Фидан Гафаров турында: «Без Фидансыз заманда калабыз, һаман саегабыз, ятимләнәбез»
Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат. «Интертат», легендар шәхеснең сәхнәдәш дуслары белән сөйләшеп, аның турында истәлекләр туплады.

Фидан Гафаров – татар һәм башкорт сәнгатенең тулы бер дәвере, легендасы, миллионлаган халыкның яраткан актеры һәм җырчысы.
Бары тик Фидан Гафаров башкаруында гына кабул ителә торган «Кышкы романс», «Сиңа килдем, иркәм», «Уфа юкәләре» кебек җырлар, бары тик ул гына бик оста итеп уйный ала торган мәңге үлмәс рольләр бар. Спектакльләрдә Фидан Гафаров башкарган җырлар, телдән-телгә күчеп, бүген дә халык арасында яшәвен дәвам итә.
Дуслары, сәхнәдәшләре белән аралашулардан билгеле булганча, Фидан Гафаровның соңгы вакытта гына сәламәтлегенә зарланганы булмаган. Улы Азамат Гафаров белән бергәләп гастрольләрдә йөргән. 4 апрель көнне ул туган театры сәхнәсендә «Бәхет хакы» спектаклендә уйнаган.
Фидан Гафаровның вафаты турындагы хәбәр кичә төштән соң таралды. Рәсми булмаган чыганаклар хәбәр итүенчә, артист операция өстәлендә үлгән.
- Кичә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат, дип хәбәр иткән идек.
«Аның белән бер сәхнәдә эшләвебез белән чиксез бәхетле булдык»
Башкортстанның халык артисты, Мәжит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы Светлана Хәкимова:
«Бүген безнең өчен бик авыр көн. Әлеге хәбәрне безнең труппабыз юлда ишетте, гастрольләр белән Сибай каласына китеп барышыбыз иде. «Җырланмаган җырым син» спектаклендә Фидан ага да уйнарга тиеш иде, ара ерак булу сәбәпле, бармый калды.
Шушы авыр хәбәр килеп ирешсә дә, спектакльне уйнарга булдык. Фидан аганың улы, сәхнәдәш дустыбыз Азамат та бүген безнең арабызда. Аңа Аллаһы Тәгалә ярдәмнәрен бирсен. Ул да, бәлки, аз булса да онытылып торырмын, дип тә уйлагандыр.
Спектакль башланып киткәндә, сәхнә артында барыбыз да түгелеп еладык. Әмма ничек тә спектакльне уйнап чыгарга туры килде…
Фидан агай турында бик күп сөйләргә була. Ул – шундый талантлы, ягымлы кеше. Шәхсән миңа карата Фидан ага һәрвакыт җылы карашта булды. Күпме концертлар белән йөрдек, бергәләп дуэтлар башкардык. Сәхнәгә аның кебек шәхес белән чыгып басу – бик зур җаваплылык та, мәртәбә дә, дан да, рәхәт тә иде. Ул әле үзе күренми, әмма сәхнәгә аның энергетикасы алдан килеп иңә. Ул килеп керү белән, халык гөрләтеп кул чаба башлый. Әле ул бер сүз дә әйтмәгән, ул күренде, килеп кенә чыкты, әмма халык күңелен инде яулап та өлгерә. Аңлатып бетерә алмаслык серле, могҗизалы мәхәббәткә ия иде ул.

