Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш журналисты Ләйсән Тимерова: «Каннан килгән геннар уянды – икмәк пешерә башладым»

news_top_970_100
Актаныш журналисты Ләйсән Тимерова: «Каннан килгән геннар уянды – икмәк пешерә башладым»
«Күңелемә якын шушы әйтем: «Когда я отпускаю то, кто я есть, я становлюсь тем, кем я могу быть» / Лао-Цзы», ди Ләйсән Тимерова
Фотосурәтләр Ләйсән Тимерованың шәхси архивыннан алынды

Икмәк – ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышанычыбыз. Безнең халыкта икмәккә элек-электән хөрмәт булган. Хәзерге вакытта, базарларга керсәң, кибетләргә барсаң, ипиләрнең төрле төрләреннән күзләр камаша. Ә бар бит ул үзләре дә тәмле-тәмле икмәкләр пешерүче гүзәл затлар. Бүгенге әңгәмәдәшем – Актаныш якларыннан икмәк пешерү остасы, танылган журналистика әһеле Ләйсән Тимерова.

«Таныш булыгыз: галиҗәнап ипи – «ИЛҺАМ»

Ләйсән апа, сезнең шикәрсез, чүпрәсез, салкында ферментланып пешерелгән икмәкләрегез дәвалау үзлекләренә ия, глютенсыз тукланучылар өчен дә бара. Ничек сез бу эшкә керешергә булдыгыз?

– Сәламәтлек өчен файдалы икмәк пешерү турында күптән уйланып, кызыксынып йөри идем. Моннан 1 ел элек, рамазан аенда, каннан килгән геннар уянды. Беренче пешкән икмәгемне ифтар ашына алып бардым.

Аш-су остасы Гөлчирә әбием, әнием Һиндия биргән киңәшләр, борынгы рецептлар искә төшеп, табигый халәтемә кайту булды ул. Әбиемнең туйларга пешергәне истә калган. Әнием каклаган казларны да туйларга сорап киләләр иде. Мич коймагы вак күзәнәкле булсын өчен, камырын кабарырга кар базына төшерә иде гел. Әтием Мәхмүт гөмбә, кәбестә тозларга яратты. Үзе белән болынга, урманга алып бара һәм үләннәрнең, агачларның шифасы турында сөйли иде. Бик файдалы дип, наратның шытым биргән бәбчеген учында уып ашаганын сагынып искә алам. Балачактан азыкның исләрен, тәмнәрен хәтергә алып, ничек эшләнәсен күреп үстем.

​«Без биш бала үстек әнкәй белән,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта...
(Роберт Миңнуллин)
Әтием, әнием, дүрт кыздан соң, бишенче бөртек – төпчек энем Алмаз, төп нигезне саклап яши, 70 төрле һөнәр иясе. 1984 елгы фото», – дип бәян итте әңгәмә героинясы.​​

Аннан соң һәр илнең ипиләр пешерү традицияләре, брендлары, серләре турында күп укыдым. Файдалы, җанлы ипинең тәэсире турында фәнни хезмәтләрне өйрәндем.

  • «Минем үз рецептым буенча пешкән тәүге ипием табадан төште. Аллага шөкер! Бөтенләй икенче төрле хисләр кичерәсең! Синең дәвамың булып, синең белән бергә сулыш алган кебек тоела. Тукайчалап әйткәндә, ипи дә мин, мин дә ипи күзгә-күз карашып торабыз шулай.
  • Һәр яңа әйбергә исем кушыла. Ипи дә – тере организм. Шуңа да дәвалау үзлегенә ия. Бик озак уйламастан, исеме дә күңелгә килде.
  • Дәвалау үзлегенә ия ипи пешерү дусларымда, танышларымда, туганнарымда һәм гаиләмдә зур кызыксыну уятты.
  • Минем шөгылемне, таңнан торып кухняда кайнашуымны, иртәнге чәйгә хуш исле ипи өлгертүемне өйдәгеләр дә гаҗәпләнү катыш кызыксыну белән күзәтәләр.
  • Ипи пешерә башлавым башкаларда да арыш ипиен үзләре пешереп карау теләге уятты. Тәмләп карарга теләүчеләргә пешереп тә бирдем. Кайбер серләрне дә ачтым. Кайсы ипи нинди чирдән килешүен, ферментация вакытына карап тәэсире ничек үзгәрүен дә аңлаттым.
  • Ипи пешерүчеләр артуына һәм иҗат итергә вакытым барлыкка килүгә, җай чыгуына сөенеп, яңа төрләр һәм тәмнәр китереп чыгару белән шөгыльләнә башладым!

