«Журналистларга рәхмәт»: Фатих Әмирханны Әмирхан Еники белән бутаган QR-код төзәтеләчәк
«Интертат» редакциясе журналистлары Айнур Җамалетдинов белән Ильяс Хаҗиев Казанның Яңа татар бистәсе зиратында йөргәндә очраклы гына бер хатага тап булганнар иде. Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова әлеге хәлне өйрәнде.

Белгәнебезчә, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының күренекле әдипләре җирләнгән. Алар турында биографик мәгълүматлар кабер чардуганына беркетелгән QR-кодлы такталарга урнаштырыла башлаган. Журналистларыбыз Фатих Әмирхан кабере янында урнаштырылган тактадан QR-код аша... Әмирхан Еники турында мәгълүматка килеп чыкканнар иде.
Күренекле татар шәхесләренең каберләренә QR-кодлы такталар куюны Татарстан Диния Нәзарәте башлаган иде, дип беләм. Билгеле булганча, моннан нәкъ 1 ел элек, май аенда, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мөселман зыялылары каберләре чардуганнарына QR-кодлар урнаштырылуы турында хәбәр ителде. Башлангычның инициаторы – Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе.
«Агымдагы елда беренче мәртәбә 12 дини остазыбызның каберенә QR-код урнаштырдык. Бу изге эш беренче чиратта тәрбия чарасы һәм тарихны саклау ниятеннән башкарылды. Бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен эшләнгән гамәл бу. Күрсәткеч кодларны тагы да дистәләгән шәхесләргә куярга исәплибез. Әлбәттә, финанс мәсьәләсе дә бар, аны үзебез күтәрдек», – дип сөйләгән иде Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин «Татар-информ» хәбәрчесе Юлай Низаевка.
Ильяс хәзрәт әйтүенчә, QR-кодлар Габдулхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Мингалиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин, тарихи остазлар Мөхәммәтсадыйк Галикаев, Шәяхмәт хәзрәт Иманколый кебек танылган дини шәхесләр каберләренә беркетелгән.
Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова әйтүенчә, Яңа татар бистәсе зиратында 50дән артык дин әһеле җирләнгән. Әкренләп, барысына да QR-кодлар куелып бара.
«Күренекле дин әһелләрен, ишаннарны искә алырга, алар рухына догалар кылырга ел да киләбез. QR-кодлар кую – бик күркәм күренеш. Заманнан артта калышмаска кирәк. Яшьләр, чит илләрдән туристлар килсә дә мондый кодлар аларга ярдәм итәчәк. Зиратның эчке өлешләрендә үк җирләнгән зур шәхесләребез бар, аларның каберенә дә игътибар юнәлтергә кирәк, дип уйлыйм. Язучылар, артистлар, рәссамнар каберләре биредә бик күп. Аларга да шундый алымны кулланасы, QR-код куясы иде», – дигән «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон. Ул шулай ук бу зиратта җирләнгән шәхесләргә багышлап китаплар, брошюралар нәшер итү кирәклеген әйткән. Бу эшне язучылар башлаган да булган, ләкин әлегә тукталып калганлыгын искәрткән.

2024 ел, 2 май. Яңа Татар зиратында остазларны, данлы шәхесләрне искә алу чарасы
Фото: © Салават Камалетдинов
Баксаң, күренекле татар шәхесләренең каберләренә QR-код урнаштыру эшен Татарстан Язучылар берлеге дә күтәреп алган икән, дөрес, әлегә эксперимент рәвешендә – пиарсыз гына.
«Безнең исәп һәр татар язучысының каберен исәпкә алу иде. 15 кабергә QR-кодлар куеп карадык, ләкин, тәҗрибә булмау сәбәпле, ялгышлар киткән, формасы да камил булмады. Үземнең игътибарым җитмәгән, элеккеге командам да карап бетермәгән. Ул QR-кодлар җыеп алынды, химаячеләр табып, яңадан эшләячәкбез. Бу эшне яшь команда белән, һичшиксез, дәвам итәчәкбез», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Ул хатаны вакытында күреп алган редакциягә һәм редакциядә эшләүче журналистларга рәхмәт әйтте.