Фото: © Светлана Хәкимова архивыннан
Мин театрга килгәч, берничә спектакльдә бергә уйнадык, концертлар белән йөрдек. Аның турында үткән вакытта сөйлисе дә килми. Без аларны мәктәп елларында ук күреп-белеп, яратып, хыялланып, театрга юлландык. Аның белән бер сәхнәдә эшләвебез белән чиксез бәхетле булдык. Бер сәхнәдә басып торып, кулга-кул тотынышып уйнаган мәлләребез үткәндә генә калыр микән…
«Бәхет хакы» – 15 ел сәхнәдән төшмәгән спектаклебез. Фидан ага белән спектакльне үзебезнең театрда 4 апрель көнне уйнадык. Кабатлау булса да, күңелеңне, йөрәгеңне салып уйнаганга, аларның һәрберсе яңа спектакль кебек кабул ителә иде. Нурия апа уйнамый башлагач, миңа аның урынына күчәргә дигән уйлар да булды. Әмма Фидан ага риза булмады. Мине һәрвакыт «Альбина» итеп күрәсе килде аны. Мин дә халык күңеленә «Альбина» булып кереп калдым.
Фидан абыйның якыннары белән мөнәсәбәтенә һәрвакыт соклана идем мин. Гастрольләргә чыккан вакытларда: «Фәридәү, карчыгым, хәлең ничек?» – дип шалтырата. Кайтып җитә башласак: «Фәридәү, карчыгым, кайтып җитәбез», – дип хәбәр итәр иде. Ул Фәридә апайны яратып яшәде. Фәридә апай да, авырган чакларында да, үзен лаеклы, матур итеп тота белде. Алар икесе дә соклангыч шәхесләр иде.
Фидан абый кебек шәхесләр 100 елга бер туадыр, туса әле. Ул безгә шулхәтле җитмәячәк.
Безне ятим калдырып киткәненә күңел ышанмый. Эх, Фидан агай, яшәргә иде бит әле. Хушлашырга иртә иде бит әле. Йөрәк сыкрый, күңел елый, тамакта төер. Барыбызга да бик авыр….»
Фидан... Фидан... Тағы бер шәм һүнде...
Юлын тамамланы бер йондоҙ.
Йәтимләтеп киттең сәхнәләрҙе,
Уйланыңмы, нишләрбеҙ һинһеҙ?!
Йондоҙҙар күп, әммә һәр береһе
Биҙәп тора үҙенең урынын.
Һинең йондоҙ уртаһында ине,
Иң үрендә сәхнә түренең.
Китәһегеҙ... Донъя шулай...
Бер ни, бер кем түгел мәңгелек.
Әммә Фидан, Фәйзи, Фәриҙәләр...,
Йөрәктәргә үҫкән үрелеп!
Тыныс йоҡла, маһир, сәхнәләрҙән
Атлап үттең тәрән эҙ һалып.
Һуңғы юлға һине оҙатабыҙ
Өнһөҙ генә тынып, тын ҡалып...
Киттең Фидан, халҡым йөрәгендә
Һаҡланырһың, - юйылмаҫ хәтер.
Мин ышанам, яҙҙар килгән һайын
Өфө йүкәләре иҫләтер.
/Сибай ҡашҡа/
«Оҗмах бәхетледер шушы минутларда, чөнки анда Фидан булачак»
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева:
«Бөтен дөнья тетрәндергеч кайгылы хәбәрдә. Фидан Гафаров – бөтен мөселман дөньясы, башка милләтләр өчен дә бик кадерле. Ә безнең республика өчен кабатланмас шәхес, алтын хәзинә. Ишеткән көенә килеп бәрелгән дулкын, уйлап-уйлап, күңелдә тибәрәлеп тик тора. Хушлашу вакыты җитәчәген аңлап, күңел тагын да ныграк тетрәнә һәм куркыныч. Чөнки Фидан китте, ә без Фидансыз заманда калабыз, һаман саегабыз, ятимләнәбез. Бер-бер артлы олуг шәхесләребез китеп бара. Ә без сәнгатьнең тотрыксызлыгы, вакланган заманында калабыз. Фидан исә – бөегрәк, сәхнәнең зыялырак чорында яшәгән легенда. Халыкның моңга сусавын баскан, дөрес һәм дөрес булмаган язмышлар, вакыйгалар, сәхнә аша үзебезне үзебезгә таныткан шәхес ул.
