күрештек.

- Гәрәй әфәнде, гөслә ясау - үзенчәлекле эш. Бу һөнәрегезне кайчан башладыгыз?

- Мин үзем музыкант. Ел саен Казанда “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фестивале үткәрелә. Һәм һәрбер төбәк шушы конкурска үз ягындагы җырларны, көйләрне, уен коралларын алып барырга тиеш. Безнең Мари республикасында Мари Терәк районында Носла дигән керәшен авылы бар. Анда мин кечкенә вакытта гөсләдә бик уйныйлар иде. Шуны искә алып, шул гөсләне татар халкына яңадан күрсәтәсе иде дип, авылга экспедиция белән кайттым. Кайтсам, ул авылда гөслә уйнаучы апайлар китеп беткәннәр инде: кайсы балаларына китеп барган, кайсы үлеп киткән. Шулай да Татарстанда Арчада Сәрдәбаш авылына бер гөсләче апаны табып, аннан карап, өйрәндем. Аны видеога яздырып, өйгә кайткач, шул видеодан карап уйнап, ничек көйләргә, кылларын ничек тарттырырга икәнен өйрәнеп, уйный башладым. Беренче гөсләмне Геннадий Михайлович Макаров (фольклорчы-галим - ред) ясап биргән иде. Аннан соң, экспедицияләргә йөргәндә, Носла авылында бер апаның келәтендә иске гөслә таптым. Ул гади гөслә булып чыкмады, ул ике яклы гөслә. Ягъни аны ике кеше ике яктан утырып уйный, ул дүрт кул белән уйнар өчен эшләнгән. Шуны алып кайтып, реставрация ясап, кыллар тарттырып, дүртәүләп уйный башладык.

Балалар да кызыксынып китте гөслә белән, сорап килүчеләр дә күбәйде. Ә гөсләне бер җирдән табып булмый иде. Үзем ясап карасам инде, дидем. Менә шуннан башланып китте. Башта читен булды, чөнки үрнәкләр юк. Геннадий Михайловичның гөсләсе үзенчәлекле, мин аныкы шикелле итеп ясарга уйламадым. Икенчерәк төрле булсын дидем. Шуннан башланды: ясап куям - ябыштырып булмый, җыеп булмый, тарала... Төннәрен йоклап булмый, ничек итеп ясарга икән дип уйлап ятасың да, аха, менә болай итеп ясап карарга кирәк икән дисең. Ниһаять, җыеп булды. Һәм шуннан китте. Бу эш белән дүрт ел шөгыльләнәм.

Дүрт елда ничә гөслә ясадыгыз?

- Утыздан артты инде. Мариларныкы белән санаганда кырыкка якын.

Гөсләләрне сатып алучылар бармы һәм, сер булмаса, бәясе күпме?

- Күбесен үземнең ансамбльгә ясадым. Арчалар заказ бирде. Кызыксынучылар күп. Балтачта “Орчык” дигән гөсләчеләр ансамбленә биш инструмент ясап бирдем. Сабада ике инструментым бар. “Йатаган” дигән уен коралы оркестрында бар. “Түгәрәк уен” фестиваленә махсус бер гөсләне бүләк итеп ясап бирдем. 

Бер гөслә 27-28 мең сумга төшә.

Бер гөсләне ясауга күпме вакыт китә.

- Төрлечә була. Мин моны буш вакытта гына ясыйм, эштән соң.

Шулай да...

- Ике ай була, артыграк та була. Ял көннәре күбрәк булса, тизрәк тә ясала. Отпуск вакытында гел гөслә ясыйм дияргә була.

Хәзер менә татар гөсләсе ясыйм. Бу эксклюзив дип әйтик инде. Хәзерге вакытта безнең татар гөсләләре 12 кыллы, диатоник пентатоника белән ясала. Ә монысына 22 кыл куярга уйлыйм мин. Аннан соң октава күп була һәм диатоник строй белән эшләргә уйлыйм. Формасы шул ук кала инде. Монда кыллар гына 22.


