Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә форумда ике Рөстәм Нургалиевич очрашкан: Татарстан Рәисе һәм Россия Герое

news_top_970_100
Мәскәүдә форумда ике Рөстәм Нургалиевич очрашкан: Татарстан Рәисе һәм Россия Герое
Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналыннан

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Герое Рөстәм Сәйфуллин белән «Мәскәү –Татарстан» күпере» IX яшьләр форумында очрашкан. Миңнеханов бергә төшкән фотосурәтне үзенең телеграм каналында урнаштырган.

Әйтергә кирәк, алар икесе дә Рөстәм Нургалиевич, фамилияләре генә төрле.

«Җитди яраланса да, ул анда кире кайтып, хәрби бурычын үтәүне дәвам иткән. Ватанына ихластан тугры. Менә шундый геройлар яшь буын өчен үрнәк булырга тиеш.

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин белән таныштык. Ул безнең яшьләр өчен үрнәк булырга тиеш!» – дип язган Татарстан Рәисе.

Рөстәм Сәйфуллин 1983 елның 3 мартында Төмән өлкәсе Вагай авылында себер татарлары гаиләсендә туган. 2005 елда Төмән югары хәрби-инженер команда училищесын алтын медальгә тәмамлаган, бу аның хәрби карьерасына старт биргән. Чечняда хезмәт иткән. Донбасста исә – махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән.

Хәрби бурычын үтәгәндә батырлыгы өчен, Рөстәм Сәйфуллин Россия Герое исеме белән бүләкләнде. «Интертат»та аның белән интервью чыккан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100