Минем үзем эшләгән радио һәм телетапшыруларым бар. Фидан Гафаровны «Күзгә күз карашып» тапшыруыма да чакырган идем. Ул, гадәттә, андый тапшыруларга күп йөрмәде. «Килмәгән дә булыр идем, әмма, кая булуына карамастан, син әйткәч, киләм инде», – дип килеп кергәннәре хәтеремдә. Шул хәтле эч серләрен түкте ул тапшыруымда миңа. «Сорауларны сөйләми калырлык итеп бирмәдең. Бөтенесен дә сөйләп бетердем», – диде. Чөнки аның шәхси тормышында байтак вакыйгалар булды, кызы туды, үсте. Мин аңа «Минем алма кебек кызым бар» дип, бик матур җыр язып бирдем. Фидан Гафаровның үз язмышы хакындагы җыр ул. Без аның белән шуннан соң тагын да якынаеп киттек. Рәхмәт үзе генә белгән уйларын җырга салырга ышаныч белдергән өчен.

Фото: © Зифа Нагаева архивыннан
«БСТ» каналында «Вакыт куласасы» тапшыруына, минем иҗатымны зурларга, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Фән Вәлиәхмәтовлар килгән иде. Мин Фән турында әйтеп тормыйм инде. Без аның белән бер дулкында булып эшләдек. Ә Фидан Гафаров – ул минем еракта, хыялымда йөрткән Фидан Гафаров булды. Студент елларымда, спектакль беткәч, без аны, автограф алу өчен, театр янында сәгатьләр буе көтә торган идек. Аяк-куллар туңып бетә… Ә ул арткы ишектән чыгып кайтып китә. Чөнки халык аңа үтәргә дә мөмкинчелек бирми. Еллар үткәч, минем хыялларым тормышка ашар, шул кеше минем тапшыруларыма килер, дип кем уйлаган. Тапшыру барышында минем тарафка бик күп мактау сүзләре яңгырый. Әмма шулхәтле фәлсәфи, тирән әйткән беркем булмаган икән, дип уйлап утырам.
Фидан Гафаров белән Айсылу Заһретдинова оештыра торган теплоходларда озак еллар бергә эшләдек. Без аны саклап кына йөртә идек, чөнки аны халыктан аерып алмалы түгел иде. Шунда, алып баручы буларак, Фидан Гафаровны игълан итүнең миңа нинди бәхет булуын аңлатып кына булмый. Шушы еллар эчендә безнең арада, гади генә итеп, телефонны алып сөйләшә торган бер якынлык барлыкка килде. Бик якын дуслар белән бөтен вакыйга буенча да сөйләшәсең. Әйтик, шул ук Фән белән дә. Фән ул минем агаем урынына булды. Юк, Фидан белән белән бертуктаусыз шалтыратышу түгел иде безнең арада. Минем дә кыюлыгым җитмәс иде аны тик торганнан борчып торырга, ул үзе дә миңа карата шулай иде.
Аннан «Ватсап» аша открытка җибәрешүләр бар бит инде. «Әй, көне-төне җибәрәләр, аларга җавап биреп бетермәле түгел», – дип сөйләгәне бар. Ә шул открыткаларның күпчелеге миңа бәйрәмнәрдә Фидан Гафаровтан килеп төшә торган иде.
Мин дә Фиданга, аның феноменына кагылган кешемен бит, шуның белән бәхетлемен. Бу бит – зур вакыйга. Бу дәвернең мәңге тарихта кала торган кешесенә минем дә бәләкәй генә кагылышым булды бит дип, горурлык хисләремә яшьләрем тыелгысыз булып үрелеп, авыр кайгылы кичерешләрдә утырам.
Бик бөек шәхесне югалттык. Оҗмах бәхетледер шушы минутларда, чөнки анда Фидан булачак. Оҗмахта шундый шәхесләрнең сайрап торган сандугачлы урамнары булса, бүген анда тагын бер бөек сандугачыбыз урын алгандыр».
