Бер айда һәлак булган игезәк хәрбиләр язмышы: «Мин туганым янында булырга тиеш...»
Узды, 2 атна узып та китте... Әй, ул санаулы көннәрне әйтмә инде син аны... Фәниснең кадерендә, ышыгында яшәү, кем әйтмешли, кече телләренә дә йокмаган төсле. Гүя ай күрде, кояш алды.

Балтач районының Яңа Салавыч авылы егете Фәнис Фәйзрахмановның махсус хәрби операциядән газизләре янына соңгы кайтуы булган шул ул. Сентябрь иде. Очып кайтты, Римасына сюрприз ясавы иде. Рима Ершова ул көннәрне бик сагынып искә ала. Сагынмаслык та түгел икән шул: Фәнисе кадер-хөрмәтне өеп кинәндерә белгән.
«Машина аласым килә»
Ялга җибәрүләре төгәл билгеле булмаганлыктан, Фәнис абый Рима апага августта: «Ташкентка үзең генә барып кайт, әлегә безне алгы сафка кертәләр», – дип әйткән була. Шунлыктан май аеннан ук кичектерелеп килгән сәфәргә Рима апа ялгызы юл ала, ә 10 сентябрьдә Казан аэропортына килеп төшкәч, ни күзе белән күрсен: балалары белән бергә үзен каршыларга Фәнисе дә килеп җиткән.

Фото: ©
2 атна кочагы ябылып та тормады төсле Фәниснең: балалары, оныклары – бәләкәч бәхет төенчекләрен үпте-кочты, хәер, үзе дә өйдәгеләренең мәхәббәтенә баш-аягы белән чумды төсле. Ә янә киткәндә... «Аннан кайтып булмас инде, мөгаен...» – шул да булдымы сүз?! Фәниснең күңеле сизгән булган шул. Бармыйча калып булса, хуп та соң, әҗәлең тартса, калырсың, бар...
Әле дә ярый, киткәнче, күңеле теләгәнен эшләп калган. Әле яз көне генә машинасын саткан булса да, яңа машинада йөреп карыйсы килгән бит, күр әле син аны! Тәки морадына ирешкән: 2 атна рәхәтләнеп җилдергән яңа тимер атында. Башта бу хыялы сәер тоелса да, Римасы каршы килмәгән инде. Үкенечкә калганчы, дигәндер...
Рима апа бу хакта бик канатланып сөйләде миңа.
«Минем машина аласым килә», – ди бу. «Әле генә саттык бит, бөтенләйгә кайткач алырсың әле», – дим моңа. Башыма шул арада кыш киләсе, машинаның түбәсеннән кар төшерү кебек уйлар йөгерде. Ә кызым Фәниснең теләгенә каршы килмәскә киңәш итте. Барып машина алдык, аның сөенгәнен күрсәң ул машинага! «Гел шундый машина турында хыялландым, сиңа ошыймы», – дия-дия мәш килде инде. Киткәнче 2 атна рәхәтләнеп йөрде.
«Аннан кайтып булмас инде...»
Соңгы киткәнендә булган инде, булган сәерлекләре. Ник моңарчы телефонында сакланган видеолар исенә төшкән? Киткәнче, беркөнне «я телефонны югалтырмын, күчереп куйыйм әле видеоларны» дип, бөтен видеосын ноутбукка яздырган бит. «Рима, мин киткәч, карарсың», – дигән булган. Тукта, нишләп алай дигән соң әле ул?! Соңрак, бөтенләйгә кайткач, бергә карап утырган булырлар иде әле...
Ә «аннан кайтып булмас инде...» дигәне – бөтенләй күңелне актарып чыгара. Римасына әйтмәгән ул аны – йөрәген чәрдәкләргә курыккан, күрәсең... Ә кемнәр беләндер бүлешәсе килгән йөрәк түрендәге шөбһәләрен. Бер чыккан сүз бит ул пырдымсыз: һаман бер телдән икенче телгә йөрисе генә килеп тора аның. Ул сүзне Рима апага соңрак еш ишетергә туры килгән. Ә үзе бит киткәнче: «Кайтсам, ярты ел эшләмим, ял итәсе килә, Сочиларга барырбыз, яме», – дип тә әйткән түгелме соң?! «Акча бар бит, 2 ел эшләмәсәң дә, сүзем юк», – дип, Римасы да күңелен үстергән. Хыялсыз кеше – канатсыз кош, дигән кебек, күңелендә үлем дигән уй белән янәшә хыялларга да урын табылган әле, димәк...
