Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике кызы көтә, тагын икесе әле карында...» – Батырларча һәлак Камил Шакиров истәлегенә

Татарстан тагын бер батырын югалтты. Менә хәбәргә чыгар, менә табылыр дип, 3 айдан артык ут йотып торганнан соң, Балык Бистәсе районында яшәүче Шакировларга кайгы җиле ишек кага: әти-әнисенең газиз улы, Адиләсенең сөекле ире, кызларының кадерле әтисе яу кырында һәлак булган... Бу атнаның дүшәмбесе аларга әнә шундый яман хәбәр алып килә.

news_top_970_100
«Ике кызы көтә, тагын икесе әле карында...» – Батырларча һәлак Камил Шакиров истәлегенә
Фото: © Фотографияләрне Адилә Шакирова юллады

Дүрт бала атасы булам, дип хыялланып яшәгән Камил Шакировның, ни кызганыч, 29 яшендә гомере өзелгән. Шушы язда әтиләрен кайтыр дип көткән 2 кызчыкка әниләре дөресен әйтер өчен нинди сүзләр генә табып бетерер дә каян көч табар?! Ә аның карынында тагын 2 йөрәк тибә бит әле: апрель аенда игезәк нарасыйлары якты дөньяга аваз салырга тиеш.

Шәхсән минем өчен Камил генә түгел, аның якыннары да – Аллаһ сынавын, язмышны дөрес кабул итә белүе белән чын герой. Камилнең хәләл җефете Адилә һәм әнисе Гөлүсә апа белән сөйләшкәннән соң, мин аларны үзем өчен сабырлык өлгесе итеп кабул иттем. Булса да булыр икән шулкадәр түземлек, тотнаклылык кешедә! Кайгы эчкән, күңелләре әрнегән көннәре булса да, тавышларында бер бөртек ярсу сиздермичә, газизләре турында якты истәлекләре белән уртаклашырга үзләрендә көч тапты алар.

Камил тумышы белән Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылыннан. Гаилә корып җибәргәч, 8 елга якын район үзәгендә торганнар. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Камил 2022 елның 29 сентябрендә махсус хәрби операция зонасына кузгала.

Фото: © Адилә Шакированың шәхси архивыннан (фотолар Адилә Шакирова рөхсәте белән куела)

«Син бәби алып кайтырга барасың, без әти белән калабыз...»

– 24 мартта никахыбызга 8 ел туласы иде. Без 3 ел йөрдек, ничә көн генә таныш булып, армиядән көтеп алдым мин аны. Аннары ул кайткач, гел бергә булдык. Олы кызыбыз Сәминәгә быел көзен 8 яшь тула. Икенче кызыбыз Сәйдәгә 6 яшь тулачак. Тагын игезәк кызлар көтә идек, апрельдә туасылар. Идек, дип әйтәсем дә килми… Бик авыр.

Соңгы тапкыр Камил безнең янга узган елның көзендә кайтып, 15 ноябрьдә, туган көнендә, кабаттан киткән иде. 9 декабрьгә каршы төндә хәрби бирем буенча кереп киткәч, хәбәр килми башлады. 15 декабрьдән ул хәбәрсез югалган булып исәпләнә иде. Менә шулай хәбәр көтеп, 3 ай узып китте. Хәбәрсез югалды, дигәч, ышанмадым, хәбәргә чыгар, дип уйладым. Югалып кала торганнардан түгел иде ул, теләсә нинди проблемадан коры чыга иде. Гәүдәсен алып кайтабыз, дигәч тә, минем әле барыбер күңелемдә «ул түгелдер» дигән уй бар. Әле шуңа балаларга да әйтмәдем, әле һаман ышанмыйм. Бик авыр, ничек аңлатасы булыр. «Син бәби алып кайтырга барасың, без әти белән калабыз», – дип, әтиләрен, шушы язда кайтыр дип, бик көтәләр иде бит алар.

Киткәннән бирле көн саен төшкә керде, начар булып кермәде, гел кырыемда, янәшәмдә иде. Сөенечле төшләр генә булды. Үлгәндер, дигән шик булмады да. Апрельдә бәбиләячәгемне да белеп китте. Игезәкләр икәнен белде, кыз балалар икәнен генә белмәде. Нәселдә игезәкләр булса да, без инде игез булыр дип уйламадык та, өченче бала, дип кенә йөргән идек. Икәү, дигәч, шулкадәр сөенгән идек, 4 бала булса, әтиебезне апрельдә өйгә кайтарырлар, дип өметләндек. 2023 елда язышканда: «Әйдә, игезәкләр алып кайтабыз», – дип, шаяртып әйтеп тә куйган иде әле ул. «Әле өченчесен алып кайтмаган, син дүртенчесен сөйлисең», – дим аңа. Шул вакытта фәрештәләрнең «амин» дигән вакытына туры килгәндер инде, – дип хатирәләрен яңартты Адилә Шакирова.