«Халык тарафыннан тыныч кына үткәрелгән бер генә спектакле дә, бер генә концерты да булмаган аның»
Журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Римзил Вәлиев:
«Фидан Гафаров сәхнәгә, актер буларак, мин Башкорт дәүләт университетының филология бүлегендә укып йөргән вакытларда күтәрелде. Университет белән Гафури театры якын бит инде. Ул һәр спектакльдә бик көчле геройларны уйный. Без – яшьләр – барлык спектакльләргә өерелеп йөрибез. Сәхнәдә андый ук популярлык, андый массакүләм мәхәббәт яулаган «йолдызлар» булмый. Элек юк иде, хәзер аеруча да юк инде. Ә алар Нурия Ирсаева белән ике «йолдыз» иде. Шулхәтле матур уйнадылар да, җырладылар да. Озак та үтмәде, Фидан Гафаров җырчы буларак та танылды, дисклары чыкты.
Аның белән шәхси тормышта күп йөрештек, дип әйтә алмыйм. Таныш идек, әлбәттә, бергә чараларда катнаша идек. Башкорт театры «йолдызлары»ның бик күпләре татар милләтеннән иде. Ә Фидан турында исә татар дип тә, башкорт дип тә әйтә торган түгел. Ул – Фидан Гафаров иде. Аны бөтен кеше – татарлар да, башкортлар да ярата иде. Аны аерып та булмый иде. Берүзе бер театр булды ул.
Популярлашкач, гастрольләр белән йөри башлады. Мәхәббәт темасын ачты. Аның репертуары әллә ни күп тә булмагандыр, бәлки, әмма ул төрле елларда төрле манералар белән башкарган һәр җыр кабул ителгән. Арада кысылып калган, халык тарафыннан тыныч кына үткәрелгән бер генә спектакле дә, бер генә концерты да булмаган аның. Аларның һәрберсе көчле алкышлар, ис китү, чәчкәләр!
Театрдагы җырларны башкару – үзе ул опера да, эстрада да түгел. Ул үзе – бер аерым сәнгать. Шушы жанрда Фидан Гафаров сәхнәнең патшасы булды. Аның башкаруындагы драматик рольне дә карау, җырларын да тыңлау өчен, театрга халык кырылып йөри иде.
Ул вакытта милли сәнгатьнең, эстраданың массакүләм булуы гадәти күренеш булды. Бу чорда спектакль-концертларга бармый калучы, гомумән, булмагандыр. Фидан исә татар-башкорт сәхнәсен тотты.
Фиданны берничек тә Башкортстан артисты дип кенә булмый. Россиянең теләсә кайсы почмагындагы татар-башкортның иң яраткан артисты иде ул. Ул күңелдә мәңге яшь булып калачак.
«Тормышта Фидан абыйның мине биттән дә үпкәне булмады»
Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова:
«Фидан абый кайчандыр үзе миңа: «Әйдә, бергә концерт куябыз», – дип тәкъдим иткән кеше. Мин моңа шул дәрәҗәдә шаккаткан һәм, әлбәттә, бик шатланган идем. Безнең танышуыбыз минем иҗат кичәмдә булды. Мин аны, әти-әниемнең иң яраткан җырчысы буларак, үземнең иҗат кичәмдә катнашырга чакырдым. Фидан абыйны иң якын кешеләремә күрсәтәсем килде. Шул концерттан соң, Фидан абый концертлар белән йөрергә тәкъдим итте. Мин ул вакытта ел саен, әле иҗат кичәсе, әле китапны тәкъдим итү чарасы, әле юбилей дип, концертлар куя торган идем. «Мин риза, ләкин сценарийны үзем язам», – дидем. Аның җырларын һәм үземнең шигырьләремне карадым да, «Мәхәббәт бураннары» дигән сценарий иҗат иттем. Гел мәхәббәт турында җырлаган җырчы белән башкача булмый да иде.
Бу концертларыбыз бик уңышлы килеп чыкты. «Йөриләр икән, алай икән, болай икән», – дип, әй сөйләделәр безне. Халык шыгрым була торган иде. Без эстрададагы иң күп халык җыючы артистлар булдык. Ул вакытларны бик сагынып искә алам.
Фидан абый – бик кызыклы, үзенчәлекле, юмор хисле кеше. Үзен беркайчан да эре итеп тотмады. Кая гына барсак та, миңа «вип-бүлмә»не бирә, ә үзе гади гримеркада киенә торган иде. «Син – хатын-кыз, син матурда булырга тиеш», – ди торган иде. Нинди зур артист була торып, үзенең хатын-кызга карата хөрмәтен белдерә иде. Булдыра аламы икән хәзерге артистлар үзләре белән эшли торган хатын-кызларга шул дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтүне?
Бергә эшләгән чагында безнең турыда төрле гайбәтләр күп йөрде. Безнең арада шундый сөйләшү булган иде: «Фидан абый, сәхнәдә минем белән нишләсәгез дә ярый. Ә тормышта – 1 метрдан ары якын киләсе түгел», – дидем. Фидан абый башта бу сүзләргә бик үпкәләгән иде. Соңыннан үтенечемне ачуланмыйча кабул итә башлады, күнекте. Нәрсә генә сөйләмәсеннәр, йөрәгемә кулымны куеп әйтәм: тормышта Фидан абыйның мине биттән дә үпкәне булмады. Саф, матур чәчкәгә караган кебек карады ул миңа. Хатын-кызны хөрмәт итә белгән артистлар, ир-атлар бик аз. Фидан абый андыйларга үрнәк.
Аны, бик күп хатын-кызлар яраткан, дип сөйлиләр бит инде. Чыннан да, Фидан абыйдан сөйкемлелек бөркелеп тора иде. Концерттан соң әбиләр, апаларның, бүлмәмә атылып кереп: «Кая Фидан?» – дип сораганнары истә. «Үз бүлмәсендә», – дигәч: «Ник, сез бер бүлмәдә түгелмени?» – диләр иде, сәхнәдәгегә ышанып. Миңа көнләшеп тә, ачу белән дә карыйлар иде. Менә шундый хатирәләр яңара…
Фидан абыйның тәмәке тартырга яратуын күпләр белә. Тәмәке тартып, лимонлап чәй эчеп, концертка әзерләнә иде. Ул һәрвакыт берничә сәгать алдан килә торган иде концертка, ә мин төбенә генә килеп җитәм. Бик төгәл кеше иде.
Без үзебез белән хәзерге артистлар сыман декорацияләр йөртмәдек. Буп-буш залга килеп чыкса да, Фидан абый үзенең аурасы белән залны тутыра торган иде.
Фидан абыйның вафаты турында хәбәрне Актаныштагы җиңгием әйтте. «Булмас, үзенә шалтырытыйм әле», – дип, телефонымны кулыма алдым. Фидан абый кичә элемтәдә булган, ә бүген кермәгән. Димәк, дөрестер, дип, тукталып калдым.
Фидан абый бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә матур итеп шалтыратып котлый, открыткалар, үзенең элекке фотоларын җибәрә иде. Әле соңгы тапкыр берничә ай элек шалтыраткан иде. «Мин Казанга киләм, очрашып сөйләшик, чәй эчеп утырырбыз», – диде. Кызын бик ярата иде. Аңа хәзер 14-15 яшьләрдер инде. Аның турында бик яратып сөйли иде. Улы Азамат белән бик горурлана иде. Фәридә апаны һәрвакытта да яратып сөйләде. Алар Фәридә апа белән бер-берсенә гел шалтыратышалар иде. Аларның шундый матур мөнәсәбәтенә соклана торган идем.

Фото: © социаль челтәрләр
Бергә концертлар куйганда, Фидан абыйның чирләп киткән чаклары була иде. «Аллам сакласын, гастрольләребез вакытында Фидан абыйга берәр нәрсә була күрмәсен», – дип, бик курка торган идем. Берсендә Фидан абыйга: «Фидан абый, чирли генә күрмәгез», – дигәч: «Сәхнәдә үлү – минем теләгем. Сәхнәдә үлү – минем өчен бәхет булачак», – диде ул миңа.
Минем Фидан абый уйнаган спектакльләрне караганым булмады. Ә Фидан абыйның уйнаганын бик тә каратасы килде. Мин аның «Бәхет хакы» спектаклен Уфага барып карадым һәм бик ошаттым. Камал театрына килгәч тә, елый-елый, шаккатып карадым.
Фидан абый – минем өчен бик зур шәхес һәм гомер буе шулай булып калачак. Сезгә сөйлим, ә үземнең елыйсым килә. Менә ичмасам чын кеше, чын шәхес, йөрәкне иркәли торган тавыш. Аллаһы Тәгаләнең миңа шундый артист белән эшләү мөмкинлеге, бәхете бирүенә шатланам.
Бүген бөтен гомерне киредән үткән кебек булдым. Безнең мөнәсбәтләр яхшы булды, Аллаһка шөкер. Әмма тагын да ныграк хөрмәтләп, яхшы сүзләр әйтәсем калган, дип уйлыйм. Матур сүз әйтү, яхшылык эшләүнең чиге юк. Барыбызга да исән чакта матур сүзләр генә әйтеп, ярый әле матур итеп яшәдек, дип әйтерлек булсын иде.
Намаз укыганнан соң, үлгән әтиемә, әбиемә, барлык туганнарыма «урыннарын оҗмахта кыл, гөнаһларын гафу ит» дип теләкләр телим. Берсүзсез Фидан абыйга да шулай теләрмен.
«Фидан Гафаровта халык мәхәббәтен яулар өчен бар сыйфатлар да бар иде»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина:
«Фидан Гафаров – күп сәхнә образлары тудырган, Башкортстанның да, Татарстанның да халык тарафыннан яратып кабул ителгән талантлы артисты. 1970 еллар башында минем Уфа сәнгать училищесында укып йөргән вакытларым. Шунда хәйран калырлык тамаша күрдем. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» спектаклендә Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева төп рольләрне – Заһир һәм Галия ролен башкарып, тамашачыларның хушын алырлык популярлыкка ирештеләр. Без – яшь кызлар – спектакль карау өчен театрга бардык. Бинага түгел, урамга үтеп кереп булмый. Билетлар юк! Халык бинаның ишекләрен, фойеның ишекләрен этеп җимерә. Аларны милиция дә тыя алмый. Без анда якын да бара алмадык.
Заһир белән Галия роле – җырлы рольләр. Фидан Гафаровның тавышы искиткеч җылы тембрлы, һәр йөрәккә барып ирешеп, эретерлек. Нурия Ирсаева белән икесе дә искиткеч чибәрләр. Шушы рольләре аларга зур уңыш китерде. Фидан Гафаров җырчы буларак та популярлашып китте. Аның башкаруындагы «Кышкы романс» үзе генә дә ни тора!
Актерлык осталыгы, җылы күкрәк тембрлы җырчы буларак та, мәхәббәт гәүдәле, романтик рухтагы чибәр ир-егет буларак та, ул гомеренең соңгы чигенә кадәр тамашачының иң яраткан артисты булып кала алды.
Халык ихлас, матур, җылы йөрәкле, күңеле бай булган артистларны ярата. Әллә нинди оста уйнап та, җырлап та, эче буш, тышы салкын артистны кабул итми. Ә Фидан Гафаровта халык мәхәббәтен яулар өчен бар сыйфатлар да бар иде. Андый артистлар еш тумый шул. Алар – театр өчен дә бүләк. Андый талант – халыкның байлыгы ул».