Тик әллә нинди боек хыяллар булгандыр ул. Әнә бит, гадәттә, үзен озатканда, тәрәзәне аска кадәр ачып бетереп, озаклап кул болгаса, бу юлы әз генә төшереп, кулын чыгарып хушлашкан да күтәреп тә куйган тәрәзәне. Фәнис кузгалып киткән, ә Рима апа ул киткән юлдан күзен алмый озак кына карап торган... Ул чыдаган йөрәккә рәхмәт! Рима апаның йөрәген әйтәм: меңләгән кисәкләргә телгәләнгән мизгелләр бит бу. Сизгер йөрәкне алдап булмый инде. «Шушы соңгы кайтканында уйчан икәнен сиздем аның. Мин аны күреп тә туймадым бу соңгы кайтканында», – дип сөйли Рима апа.
Ничек туясың, ди, гомер буена үзеннән туйдырмаслык, биздермәслек кешегә охшаган бит ул Фәнис абый. Рима ападан бергә төшкән фотосурәтләрен сорыйм – җибәрде. Йөзе, күзләре тулы наз, нур кебек тоелды миңа Фәнис абыйның. Кемнәрдер үз балаларына, оныкларына да чын ата, бабай назы күрсәтә алмаганны, ул бит кеше балаларына да үлепләр киткән. Шундый олы йөрәкле булмаса, үзенә кияүгә чыккан Рима апаның балаларының күңел йозагына ачкыч таба алыр идеме икән ул?! Рима апа кадерлесенең балалары белән гөр-гөр килешеп яши белүен сөйләгәндә, үзәкләрне өтеп-өтеп ала бит. Ә балалар?! Сабый күңелен алдап була, ди мени: сизә алар ихласлыкны да, ясалмалыкны да. Инде берничә ай «бабай кая» дип юксынып йөрүләре тикмәгә түгел лә!

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан
Ә Рима апаның күңелен яулый белүен әйт син! Яңадан кияүгә чыгуны кырт кисеп барган хатын-кыз бит ул!
Мин үзем Ташкенттан Яшел Үзәнгә күчендем, аннары Балтачның Норма авылына кайтып урнаштым. Фәнис белән 2006 ел азагында райпода таныштык. Безнең кибеттә эшләде ул. Шуннан уртак тормыш башларга тәкъдим итте. Беренче никахтан 8нче һәм 6 нчы класларда укучы 2 балам бар иде. Мин балалар кечкенә чакта ук ялгыз калдым, алар үскәнче, беркемгә кияүгә чыкмыйм, дигән идем – сүземдә тордым. Ә монда инде балалар үскән иде, Фәнис күңелемне яулады, шулай бергә тормыш корып җибәрдек. 2007 елда Казанга китеп, анда торак-хуҗалык системасында эшләдек.
Беләсезме, Фәнис балаларымны үзенекедәй яратты. Балалар да бик елышты аңа. Еллар узды, оныклар туа башлады, аларга үлеп китә иде. Оныклар Фәнисне миңа караганда да күбрәк ярата иде шикелле. Өчәү алар безнең. Динарага – 14, Златага – 5, иң кечкенәсе Әмиргә – 4 яшь. Әле дә «бабай кая» дип йөриләр, бик юксыналар, – дип көрсенеп куйды.
Әллә үзеннән олырак хатынга өйләнүе сүз куеруга азык булмаганмы?! Булган, әле ничек кенә?! Фәнис колакларын кеше сүзе өчен ябык тота белгән, ник шунда чәйнәп бетермиләр. Рима апа аны шуңа да: «Фәнис шикелле кеше юк дөньяда, ул – чын ир-ат», – ди икән инде. 2018 елда үзендә онкология табылгач та, Фәнис абый аңа алтын багана булган. «Бакчада минем янга килеп чүп утый, мин су сипсәм, икенче лейканы алып су сибә. Бар эшне бергә эшләдек», – ди бит.
«Кая барганыңны уйлыйсыңмы, Рәнис?»
