news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин, ниһаять, Ильмира Нәгыймовага җавап бирде

news_top
Марат Яруллин, ниһаять, Ильмира Нәгыймовага җавап бирде
Фото: "Татар-информ"

Җырчы Марат Яруллин, ниһаять, социаль челтәрләр аша Ильмира Нәгыймовага җавап бирде.

«Соңгы вакытта минем турыда нәрсә генә язмыйлар, сөйләмиләр. Гастроль туры тәмамлану белән, бу хакта язарга һәм бераз ачыклык кертергә вакыт таптым.

Бер якның гына сүзләрен тыңлап, нәрсә булганны төгәл генә белмичә, кешеләрнең минем турыда ниндидер нәтиҗәләр ясавы кызык... Ләкин мин берегез алдында да хисап тотарга җыенмыйм. Кемдер, ситуациядән файдаланып, хайп тотарга, «подписчик»лар җыярга уйлады, кемдер үзенә файда эзләде.

Кемдер кушыла, кемдер аерылыша - тормыш шундый. Беребезнең дә тормышы идеаль түгел. Миңа пычрак ташлап, комментарийлар язып ятканчы, ул энергияне үзегезгә сарыф итсәгез яхшырак булыр иде. Сез, Ильмираны яклап, мине сындырам дип уйласагыз, ялгышасыз. Миңа сезнең нәрсә уйлавыгыз барыбер.

Миңа теләсә нәрсә язып ятканчы, аның концертларына килеп, залларын тутырырга булышуыгыз сезнең тарафтан файдалырак булыр иде. Кызганыч, бу сезонда аңа дистәләгән концертларын күчерергә туры килде.

Мин чыгарган 80 җырның дүртесен Ильмира язган иде. Сез аларны яратасыз, тыңлыйсыз. Әйе, сер түгел, нәкъ менә алар минем артистлык карьерамда зур роль уйнады. 2021 елда чыккан «Соңгы бию» бүгенге көндә дә популяр. «Сау бул, мәктәп» – «Соңгы кыңгырау» бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләренең гимны. Мин аңа, һәм бу җырларны чыгарырга булышкан командага чын күңелдән рәхмәтле. Берсүзсез, Ильмира - бик талантлы композитор.

Бу тормышта беркем дә уңышлы булып яратылмый. Популярлык артында еллар дәвамында тырышып эшләү, сабырлык, йокысыз төннәр тора. Әгәр моны кеше үзе теләмәсә, аны берничек тә уңышлы итеп булмый, бернинди миллионнар да, бернинди таныш-белешләр дә ярдәм итмәячәк.

Мин кечкенә авылда туып-үстем һәм зур сәхнә турында хыялландым. Район сәхнәләрендә җырлый башлап, бүгенге көндәге уңышыма килдем. Миңа әле алга барырга, бик күп эшләргә кирәк. Моның өчен минем яраткан командам, гаиләм, иң тугры тамашачым бар.

Ә инде шәхси тормышыма килгәндә, мин плинтустан түбән төшеп, бу хакта сөйләп йөрмәячәкмен. Дәрәҗәмне төшереп, 4 ел буе бергә булган кешегә пычрак атарга да җыенмыйм. Бу еллар эчендә бик күп матур мизгелләр булды һәм бу минем өчен әрәмгә узган вакыт түгел», – дигән Марат.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән 4 елга якын мөнәсәбәтләрдә булуы, ләкин бу ел башында аерылышуы хакында сөйләгән иде. Соңрак, ул Маратның үзе белән параллель рәвештә башка кызлар белән дә очрашып йөрүен ачыклавы хакында әйтте, җырчыга үпкә белдерде, аңа үзе язган һәм дуэтта башкара торган җырларын тыярга җыенды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар