Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин колониядән иреккә чыккан

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин колониядән иреккә чыккан

Ринат Рахматуллин, исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга колония-поселениегә хөкем ителгән иде. Аңа суд карары 7 августта игълан ителде. Бүген, 18 апрельдә, социаль челтәрдә Ринат Рахматуллин җәза срогы тәмамлануын белдерде.

«Сәлам, дуслар!» – дип ул табигать кочагында елмаеп төшкән фотосын урнаштырган. Бу фотоны караганда, «Я свободен» җыры яңгырый.

Ринат Рахматуллин тормышындагы бүгенге вакыйга уңаеннан махсус пост та язган.

«Сезгәме соң, дуслар, миннән көләргә әле,

Минем хәлгә калыр өчен сезгә менәргә әле», –

дигән шигъри юллар язып куйган ул.

Бу сүзләргә аның тамашачысы җылы сүзләр җиткергән.

«Аның ишеге бөтен кешегә ачык. Карт кешеме, яшь кешеме. Шуның өчен төрмәдә утырган кешене беркайчан да тәнкыйтьләргә ярамый»;

«Молодец, Рахматуллин. Син супер. Без сине яратабыз. Матур итеп биюләре дә ни тора»;

«Исәнлек-саулык сиңа, калганы узар. Алла теләсә, бар да артта калыр»;

«Җырлаган җырларыгызны бик яратып тыңлыйм. Уңышлар сезгә. Алга карап яшәргә дә яшәргә», – дигән сүзләр язучылар бар.

Колония-поселениедән соң җырчы Түбән Камада табигать кочагында арендага бирелә торган йортларда ял иткән. Бу ял итү урынында җырлап та алган. «Яратам сине» дип җырлый ул, иреккә чыккач.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Молодец бар яктанда килген монны сандугач, но эчуне ташларга кирек.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100