Икмәк пешерү шундый хикмәтле икән – күңелең чиста булмаса, икмәк салуга тотынып булмый. Чит телне өйрәнгән кебек өйрәнәсең ул. Иң башта икмәкнең «телен» аңларга тырышасың, аннан аралаша һәм сөйләшә башлыйсың. Аннан соң «дуслашасың» һәм төрләндерергә керешәсең.

Кояш нурларында җылынып, үз җаена тын гына сулыш ала башлау мәле...
Дөньяга тагын бер яңа төр, яңа тәм туа.

Һәр хатын-кыз да бу дөньяда «гаилә» дип җанатып яши. Һәм балалар, оныклар өчен үзеңнең хәрәкәттә булуың, фикерле булуың кирәк. Ә инде бөтенесе, белүебезчә, сәламәтлеккә бәйле. Шуңа да бөтен ризыкның саулык өчен файдалы булуы зарур. Ураза тота башлагач та шуңа игътибар иттем: көн буена хәлең бетә, ә кич, ифтардан соң, яңадан тернәкләнеп китәсең. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем: безнең бөтен сәламәтлегебез нәрсә белән туклануга бәйле. Шәхсән, яшелчә-җимешләрнең организмга тәэсирен берничә ел өйрәнә идем. Шулай фикерләрем тупланып бетте. Арыш, бодай бөртеге таш астында ятса да үзлеген саклый. Яктылыкка чыгып, кояш нуры эләгүгә, яшәүгә омтылып шытым бирә, тамыр җибәрә.

Икмәк пешергәндә күңел сафлыгы кояш нуры кебек тәэсир итә. Һәр халыкның – үз туклану үзенчәлеге, ферментлау культурасы. Бездә ул – бөртекле онны ачытып икмәк пешерү, сөт ризыкларын ачыту, ит тозлау һәм каклау. Дала якларында – кымыз ясау, сөт ризыкларын ачытып корт ясау. Җылы як халыкларында – җимешләрдән шәраб ясау. Русларда кәбестә, кыяр, гөмбә тозлау, алма чылату булган.

Организм өчен файдалы булырлык итеп, үләннәрне, орлыкларны, яшелчәләрне, җимешләрне ферментлауны өйрәнәм. Кыргый чүпрәләреннән ачыткылар китереп чыгарам. Үләннәрне төнәтеп – соуслар, җимешләрдән – кесәл-соклар, каклар ясыйм. Организм өчен файдалы майларны да үзем ясыйм. Җелек мае организм өчен бик файдалы, салкында да туңмый.

Тәм тою сәләтемә таянып, төрле рецептлар уйлап табам, аларны төрләндерәм. Яшь вакытта ук кибеттән сатып алына торган продуктларның составын, кайсы ингридиентның салынып бетмәгәнен, кайсының бозылган булганын әйтеп бирә идем. Дусларым шаяртып сорыйлар иде: «Ләйсән, моның составында бозылган әйберләр юкмы, әйт әле», – дип.

Чүпрәсез, шикәрсез эшләнгән, салкын ысул белән ясалган ипекәйләрем! Һәркайсының үз исеме, үз холык-фигыле.

Сезнең бер постыгызны хәтерлим: шулкадәр җылылык белән сугарылган иде ул – рецептураны камилләштерүләрегез турында.