Фото: © Адилә Шакированың шәхси архивыннан

«Ул чакта аңа шулкадәр шалтыратасым килде, ләкин кая шалтыратасын да белмәдем»

Камиле хәбәргә чыкмавыннан кала, Адиләне тагын сынаулар сагалап торган: табиблар аны 2 тапкыр Екатеринбургка операциягә җибәргән. Элек авырлыкларны бергә хәл итсәләр, бу юлы инде аңа сынау белән ялгызы гына күзгә-күз очрашырга туры килгән:

Декабрьдә Яңа ел алдыннан шулкадәр авыр булды миңа. Гадәттә, андый сорауларны Камил хәл итә иде. Ул чакта аңа шулкадәр шалтыратасым килде, ләкин кая шалтыратасын да белмәдем. Аның хәбәрсез югалганын башта миңа әйтмәгәннәр иде. Операциядән соң гына мин аның югалганын белдем. Ә бит бөтен четерекле сорауларны ул хәл итә иде, бернәрсә турында да уйламый идем. Ул миннән «шулай эшләмибезме» дип сораса да, аның фикере минем өчен өстен иде. Берәр нәрсә хәл итә башласак та, «син ничек уйлыйсың» дип аннан сорыйм да, «шулай, шулай» дигәч тә, «булды, син ничек уйлыйсың, шулай дөрес» дия идем. Беркайчан хаталанганы юк иде аның карарлар кабул иткәндә, гел ышана идем. Ир буларак бик рәхәт кеше иде минем өчен. Бик каты ярата идем аны. Йомшак бәгырьле, мәрхәмәтле, өстендәге киемен салып бирә торган кеше иде, беркемнең гозерен кире какмады. Мин кызларымның әтиләре шундый булуына бик шатлана идем. Әле ярый, балалар аның йомшаклыгын тоемлап кала алдылар. Җырларга бик яратты, гел сәхнәгә чыгасы килде.

Без аның белән бик күпне үттек. Инде хәзер куанып яшисе иде дә… Балалар хакына яшәргә тырышам. Гел аталары алар. Шуның кадәр рәхмәтле мин аңа шул балаларым өчен. Урыны Фирдәвес җәннәтләрендә булып, безне шунда көтеп торсын иде, – дигән теләкләрен җиткерде Адилә.

«Шул сабыйлар хакына Аллаһы Тәгалә үз аякларында, үз аңнарында кайтарыр, дип көткән идек...»

Камилнең әнисе Гөлүсә апа белән дә сөйләштек. Җаны бәргәләнсә, меңгә телгәләнсә дә, бик көчле булырга тиешлеген аңлаган кебек тоелды. Ни өчен дигәндә, бүген бит әле аларга бик тиздән тагын оныклар бүләк итәчәк Адиләгә терәк буласылары бар. Гөлүсә апа да килененең сүзләрен җөпләп, Камилнең мәрхәмәтлелеген, киң йөрәклелеген әйтте.

Ул үзенчәлекле бала булды, башка төрле, кеше өчен кечкенәдән янып-көеп йөрде. Хәзер дә искә алып сөйләшеп утырабыз: үзен кайгыртмады ул, беренче чиратта, кеше турында уйлады. Кеше белән бик аралашырга яратты. Бер күрмәгән кеше белән очрашса да, әйтерсең, гомере буе аның белән туган, дус булган кебек. Туганнарыбыз күп булсын дип, «әни, менә бит, ул кеше безгә туган була бит инде, име» дип, үзенә ерактан да туганнар эзли иде. Әйтеп аңлата торган түгел, шундый туганчыл җанлы иде ул.

Кешеләрне гел яхшы яктан кабул итте, беркемгә дошман дип карамады. «Синең өчен үлеп китмиләр бит», – дип, «күзе ачылмасмы» дип әйткәндә дә, беркайчан кешенең начарлыгын күрмәде.

Мобилизациянең беренче көненнән китте. Без бит инде баралар да кайталар дип уйладык, болай озакка сузылыр дип, кемнәр уйлаган. «Улым, төшеп калмаганлыгыңны да беләбез, бәлки, бармассың, берәр җае чыгар», – дидем. «Әни, мин барам», – диде. Барды, хезмәт итте, тик кайтмады...

Югалганын белгәч, бу 3 айда ут йотып яшәдек. Күңелдәге ышанычны, өметне югалтмадык. Менә хәзер сабыйлар булырга тора бит, сау-сәламәт кенә булсыннар. Шул сабыйлар хакына Аллаһы Тәгалә үз аякларында, үз аңнарында кайтарыр, дип көткән идек. Теләкләр кабул булып бетмәдеме, язмышлар шулай язылганмы… Беркем дә ачы хәсрәтләр күрмәсен, яу кырында булган егетләргә гаиләләренә әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Күргәннәргә Аллаһ җиңеллеген бирсен! – дип үзе кебек балаларын ил тынычлыгын сакларга җибәргән аналарның үзе кичергән кайгыларга төшмәвен теләде Гөлүсә апа.

