Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Сәйфиев: «Курыкмагыз, тиздән минем чәчем булачак»

news_top_970_100
Илнар Сәйфиев: «Курыкмагыз, тиздән минем чәчем булачак»
Фото: Илнар Сәйфиевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Тиздән пеләш ир-атлар бармак белән генә санарлык калмагае. Блогерлар һәм артистлар, актив рәвештә, пеләшләреннән котылу өчен, операция ясатырга кереште. Аларны карап баручылар арасында да һичшиксез чәч күчереп утырту операциясен ясатырга тәвәккәлләүчеләр бар. Шушы көннәрдә җырчы Илнар Сәйфиев тә чәч күчереп утырту операциясенә кергән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.

«Яз җитте, чәчү башланды. Менә утыртабыз. Яздан утыртсаң, көзен уңыш яхшы була,ди. Курыкмагыз, минем белән барысы да яхшы булачак. Тиздән минем чәчем булачак – матур чәчләр», – дип сөйли әлегә бөтенләй пеләш калган җырчы.

Беренчеләрдән булып, юмор остасы Данир Сабиров чәч күчереп утырту буенча операцияне Төркиядә ясаткан иде. Блогер Искәндәр Гайсин пеләшеннән Казанда котылды. Шул ук клиникада «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов та башының чәчсез урыннарына чәч күчереп утырту буенча операция кичерде. Аннары Башкортстан җырчысы Марат Шәйбәков та Уфада Төркия егетләренә шушы ук операцияне ясатты.

Данир Сабиров нинди операция ясатканын әйткәч: «Кычытмаган җирне кашып йөрисең икән әле»

Блогер Рәмис Гыйльметдинов чәч күчереп утырту операциясенең бәясе турында әйтте

Блогер Искәндәр Гайсин чәч күчереп утырту буенча операция ясаткан – фото

Башкортстан җырчысы чәч күчереп утырту буенча операция кичергән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100