– Син күргәнсеңдер, күңел җылымны кушып яңа төр ипи ачыткысы чыгаруымны. Мин аны иртәнге якта, кояш чыккан вакытта ясый башлыйм. Баш салып, гөмбәчекләр уянганчы кояш җылысына, саф һавага куям. Киндер тукыма белән савытны каплыйм һәм болгатып торам. Нәкъ яңа туган баладай инде ул. Икмәкләрне дә, башка ризыкларны да госел алып кына пешерүгә тотынам. Иртәнге якта, яңа көч белән эшлим. Аннан соң, һәр ризыкның үз энергиясе бар бит ул. Составларны кушып, эшкә тотынганчы, кайвакыт, пешәсе ризыкның энергиясе өлгереп җитми тора. Берничә көнгә кичектергән вакытлар да була. Шуннан соң гына эшкә алынам. Һәм эшләү технологиясен бөртекләп өйрәнә башлыйм.

Һәр яңа төр икмәгемнең беренче сатып алучыларының фикерләрен дә тыңларга омтылам. Сәламәтлеккә йогынтысы буенча сөйләшәбез, организм ничек кабул иткәнен бәялибез.

Ниләр белән файдалы мондый икмәк?

– Чүпрәсез, шикәрсез эшкәртелгән, ферментланган, салкында кабартылган икмәктә организм кабул итә торган дәрәҗәдә витаминнар һәм минерал матдәләр барлыкка килә. Иң элек, организмны уяту һәм чистартудан башлыйбыз. Аннары сатып алучым белән һәрвакыт хәбәрләшеп торып, төрләндерәбез, икмәк составын көйлим. Һәр клиентым белән индивидуаль рәвештә эшлим. Әлбәттә, оннарны да аз күләмдә алып карап, төрле сыйфатларын билгелим. Дөрес технология белән пешерелгән көрпәле арыш ипие, мәсәлән, холестеринны төшерә, гемоглобинны күтәрә, иммунитетны ныгыта, рак күзәнәкләрен булдырмый.

Ипине «укыйсың»...

Сәламәтлек өчен файдалы үзлеккә ия оннарны сез тәмле-тәмле бәлешләр, пироглар пешергәндә дә кулланасыз бит?

Инженер-технолог һөнәре серләренә төшенүне дәвам итәм шулай. Эре бөртекле оннарның төрлесен кулланам. «Живой хлеб», «Живая еда» исеме астында тәкъдим ителгән табигый ашамлыкларның яңа линейкаларын уйлап табам.

Эшләү барышында, онытмаска, дип, алдан язып куелган рецептыңа күңелдән үзгәрешләр кертәсең. Киләчәктә кайсы тәмне ничек көйләргә, составны ничек үзгәртергә мөмкинлеген тиз генә барлап аласың. Онны уятуы, ачыту барышын көйләве аерым бер дөнья. Борчылып торасың. Апараның тәмен көйлисең, исен тоемлыйсың. Кабаруын, әзер булуын көтәсең. Пешү үзенчәлегенә игътибар итәсең. Пешкәндә чыккан исенә карап беренче бәяңне бирәсең. Ипи пешеп чыкканда үзенә бер төрле хуш ис чыгара. Үсемлек чәчәк аткандагы кебек. Мичтән чыкканнан соң тәме ачылып бетсен өчен 6-8 сәгать вакыт кирәк. Аннан киссәң дә була!

Пешеп чыкканнан соң, табадан алып, сыйфатына, төсенә карыйсың. Суынып, өлгереп җиткәнен көтәсең. Кискәндә, пычак кергәнгә карап, тыгызлыгына бәя бирәсең. Алдан су эчеп куеп, тәмен татып карарга әзерләнәсең. Беренче тәм... Икенче тәм... Тәмнәр букеты ачылышы... Ипине «укыйсың»...

Берәр сынык ашап, ярты сәгатьтән организмда ничек ачылганын һәм организмга тәэсирен бәялисең.

Көяз һәм кылтык мини-бәлешләр! Эре бөртекле бодай һәм арыш оннарына көрпә кушылганлыктан, кыздырылган чикләвек тәмнәре килә үзләреннән.

Дөнья илләрендә һәр милләтнең горурлыгы булган ипиләр – премиум-класс ипиләр. Шуңа да үзебезнең әби-бабайларның гореф-гадәтләрен саклап, сәламәт туклану өчен премиум ипиләрнең рецептларын уйлап табу һәм төрләндерү яраткан шөгылемә әйләнеп бара инде.

Көрпәле арыш оны белән пешерелгән өчпочмакларым!