Фото: © Адилә Шакированың шәхси архивыннан

«Әни, игезәкләр бит, кара әле, бәхеттән, шатлыктан кулларым калтырый», – дигән иде»

Ә игезәкләр буласын белгәч, Камилнең шатлыгы эченә сыймаган. Гөлүсә апа ул көнне дә искә төшерде.

Игезәкләр буласын белгәч, алар районнан безгә – авылга кайттылар. Шундый аңлатып бетерә алмый торган шатлык хисе иде улымда. «Әни, урындыкка утыр әле», – диде, кисәк әйтелгән сүз ничек тәэсир итәр дип курыккандырмы. «Беркемгә кермәдек, иң беренче сезгә кердек. Әни, игезәкләр бит, кара әле, бәхеттән, шатлыктан кулларым калтырый», – ди. «И улым, бу бит шундый шатлыклы хәбәр», – дип, сау-сәламәт булып, тигезлектә үстерергә насыйп булсын, дип, теләкләремне теләдем… – дип көрсенеп куйды Гөлүсә апа.

Камил якты дөньяны ташлап китсә дә, әле һаман якыннары белән «янәшә» булуына ишарәләп, төшләренә керә икән.

– Бөтенесен белеп ята инде хәзер дә. Төшләргә дә әйтеп керә. Әле алдагы төнне генә энемнәрнең тәрәзәсен шакыган да: «Туганнар, саумысез», – дип дәшкән. Шунда да һәрберсенә билге салып йөри, дидем инде. Игезәк балаларның берсенә башта Әминә кушарга уйлагач, аннары башка исем табып, үзгәртергә уйлаган булган Адилә. Төшкә кереп, «Әминә» дип күрсәтә миңа, шуны да белеп ята инде. Әминә исемен үзгәртмәскә куша инде үзенчә. Янәсе, Әминә исеменә кагылмагыз, диюедер, дип уйладык.

Балаларын бик яратты. «Әтиегез – герой», – дип аңлатырга тырышырбыз. Алар хәзердән үк бик горурлана әтиләре белән. Сабый булсалар да, алар барысын да аңлый шул, авыр кичерәләр. Әтиләре киткәч үк, «нишләп безнең әти китте, нишләп башкаларның әтиләре өйдә» дип еладылар. Аллаһы Тәгалә сабыр канатларын сындырмасын инде. Сау-сәламәт балалар туып, бергә-бергә үстерергә булсын. Үз балам шикелле, бик яратабыз киленебезне. Ул үзе дә «әткәй», «әнкәй» дип якын итә. Бернишләп тә булмый, тигезлектә яшәсәләр, тагын да яхшы булыр иде дә, язмышлардан узмыш юк. Бөтен ил белән кырды балаларны, бер гөнаһсыз сабыйлар яшьнәп яшим дип торганда харап булдылар бит… – дип сыкрана Гөлүсә апа.

Фото: © Адилә Шакированың шәхси архивыннан

Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә күп тапкыр гуманитар ярдәм алып барган Мөслим районы егете Рүзәл Минһаҗев та дусты Камилнең вафатын бик авыр кичереп, үлеме турында хәбәр килүгә үк, шигырь дә иҗат иткән. Камилнең «Әнкәй гөле» җырын башкарган видеосын да урнаштырган иде.

Гөлүсә апа Рүзәлгә дә чиксез рәхмәтле булуын әйтте.

– Рүзәл белән яу кырында очрашып танышканнар алар. Рүзәл эзләгән бер егетне Камил табып биргән икән. Рүзәл дә үз улыбыз төсле. Без аны шулкадәр сагынып көтеп алабыз. Аңа карата соклану, рәхмәтне ничек аңлатып бетерергә. Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер ул, сөбханалла, дип карыйм мин аңа. Аллаһ яман күзләрдән сакласын. Юлларында беркайчан киртәләр булмасын, үз балаларын үзләре тәрбияләп үстерсеннәр. Минем бөтен хыялым Рүзәлне һәм аның иптәшләрен бу якка алып килеп күрсәтү иде. Аллаһка шөкер, безнең авылга концертлары белән килделәр. Шундый кешеләр күбрәк тусын иде, туганнар шундый яхшы күңелле кешеләрдән үрнәк алсын иде, – дигән теләкләрен җиткерде Гөлүсә апа.

Камил Шакировны 21 мартта, рамазан аеның соңгы ун көне кергәч, җир куенына салачаклар. Иртәнге сәгать 10да Балтач авылында батыр солдат белән бәхилләшү чарасы көтелә. Камил әти-әнисе, хатыны, кызларының саклаучы фәрештәләре булсын, хәер-фатихаларын биреп ятсын иде, дип телисе килә. Авырлыктан соң, һичшиксез, офыкта яктылык та күренер әле. Сабыйлар туар да кара пәрдәләрен ачып җибәрер, кайгы эчкән көннәрен җиңеләйтер, иншәАллаһ.

«Интертат» редакциясе Камил Шакировның әти-әнисе, тормыш иптәше Адилә Шакирова, балалары, туганнары, дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Камилнең урыны оҗмах түрләрендә булсын!

Фото: © Адилә Шакированың соцчелтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100