Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәлакәткә юлыккан «Ил-76» очучысы турында: «Мәхмүт әти-әнисез үскән, улы да ятим калды»

Иваново өлкәсендә җиргә төшеп шартлаган «Ил-76» хәрби-транспорт самолетында Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылында, милли җанлы татар гаиләсендә тәрбияләнгән очучы Мәхмүт Габдрәкыйпов та булган. «Интертат» очучыны якыннан белүчеләр белән аралашты.

news_top_970_100
Һәлакәткә юлыккан «Ил-76» очучысы турында: «Мәхмүт әти-әнисез үскән, улы да ятим калды»
https://vk.com/tatarskaya_kargala

12 март көнне Ивановодан Тверьга очучы «Ил-76» хәрби-транспорт самолет һавага күтәрелеп берничә минут узганнан соң, двигателенә ут каба. Пилотлар самолетны кире аэродромга төшереп утыртмакчы була, ләкин килеп җитә алмаячакларын аңлагач, яна торган очкычны торак йортлардан ераккарак алып китәләр. Самолет урман полосасына төшеп шартлый.

  • Беренчел фаразлар буенча, самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәбе – двигательнең төзек булмавы.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы генерал-лейтенант Виктор Соболев пилотларның бу гамәлен «бүләккә лаек батырлык» дип атады һәм аларга дәүләт бүләкләре бирәчәкләренә ышаныч белдерде.

Һәлакәткә очраган очкычта 16 кешенең гомере өзелде. Алар арасында Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан татар егете – майор Мәхмүт Габдрәкыйпов та булган. Ул – җиргә төшеп бәрелгән бортның командиры, дип язалар. Кайбер чыганаклар ул көнне пилотның хезмәттәшләре белән пассажир сыйфатында очуын да яза.

Язмышын хәрбилек һәм самолетлар белән бәйләгән Мәхмүт – Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылында, милли җанлы татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән егет. Авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Оренбургтагы кадетлар мәктәбендә, аннан Краснодар хәрби-авиация училищесында белем ала. Күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Ульяновск һәм Таганрогта эшли. 2016 елда ул батырлык күрсәтә: 2 двигателе туктаган «Ан-12» самолетын җиргә төшереп утырта. Бу батырлыгы өчен берничә бүләк ала, шул исәптән Нестеров медале. Бу дәүләт бүләге батырлык һәм кыюлык күрсәткән очучыларга бирелә.

Мәхмүт татарча да бик яхшы сөйләшкән, авылдаш кызына өйләнгән, якыннары янына еш кайтып йөргән.

Бу коточкыч фаҗига турында ишетеп, Мәхмүтнең якыннары, якыннары гына түгел, авылдашлары да шок хәлендә калганнар иде. Мин шалтыраткан авыл җирлегендә дә, мәктәптә дә кайгы хөкем сөрә иде – трубканы күтәргән һәркем очучы егетне күз яшьләре аша искә алды.

«Ул самолетларны бик яратты»

Мәхмүт – 5 яшендә әнисез калган үксез бала. Ире белән тормышы килеп чыкмаган әнисе, аерылып, туган авылына кайта. Әмма көчле авыру аркасында, улын ятим калдырып, мәңгелеккә күчә. Әнисез дә, әтисез дә япа-ялгыз калган кечкенә Мәхмүтне әнисенең авылдагы бертуган апасы Рәйфә Габрәкыйпова гаиләсе тәрбиягә ала.

Рәйфә апаның кичә үк, улын танырга барырга дип, юлга кузгалуы хакында хәбәр иткәннәр иде. Авылдашлары «инде кайткан булырга тиеш» дигәч, батырлыгымны җыеп, шалтыраттым.

Балакаем, инде кичә дә чыкканнар иде миңа. Ләкин минем хәзер сөйләшерлек хәлем юк, урын өстендә ятам – башымны да күтәрә алмыйм. Зинһар, гафу итегез, – дип кенә әйтә алды хәсрәткә баткан Рәйфә апа.

«Оренбург. Безформата» сайтына Рәйфә ханым очучы улының һөнәри осталыгы өчен бик күп бүләкләр алуын, шул исәптән Нестеров медале иясе булуын әйткән.

«Ул самолетларны бик яратты. Беркайчан да курыкмады. Ул уттан да, судан да курыкмады. Менә шундый кыю иде», – дигән ул.

Мәктәп директоры: «Максатларына ышанычлы рәвештә барды»

Мәхмүт тәмамлаган Татар Каргалысы авылы мәктәбе директоры Тәүхидә Низаметдинова Мәхмүтнең укыган вакытта ук көчле рухлы, үз алдына максат куеп, шуңа таба чигенмичә бара торган егет булуын әйтте.

Кичәдән бирле күз яшьләребезнең кибеп торганы юк. Бу хәбәрне ишетүе шундый читен булды.

Мәхмүт үскән вакытта ук көчле рухлы, үз сүзендә тора, һәр нәрсәне үзенчә эшли торган егет иде. Әйбәт укыды. Беркайчан да кирәкмәгән, юк-бар сүз сөйләмәде, тирән фикерли белә торган, төпле бала булып үсте ул. Бунтарь характеры да бар иде. Иптәшләре арасында абруе булды, барысы да бик нык хөрмәт иттеләр Мәхмүтне. Чөнки ул тәртипле, гадел, бер әйтә дә эшли торган егет иде.

Мәхмүтнең хәрби буласы килү теләге 7-8 сыйныфларда укыганда барлыкка килде. Шул вакытта ук үзенә максат куеп, ныклап спорт белән шөгыльләнә башлады. Максатларына ышанычлы рәвештә барды һәм аларга ирешәчәге әллә каян күренеп тора иде.

Әнисе Рәйфә апабызны да бик кызганабыз. Ул – Мәхмүтнең әнисенең бертуган апасы, бик игелекле, изге күңелле, дөрес кеше. Безнең авылның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе дә булып тора.

Мәхмүтне тәрбияләп үстергән Рәйфә Габдрәкыйпова Пушкинның «Капитанская дочка» әсәрен татар телендә укый:

Әнисе вафат булганнан соң, Мәхмүтне Рәйфә апа гаиләсе тәрбияләде. Мәхмүт аларның фамилия-отчестволарын да алды. Рәйфә апаның тормыш иптәше дә бик әйбәт кеше, авылда бер дигән балта остасы иде. Аларның үзләренең дә Марсель исемле бер уллары бар. Икесен дә тигез күрделәр, балалар өчен күп тырыштылар. Марсель – бүгенге көндә тирә-якта танылган теш табибы. Малайлары икесе дә күптән үз тормышлары белән яшиләр иде. Мәхмүт «мин очучы, мин хәрби» дип тормады, тормыш иптәшен әллә кая китеп, читтән эзләмәде. Үзебезнең авыл кызына өйләнеп куйды, – дип сөйләде Тәүхидә ханым.

Фото: © Фото: © Тәүхидә Низаметдинова архивыннан

«Үләр алдыннан, Каргалыдан улын кайтып алган»

Мәхмүт Габдрәкыйповның хатыны һәм 5 яшьлек улы калган. Бу хакта безгә аның тормыш иптәше Эльвираның туганы, «Татарстан – Яңа Гасыр» телекомпаниясенең Оренбург өлкәсе корпункты җитәкчесе Фирүзә Әбсәләмова сөйләде.

Мәхмүт – минем сеңлемнең кызының ире, киявебез була. Эльвира белән алар – авылдашлар. Күпмедер очрашып йөргәннән соң, өйләнештеләр, 5 яшьлек уллары Маратны тәрбиялиләр иде…

Мәхмүт башта Оренбургта эшләде, уллары туган елны аны, хезмәте буенча, Ульяновскига күчерделәр. Казанга командировкага баргач, бәби күрергә дип, мин дә Ульяновскига барып килдем. Марат яңа туган гына иде әле.

Эльвира белән икәүләшеп кунак иттеләр, Мәхмүт яныбызда йөгереп кенә йөрде… Ульяновскида күптән булганым юк иде, миңа бик рәхәтләнеп шәһәрне күрсәтеп йөрде, икенче көнне машинасы белән автовокзалга озатып куйды. Бик күңелле аралашкан идек ул вакытта. Үзләре дә безгә килеп кунак булып китә торганнар иде.

Фото: © https://vk.com/tatarskaya_kargala

Соңгы елларда Оренбургта яшәгәч, авылга еш кайтып йөрделәр. Әле үләр алдыннан да, командировкага киткәнче дип, Каргалыдан улын кайтып алган, аның белән көн уздырып, төрле урыннарда йөртеп, кире авылга кайтарып куйган (Эльвира белән Марат Каргалыга кайтканнар иде). Марат уйнасын дип, кечкенә генә, ап-ак эт тә алганнар иде. Эльвира: «Балага әтисенең һәлак булуын ничек аңлатырмын, кая китте дип әйтермен?» – ди инде. Маратыбыз әтисен «әти-әти» дип бик көтеп тора иде. Ул – аның копиясе. «Тегесе зур, монысы бәләкәй Мәхмүт» дип йөри идек. Шулхәтле әтисенә охшаса да охшар икән. Мәхмүт үзе дә бала җанлы кеше иде, Маратны бик яратты. Баланың авызына гына карап торды…

Мәхмүт үзе дә әти-әнисез үскән… Улын да ятим итеп китеп барды, – диде Фирүзә ханым.

Мәхмүт Габдрәкыйповның тормыш иптәше, улы, әнисе һәм башка туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100