Элек бездә туйларга һәм бәби ашларына пар паштет пешерәләр иде. Хәзерге вакытта шул рецептларга нигезләнеп, шикәрсез, ферментланган хәлдәге пирогларны төрлечә пешерү ысулларын кулланам. Мәсәлән, камыры эре бөртекле арыш һәм бодай онына вак көрпә кушылган, эчлеге шикәрсез, кавын шикәре белән эшләнгән балан, алма пирогларымны аеруча үз итәләр. Туклыклы да, файдалы да. Кыстыбый камырын да икмәк пешерү өчен көйләнгән кайнар таш өстендә пешерәм

Ипи пешерүдә гаиләм нык терәк. Тормыш иптәшем Илсур гел чишмә суы алып кайта иртән, ипи пешерү өчен. Кызым Илсинә фотоларны һәм тәкъдим ителгән продукцияләрнең дизайннарын ясый. Улым Ислам кухняда ярдәмләшә. Үзе дә төрле рецептлар уйлап таба, тәм тою үзлегенә ия. Кухня комбайнында эшләгәндә, продуктларны вакуум белән төрүдә булыша.

​​​Иртәнге чәйгә кайнар багетлар!​​​

«Гаилә ул хатын-кызның җаны да, йөрәге дә»

Сезне бәхетле хатын-кыз буларак беләбез. Гаиләгезне күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Рәхмәт сиңа, Юлай, мине һәм гаиләбезне матур, үрнәк, яхшы итеп кабул иткәнең өчен. Кешеләрне яхшы итеп күрә белү – тормышта иң кирәкле сыйфат. Бервакытта да ул сыйфатыңны югалта күрмә. Һәр кешедә яхшы якларны эзләү, якын итеп аралашу үземә күп өлкәдә тәҗрибә тупларга, белемемне арттырырга ярдәм итте. Һәр уңышка ирешкән кеше үз өлкәсе буенча сиңа остаз булып тора!

Әйе, Аллага шөкер, мин – бик бәхетле хатын-кыз. Үз-үзем белән килешеп яшимен. Яхшы якларымны үстерергә, камилләштерергә тырышам. Кимчелекле якларымны бетерү, холкымны тагын да сыгылмалы итү өчен үз өстемдә эшлимен. Үзеңне үзгәртү – иң кыены. Тормышта шәхес буларак үсешкә ирешү өчен, үзең аша үтү кирәк. Ничек дисеңме? Үзеңнең эчке халәтең, икеләнүләрең, көчсезлегең, ялкаулыгың, кыскасы – үзеңнең хәзерге версияң аша, мин-минлегең аша үтү кирәк. Үзеңне сындыру, дип тә атарга була. Соңыннан эшләрмен, дип, кичектереп килгән яисә иң курыккан эшне эшләп карау, сөйләшәсең дә килмәгән кеше белән аралашып, уртак бер фикергә килү. Үзең аша үтү синең күңел халәтеңне тагын да үтә күренмәлегә әйләндерә. Дөньяны, кешеләрне тагын да яхшырак, дөресрәк бәяли башлыйсың. Минем яратып әйтә торган сүзем бар – тормышта мин үземнең күзләремә туры карый алам! Яшьрәк вакыттагы, авыр сынаулар алдында калган очраклардагы фотоларымны карап, ул вакыттагы үземә: «Син – молодец! Хәзерге мин синең белән, сиңа хәзер кыен булмаячак», – дим. Үткәндәге үзем белән шулай элемтәдә торып яшим.