Бу гөслә әзер. Монда бизәген төшерәсе бар һәм буягач кылларын куясы кала. 


Күптән түгел Мари гөсләсен дә ясап карарга булдым. Ул зуррак, анда 36 кыл. Марилар “молодцы” дип әйтәм инде мин. Үземне күпме беләм, һаман саен шул гөслә белән уйнап, мари көйләрен таныталар. Композиторлары да гөслә өчен әсәрләр яза, музыка мәктәбендә дә, училищеда да өйрәтәләр гөсләне. Ә без, татарлар, югалттык. 60, 70, 80 нче елларда гөслә керәшен татарларында бик популяр булган. 

- Сез бит әле татар гөсләчеләре ансамблен дә оештыргансыз. Бу Мари илендә генә түгел, татар дөньясында да уникаль ансамбль санала. Татар гөсләсенә өйрәтә торган уку йортлары булмаса да, ансамблегез тупланган. Ул музыкантларны ничек өйрәттегез? 

- Башта без ике генә кеше уйнарга өйрәндек. Бер гөсләдә алмаш-тилмәш уйнадык. 2011 елда ике яклы гөсләдә уйный башладык. Шуннан халык та кызыксына башлады. Мин татар милли-мәдәни үзәгендә вокаль студия җитәклим. Гөслә белән беренче чиратта минем җырчылар кызыксына башлады, өйрәтегез әле диделәр. Шулай бергәләп уйный башладык.

2015 елда Йошкар-Олада "Түгәрәк уен" фестивале узды. Ул фестивальгә әзерләнгәндә, тормыш иптәшемне дә уйнарга өйрәттем. Кызым да өйрәнде. Алар икесе дә музыкант, шуңа алар белән эшләргә җиңел булды, бик тиз өйрәнделәр. Аннан соң җырчы кызларны, кызыксынучыларны өйрәттем. Безнең татар гөсләчеләре ансамблендә татарлар гына түгел, руслар да уйный. Бүгенге көндә ансамбльдә тормыш иптәшем, кызым, кияү уйный, алтынчы һәм җиденче класста укучы ике оныгым да кушылды.

Студентлар, яшьләр дә кызыксына. Шунысы бар: өйрәтәсең генә – китәләр. Бер егет быел Казанга укырга керде. Тагын берсе Санкт-Петербургка укырга керде. Инде рәхәтләнеп яхшы, матур-матур көйләр уйный башлыйбыз – чыгып китәләр. Яңадан үстерергә туры килә. Үстерәбез инде. Кызыксыналар.

Кая гына барсак та, гөслә көйләрен яратып тыңлыйлар. Тавышы шундый тылсымлы, әкияти, диләр. Тотып карыйлар, уйнап карарга буламы дип сорыйлар. Була, әлбәттә. Безнең әби-бабайлар шушы уен коралларында уйнаганнар бит.

- Татар дөньясында бөек максатыгыз нинди? Ничек билгеләр идегез?

- Бүгенге көндә безнең гөслә фольклор уен коралы булып кына калмасын иде дип тырышам. Аны үзгәртеп, үземчә ничә төрле итеп ясап карадым инде: зуррак итеп, кечерәк итеп, биегрәк итеп ясадым, тавышы яхшырак булсын, музыкантка уйнарга җиңел булсын дип. Кылларын да күбәйтеп ясап карадым. Әгәр дә кылларын күбрәк арттырсаң, профессиональ инструмент кебек кулланып булыр идеме икән дип,  белгечләрдән дә сорадым. Алайса син мари гөсләсендә уйна инде диделәр. Тик мин аның белән килешә алмыйм. Мариларның да элек гөсләләре шундый кечкенә генә булган, ә хәзер ул төп уен коралы. Бездә дә шулай була ала бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100