Махсус хәрби операция башлангач, Фәнис Фәйзрахманов мобилизацияләнеп, беренче көненнән үк Украина якларына китә. Күп тә үтми, декабрьдә тәне пешеп, госпитальдә дәваланган, аннары 1 айга өйгә кайткан. Шул вакытта әтиләре Фарух абыйда яман шеш табылган. Мәкерле чир аның гомерен кыл өстендә тоткан, яман шеш белән көрәшкә инде санаулы гына вакыт калган булып чыга. Әтиләре соңгы көннәрен Фәниснең игезәге Рәнис тәрбиясендә өйдә үткәргән. Фәниснең чираттагы ялга кайтканын гына көтеп торган, диярсең, ул кайткач, Фарух абый вафат була. Әтисен җирләп, чардуган ясап, Фәнис янә хәрби бурычын үтәү җиренә кузгала.
Юк, ялгызы түгел, бер карында бергә үскән игезәге дә туганы эзеннән атлый. «Мин туганым янында булырга тиеш...» – дигән бит апаларына. Фәниснең: «Кая барганыңны уйлыйсыңмы, Рәнис?» – дип, ачулануына да карамаган. «Мин монда калмыйм, барам», – дип, контракт белән киткән. Ә бит ул армиядән кайткач, колхозга кереп, гомерен авылга багышлаган кеше иде. Авыл халкы өчен бик ярдәмчел булып, берәүнең дә гозерен кире какмаган. Гаилә бәхете генә кыска булган шул Рәниснең: хатыны белән балалары бәләкәй чакта ук аерылышсалар да, апалары аның улын бик яратып яшәгәнен әйтә.
Иң якын кардәше, үзенең яртысы читтә булгач, әллә кан тарткан, әллә әҗәлен эзләп китә Рәнис... Әй, бахырлар, бичаракайлар... Тукта, нигә бичара булсын, ди, алар?! Туган иле хакына, җилкәннәрен җилдә сынар өчен, ирекле кош хисен арканлап куеп, безне сакларга, тынычлык, иминлек өчен көрәшергә киткән кешеләр мескен була, ди мени?! Өйгә, гаиләң янына ашкынуның ләззәте үзе ни тора! Тик 2024 елгы сентябрь ялы Фәнис өчен соңгысы була шул. Хәер, ул көз – егетләрнең икесе өчен дә азаккысы...
«Фәнис инде бүтән юк»...
«Тегендә» кабаттан киткәч, алгы сызыкка кергәнче, 1 октябрьдә сәгать 6нчы яртыда шалтырата Фәнис: «Кереп китәм, Рима, Гүзәлгә дә шалтыратып, догаларыңны укы, дип әйтәм». Рима апаның кызы Гүзәлнең догаларны күп укыганын белгәнгә әйтүе икән. Гел догада, изге теләктә булалар инде – Фәнисләре генә исән-сау чыксын!
Фәнисем утка кергән саен, үзем дә гел сәдака биреп тордым. Алар бит анда берсе чыгып, икенчесе керә. 2 октябрьдә «Кеша» кушаматлы иптәшеннән «Фәнисне күрдеңме» дип сорап язган идем. «Рима, мин яралы», – диде дә, башка бер сүз язмады. Менә шул көнне Фәнисне 2 тапкыр килеп дрон бәргән икән, – ди Рима апа.
Каһәр суккан дрон, диген. Хатын-кызның ялкынлы йөрәге әле яман хәбәр килгәнче үк дөп-дөп тибә башлый, пошаманга төшә. Сизгер күңелле Рима апа ялгышмаган булып чыга.
Бер яктан бер якка йөрим, беркем белән сөйләшәсем килми, эчем поша, тамактан ризык та үтми. Шунда кул телефонга тиеп китеп, күз «Телеграм»да килгән хатка төште: «Фәнис инде бүтән юк»... Аннары калганын хәтерләмим дә. Дус кызлар «ашыгыч ярдәм» чакыртып, өйгә кергәч кенә аңыма килдем, – дип авыр сулап искә алды Рима апа кара кайгы китергән ул көнне.