Гаилә! Һәр гаилә ул – үзе бер олы дәүләт. Үз сөенеч-шатлыгы, үз борчу-мәшәкате. Гаиләдә ничә кеше – шуның кадәр холык, шуның кадәр фикер. Бер-берең белән килешеп, терәк булып яшәү өчен, һәр көнне тырышлык куярга кирәк. Бер көн, ярар әле, дисәң, гаиләнең төсмерләре тоныклана башлый. Гаилә буенча мин бүгенге карашымнан шуны әйтә алам – гаиләдә һәркем үз өстендә эшләргә, үсештә булырга тиеш. Берәү үсештә булып, икенче берәү бер урында таптана икән, проблемалар, каршылыклар килеп туа. Яшәү тизлеге туктала, яисә бөтенләй артка китә. Гаиләнең көче дә шунда – хәрәкәттә булу өчен бер-береңә ярдәмләшеп яшәү, терәк булу. Ир – хатынга, хатын – иргә. Әти-әни – балага, бала – әти-әнигә. Үзем, мәсәлән, тормыш яңалыкларына балалардан өйрәнәм. Хатын-кыз буларак, берәр мәсьәләне тиз һәм кызу хәл итәргә кирәк булса, туктале, дим. Тормыш иптәшем белән киңәшләшәм. Ир-ат, иң беренче чиратта, тормышта нәрсә мөһим – шуны уйлый, алар – төпле, ашыгып карар кабул итми. Гаилә турында күп сөйләргә була. Гаилә ул – хатын-кызның җаны да, йөрәге дә. Анда тынычлык булмаса, синдә дә тынычлык булмый. Һәр гаиләнең үз чикләре. Шул чикне, гаилә бөтенлеген сакларга кирәк, дигән фикердәмен.

Хатын-кыз нинди очракта бәхетле, дип саныйсыз? «Гаилә учагын хатын-кыз саклый» дигән төшенчә белән килешәсезме?

Гаилә архивыннан: бәхетле булу өчен дә бик күп көч кирәк. Елмаю ул – салават күпере кебек, төрле төсләр белән балкый. Татлы мизгелләрне дә, йокысыз төннәрне дә, шатлыклы күз яшьләрен дә, күңелгә яшерелгән сагышны да үз эченә ала.

Хатын-кыз һәр очракта да бәхетле була белергә тиеш, дип саныймын. Тормышта кыенлыклар белән очрашканда да, шул очрактан «+»лар эзлим. Көчсез якларымны, эмоцияләремне өйрәнәм, үз өстемдә эшлим. Һәм бу ситуациядән күңелдә юшкын калдырмый үтәргә тырышам. Рәхмәтле булырга өйрәнәм. Күңел халәтем минем өчен бик мөһим. Сөенечле вакыйгалар булганда, бу рәхәт мизгелләр кителмәсен өчен нишләргә, дигән сорау бирәм үземә һәм үземне эшлисе эшләремне, вазифаларымны планлаштырам. Син инде уйлый күрмә, бу шулай уйлап яши икән, дип. Бу фикерләр үзеннән-үзе, автомат рәвештә формалашып бара. «Гаилә учагын хатын-кыз саклый». Хатын-кызны гомер буе озата баручы миссия, дисәң дә була торгандыр, мөгаен. Башта әти-әни корган гаиләне, аннан – үз дөньяңны, соңыннан балалар, оныклар корган дөньяны. Гаилә игътибарын үзенә тартып, берләштереп торган кыз, өйнең нуры булган Ак әби образлары тиккә генә барлыкка килмәгән бит. Үзебезнең гаиләгә килгәндә исә, күзләрен тутырып, өмет-ышаныч белән караган балаларым һәм ирем карашын күтәрү иң кыены һәм иң авыры миңа. Алар һәр мизгелдә яннарында синең барлыгыңны, кирәклегеңне тоеп, синең иң кирәкле, мөһим сүз әйтәсеңне белеп яши. Үзләре югалып калганда, иңнәренә канат куярдай ышаныч, ярдәм кирәк булганда, шул өмет тулы күз карашлары сиңа төбәлә. Шул мизгел эчендәге тынлык чарасыз итә, йөрәгең кысылып куя. Аяк астыннан шул бер мәлгә җир киткәндәй тоела. Куркудан түгел бу. Ә ышанычларын, өметләрен аклардай сүзләр табалырмынмы, көчем җитәрме, дип, бер мизгелгә югалып калудан. Көчсез хатын-кыз, әни булып яшәү өчен дә бик күп көч кирәк шулай.

Гаилә архивыннан. Гаиләне традицияләр яшәтә - үткәнне белмәгәннең, киләчәге юк. Һәр мизгелдә тулы бер гомер, галиҗанәп тарих сулышы.