«Фидан абый иҗаты миңа бик кадерле»
Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева:
«Без балачактан Фидан абый җырларын тыңлап үстек. Аның җырларын минем әтием дә башкара иде. Шуңа да Фидан абыйның иҗаты миңа бик тә кадерле. Үзем дә аның белән шәхсән таныш идем. Аралашканыбыз булды. Бик ачык, сөйләшергә ярата торган кеше буларак хәтерлим мин аны. Бик бәхетлемен аның белән концертларда катнашуыма, аралашуыбызга. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын».
«Башкортстан гына түгел, Татарстан халкының да күңелендә зур эз калдырган шәхес»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сиринә Латыйпова:
«Фидан Гафаровның арабыздан китүе бик кызганыч. 77 яшь әле күп түгел, бигрәк тә иҗат кешесе өчен…
Фидан Гафаров – Башкортстан гына түгел, Татарстан халкының да күңелендә зур эз калдырган, ихластан эз калдырган кеше. Аның ул спектакльләрдә уйнавы, самимилеге… Мин аның Нурия Ирсаева белән дуэтын бик яхшы хәтерлим. Җырлап уйнаучы артистлар күп түгел. Алар Башкортстанда икесе генә иде. Ә безнең театр тарихында җырлап уйнаучы артистларыбыз юк сыман. «Галиябану» спектакленнән өзекләрне минем язмаларда һәм радио фондында булган спектакльдән тыңлаганым бар. Бер танышларыбыз Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаеваның икесенең җырлаган матур күренешләрне магнитофонга яздырып алганнар. Алар тыңлатканнар иде.
«Татарстан радиосы»на килгәндә, бездә аның язмалары байтак. Безне аны Башкортстан артисты итеп аермыйча, иртәнге һәм кичке концертларда бирә идек. «Бүләккә җыр» тапшыруында да Фидан Гафаров башкаруында җырлар сорыйлар иде. Казанга гастрольләргә килгәч, ул һәрвакыт безгә кунакка керә иде. Елмаеп килеп керә, үзендә бер бөртек ясалмалык юк... Фидан нинди, кешегә һәрвакыт шул ягы белән тәэсир итә иде. Иҗаты, тормышы турында сөйләшеп, хәл-әхвәлләрне белешеп тордык. Һәрвакытта да якты хатирәләр калдырып китә иде. Аның кабатланмас иҗаты татар-башкорт халкы күңелендә озак еллар сакланыр. Аның ниндидер бер серле аһәң белән җырлавы йөрәккә, күңелгә тәэсир итә. Андый җырчылар юк дәрәҗәсендә».
- Фидан Сафа улы Гафаров 1947 елның 12 октябрендә Дүртөйле районында Яңа Уртай авылында туган. 1965 елда Уфа сәнгать училищесының театр бүлегенә укырга керә, И.Х. Йомаголов курсын тәмамлый. Диплом алып 2 ел үткәч, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры труппасына эшкә керә. Анда аңа Әнгам Атнабаевның «Мәхәббәт җыры» драмасындагы Илһам ролен тәкъдим итәләр. Театрда хезмәт иткән елларында Башкортстан театр сәнгате хәзинәсенә кергән күп кенә рольләрне башкара. Соңрак эстрада артисты буларак та популярлаша.
- 1972 елда Башкортстанның атказанган, 1980 елда Башкортстанның халык артисты, 1984 елда Россиянең халык артисты, 1994 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. Фидан Гафаров Салават Юлаев ордены иясе, Халыклар Дуслыгы Ордены кавалеры, иясе, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины.
Фидан Сафа улы Гафаровның балалары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Барысына да күркәм сабырлыклар телибез. Фидан аганың урыны оҗмахта булсын!