Дус кайгыда сынала: Фәнис белән Рәниснең дуслардан бәхете булган, диясе килә. Әнә бит гәүдәсен алып кайтуда ниндидер тоткарлыклар килеп чыккач та, тракторист дуслары үзләре алып кайтырга тәвәккәлләгән дә, башкарып та чыккан. Рима апа рәхмәтләрен әйтеп туя алмый.
Рәлиф белән Фидәил шалтыратып, үзебез алып кайтабыз, дип ышандырдылар, тәки алып кайттылар. Бер тиен акча да алмадылар. Шулай алып кайтып җирләдек Фәнисне. Әниләре янында урын бар иде, шунда янәшә күмдек.
Классташлары алтын. Хәтта Фәниснең гәүдәсе кайтканчы чардуган ясатып куйганнар иде. Әле ул нәкъ әнисенеке төсле булган, әйтерсең, сөйләшеп куелган, әнисенең чардуган белән ташын әле күптән түгел генә яңарткан идек.
«Мин, Рима, әни шикелле 45 яшьтә китәм»
Фәнисне җирләр өчен, командир аркылы игезәге Рәнисне чакыртып алып кайткан Рима. Ничек чакыртмыйсың инде? Бербөтеннең яртысы кителде бит... Иң якын кардәшен югалтты Рәнис. Болай да авыр, михнәт кайнап торган җирдән тагын да авыррак җиргә – туганын җирләргә зиратка кайтты. Фәнисне җирләп киткән иде генә, туганын югалтудан әле айнып та җитмәгән көннәрнең берсендә үзе дә корбан булды.
Менә шулай, моннан 45 ел элек бер көнне якты дөньяга аваз салган булсалар, ни кызганыч, чит җирдә каннары түгелеп, соңгы сулышлары да якынча бер тирә игезәкләрнең: 2 октябрьдә Фәниснең гомере өзелде, 24 октябрьдә Рәнис һәлак булды. Газиз җаннар бер-берсеннән башка аерым яши алмаган. Әллә инде балакайларын үзе дә 45 яшендә дөнья куйган әниләре чакырганмы?
Ә Фәнис бу хакта элегрәк алдан күреп әйткән дә булган бит. Бу ни бу? Тагын сизенүме? Римасы бит аның Казанда торганда әйткән сүзләрен мәңге онытасы юк.
«Мин, Рима, әни шикелле 45 яшьтә китәм», – дия иде. Мин аны болай гына әйтә дип йөрдем. Ә ул рас килде. Минем ишеткәнем бар иде: янәсе, әниләренә, бәбәйләгәч, 2 баласы да сугышта үлеп кайтасын ниндидер күрә белүче әйткән булган. Әниләре кайгырып, моны армия дип белеп, уллары хәрби хезмәткә киткәч, шул хәсрәттән авыруга сабышып, 45 яшендә үлә. Фәнис белән Рәнис тә шулай. Аларның язмышлары менә шундый...
Фәнис, киткәндә: «Гүзәл, Риманы ташлама, яме», – дигән»
Рима апа өчен ир хакы, туган хакы – бик югары хисләр. Фәнисенең генә түгел, туганы Рәниснең дә җирләү, өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү мәшәкатьләрен үз өстенә алыр идеме ул? «Ул – иремнең игезәге, үзем үткәрәм», – дип әйтеп куйган.
Әле дә ярый, якын дусты бар икән дип, күңелгә җылы керде. Күршесендәге Гүзәл апа – Рима апаның кара пәрдәсен бераз булса да ачарга ярдәм итеп яши, һәр эштә – уң кулы. Фәнис киткәндә дә, үзен уйлаудан бигрәк, Римасын кайгырткан түгелме соң? «Гүзәл, Риманы ташлама, яме», – дип сораган бит. «Гүзәл – терәгем», – ди Рима апа. Соң әле үзе Фәнис абыйның өчесен уздырганда, ачы хәсрәттән тораташ катып утырганда да, Гүзәле бөтен өстәлне үзе хәстәрләве дә шул чын терәк булырдай кешеләр эше бит инде. Шундыйларны гына «җан дустым» дип атап була. Аның бит синең алда йомры телен ясмакландырган булып, бик җаһилләнеп, ә синең артыңда хөсетлегенә чыдаша алмыйча йөрүчеләре дә җитәрлек. Рима апа тормышында да булган алар. Андый «дуслар»дан җилләр иссә дә, үкенечле булмас.