«Журналист кешене мин җәмгыятьнең табибы дим»

Әлбәттә, Ләйсән Тимерова дигән исемне ишетү белән, күпләр көчле журналистны күзаллый. Эш белән гаиләне аера белү кирәкме?

– Хак әйтәсең, Юлай. Журналист эшчәнлегемә быел 30 ел була. Аналитик мин. Юмор һәм сатира белән дә дусмын. Журналист кешене мин җәмгыятьнең табибы дим. Һәр бер язма үзенә күрә бер операция инде ул. Синең язмаңда күтәрелгән проблемалардан һәм әйткән фикереңнән соң берәүнең дә язмышы гарипләнеп калырга тиеш түгел. Ә киресенчә, синең дөрес чишелеш кешеләрне дә, җәмгыятьне дә савыктырырлык булсын. Хәзер дә әйтәләр үземә: «Ләйсән, синең язмаларны укып, үземә көч алдым, язмаларың тотып тора иде мине», – дип.

Филология фәннәре докторы, профессор, татар журналистларының остазы Васил Заһит улы Гарифуллин белән.

Район газетасында эшләгән елларымда ук Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы рәисе урынбасары, район Мөслимәләр берлегендә матбугат эшләрен алып баручы идем. Дин, социаль өлкә, мәдәният, сәламәтлек, хокук саклау өлкәләре өчен җаваплы булдым. Гаҗәеп күп эшләнде. Ирешелгән уңышлардан, аеруча да журналистикадагы эшчәнлегем өчен 2013 елда республикада «Ел хәйриячесе» исеменә лаек булуым белән горурланам.

Соңыннан район хакимиятендә пресс-секретарь булып, матбугат бүлеге оештырып, эшчәнлеген җайга салырга туры килде.

Актаныш районының Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Русиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевка бронза бюст ачу тантанасына, бездә узган Ык буе авыллары Сабантуена автобус тулы журналистлар килә иде. Һәркайсы белән аңлашып, танышып, нәтиҗәле эшләдек. Хәзер дә эшлекле элемтәләр саклана. Татарстанда «Татмедиа»ның, Татар конгрессының, Татарстан Республикасы Рәисе аппаратының журналистлар белән эшләү тәҗрибәсе хөрмәткә лаек.

Хәзер «Адымнар» мәктәбендәге эшчәнлегем үз өстемдә эшләүдә яңа баскыч булып тора.

Хезмәт юлымны башлаган һәм гаилә корган елларда аларны бер-берсеннән аерып карау да булмагандыр. Ә хәзер инде һәр кайсының үз традицияләре, үз юлы, билгеле бер тәртипләре барлыкка килде. Бик күп көч куелган, үз эзең, үз сүзең бар. Хәзер инде аларны теләгән очракта да берләштереп булмый. Үз кагыйдәләре, үз таләпләре бар. Эш һәм гаилә алдындагы җаваплылык, кешеләрнең сиңа булган ышанычы, хөрмәте һәр кайсына вакытны дөрес бүлүне, күңел биреп эшләү һәм яшәүне сорый.

Бүгенге көндә хатын-кыз нинди булырга тиеш? Бик күп миссияләр йөкләнә бит аңа.

Табигый, дияр идем. Хәзерге заманда күп әйбер ясалма. Киеме дә, ашамлыгы да, хәтта ясалма акыл да күп өлкәгә үз эзен сала хәзер. Әйе, хатын-кызга йөкләнгән миссияләр гаҗәеп күп. Андый шартлылык тормыш дилбегәсен ирләрчә тотарга, кыю, көчле булырга, салкын акыл белән эшләргә өйрәтә. Тормыш тизлегендә үзеңне дә югалтырга мөмкинсең. Әйтәсе килгән сүзем – үзегезгә рәхимсез булмагыз. Алҗу, көчсезлек, кәеф булмау, ял итеп алу, үз эчеңә бикләнеп алу – болар бик табигый. Организм көч җыйгач, үзеннән-үзе кешеләргә, аралашуга тартыласың.

Хатын-кызның нәфислеге корычны да эретә, тимерне дә сындыра. Бәхетле булып яшик һәм башкаларны да бәхетле итүдә бер-беребезгә терәк булыйк!

Җанлы әңгәмә өчен рәхмәт, Ләйсән апа!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100