Гүзәл апаның үзе белән сөйләшкәндә дә, Фәниснең ягымлылыгын телгә алды. «Йөзеннән нур бөркелеп тора иде», –ди. Әйтәм бит, фотосурәтен күрүгә, күңелемә килгән беренче тәэсирем дә шул булды. «Киң күңелле, ярдәмчел, нинди генә эш килеп чыкса да, һәрвакыт булышырга әзер торды. Римага беркайчан авыр сүз әйтмәде ул. Сарайда чебиләр үстерүме, бакча эшләреме – гел Рима янәшәсендә йөрде. Урыны оҗмахта булсын! Римага Ходай Тәгалә сабырлыклар бирсен!» – дигән теләктә күршесе.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан
«Ул – безнең өчен чын герой!»
Фәнис абый гомер җебен Рима апаныкы белән тоташтырырга карар иткәч, аның 14 яшьлек үсмер кызы белән дә уртак тел тапкан. Беренче чиратта, хатын-кызга ихтирам күрсәтә белүе белән ул бала күңелен дә яулаган, минемчә.
Шушы 18 ел эчендә үзен ягымлы, мәрхәмәтле, йомшак, тыйнак кеше итеп күрсәтте. Әнине бик санлады, ярдәмчесе булды. Әнигә операциядән соң авыр әйбер күтәрергә, көч куярга ярамагач, камырга кадәр үзе баса иде. Барыбызга да булышты. Безнең балалар өчен чын бабай булды ул. Әрәм булды. Кыска гомерле булган инде... – дип авыр сулап куйды Гүзәл.
Рима апаның килене Ләйсән дә җөпләде Гүзәлнең сүзләрен. «Ул – безнең өчен чын герой! Яратабыз һәм яратачакбыз, аның турында хәтер мәңгегә сакланачак», – ди.
Ихлас, чын сөю ул читтән дә бик яхшы күренә. Әнә Фәнис абыйның хезмәттәшенең хатыны Гөлнур да Фәниснең Римасына олы мәхәббәт белән яши белүен әйтергә ашыкты.
Зур хәрефтән Кеше дип язарлык, олы йөрәкле, якты күңелле кеше ул. Аның бер генә начар сыйфаты да юк кебек. Иремнең тормышында шундый кеше очравына бик рәхмәтлемен. Фәнис абый белән икесе миңа үрнәк иделәр алар. Күзләрендә бер-берсенә мәхәббәт очкыннары сирпелеп торды аларның. Соклана идем мин аларга. Күз тимәсен дип кенә йөри идем. Мин аны Раятка да: «Рима апа белән Фәнис абый – мәхәббәтне саклап, кадерләп яши белүчеләр», – дип әйтә идем», – диде.
Фәнис белән Рәниснең якын туганнары – Рәмзия һәм Кәүсәрия апалар егетләрнең туганлыкның кадерен белүен, кешелеклелеген үзәккә куя. «Әти-әниләре дә шулай тәрбияләде аларны, әти-әнисен иртә югалту аларга авыр булса да, үз юлларын таба белделәр. Без алар белән бик горурланабыз!» – дип уртаклаштылар.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан
Мәңге төзәлмәс йөрәк җәрәхәтенә мәңгелек хәтер аз гына булса да рәхәтлек өрә төсле. Әнә бит әле, Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан Салавыч авылы мәктәбендә Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановларга мемориаль такта ачканнар. Яңа Салавычта бертуган Фәйзрахмановлар урамы ачылуы да мөмкин икән. Болар хакында сагыш, әрнү катыш горурлык белән сөйли Рима апа. «Бик юксынабыз, сагынабыз, әйтеп бетергесез әйбәт кеше иде. Төштә дә мине кайгыртып, «бу сиңа кирәк булыр» дип, гел миңа нәрсәдер бирә бит ул», – ди.
«Безнең Фәйзрахмановлар ил өчен яу кырында батырларча һәлак булдылар!» – дип нәсел дәвамчылары да буыннан буынга сөйләрлек булыр әле. Зиратта да батырларның каберләреннән кеше өзелмәс, иншаллаһ. Андагы һәр агач яфрагы да: «Геройларга мәңгелек дан!» – дип пышылдап чакырып торыр...