Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Дулат-Алеев: Татарның элитар профессиональ музыкасы Казан ханлыгы алынгач юкка чыккан

Татар халкының этник музыкасы башка төрки халыклар форматында була алмый. Аның нинди форматта булырга тиешлеген генә күзалларга мөмкин. Әмма без аны булдара алачакбызмы – монысы бик бәхәсле. "Интертат" электрон газетасы журналист Рузилә Мөхәммәтованың бу уңайдан язылган мәкаләләрен бастыруны дәвам итә.

news_top_970_100
Вадим Дулат-Алеев: Татарның элитар профессиональ музыкасы Казан ханлыгы алынгач юкка чыккан

Татар халкында этномузыка беркайчан да зур үсештә булмаячак. "Интертат" электрон газетасында бу темага багышлап, мәкаләләр сериясен башлаган иде. Бер мәкаләдә сүз фольклорчы галим Геннадий Макаровка, икенчесендә - Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәровага бирелде. Бүген дәвам итәбез.

Кайбер халыкларда этномузыка үсеш алган, кайберләрендә – әйтик, бездә, татарларда зур үсештә түгел. Ни өчен? 

Бу сорауны Казан консерваториясе профессоры, сәнгать белеме докторы, "Татарская музыкальная литература" дәреслеге авторы һәм Н.Җиһанов исемендәге "Мирас" I татар музыкасы фестивале арт-директоры Вадим Дулат-Алеевка бирдем.

*** 

Вадим Дулат-Алеев: Беренчедән, безнең тарихи вазгыятебез гадәти түгел. Күп кенә халыкларның традицияләре өзелмәгән, ничек барган – шулай бара биргән, үз җае белән генә үзгәрешләр кичергән, кайсыдыр эреп югалган. Ә татар тарихы – өзелгән тарих. Беренче хәлиткеч өзеклек Казан ханлыгы алыну белән бәйле. Ул татар халкының тарихи вазгыяте үзгәрүгә китергән. Без монда җәмгыятьнең югары катлавы белән бәйле профессиональ элита мәдәниятен күздә тотабыз.

Казан ханлыгы чорындагы сарай мәдәнияте бик күп профессиональ жанрларны берләштергән. Ул вакыттагы музыка ноталарда язылмаса да, без аның барлыгын беләбез. Мөселман дәүләте булган Казан ханлыгының мәдәни тормышын Урта Азия, Төркия, Гарәп илләре аша да күзалларга була. Чөнки багланышлар булган.

Сарай мәдәниятенең берничә мисалы. Беренчедән, сарай музыкантларын балачактан ук өйрәтеп үстергәннәр. Бер үк кеше үзе музыкант, үзе шагыйрь һәм үзе үк башкаручы да булган. Музыкантлар Якын Көнчыгышта, Урта Азиядә укыганнар.

Суфи музыкаль культурасы да киң таралган. Ул бик катлаулы һәм гаҗәеп матур сәнгать. Алар зур барабаннарда уйнаганнар. Әкренләп ул югалган. Әмма без аларның булганлыгын беләбез.

Хәрби татар музыкасын кемнең ишеткәне бар? Ә ул булган. Бик көчле тәэсир калдырган диләр. Аны уйный алырлык уен кораллары да булган. Без хәрби музыка дигәндә Салих Сәйдәшевнең “Совет армиясе маршы”н гына беләбез. Аңа әле йөз ел да юк. Алдарак нинди хәрби музыка булганын белмибез.

Казан ханлыгы алынгач, элитар профессиональ музыка юкка чыккан. 

Традицияләрне аяктан еккан икенче әйбер – революция. Бу беренче чиратта җәмгыятьнең гаять зур өлешен алып торган диннән баш тартуга бәйле. Татарларда традицияләр ислам мәдәнияте белән бәйле. Һәм шулар бөтенесе юкка чыгарылган. Татар мәдәниятендәге мөнәҗәтләр, көйләп укулар өйләрдә кич утыру дәрәҗәсендә генә сакланып калган. Ислам мәдәниятеннән баш тарту – традицияләр югалуның икенче сәбәбе шушы.

Проблемалар һәм перспективалар

Мин бер генә юлны күрәм – традицион музыкаль инструментларда башкару культурасын булдыру һәм ансамбльләрне яңарту юлын.

Беренче чиратта музыка уен коралларын яңартудан башларга кирәк дип саныйм. Аларның булуы фактлар белән расланган - рәсемнәре, тасвирламалары, аналоглары бар. Бездә, мәсәлән, думбыра, курай яки тимер кубыз булган. Әмма уен коралыннан бренд ясау юлыннан китергә ярамый. Без бары тик татарлар гына уйнаган музыка уен коралын таба алмаячакбыз. Кемдәдер - курай, кемдәдер - думбыра. Ә бездә бөтенесе дә бар. Безнең дәүләтебез булган һәм без регион өчен мәдәни үзәк булганбыз. Ә үзәкнең регион өчен ничек эшләвен күз алдына китереп карагыз. Бирегә иң көчле профессионаллар агылган, биредә иң алдынгы формалар булган.

Бер музыкаль инструментка яки фольклор юнәлешенә түгел, үсеш линиясенә басым ясарга кирәк. Безгә традицион уен коралларының профессиональ уенын торгызырга кирәк.

Казан ханлыгында оркестрлар булган - Тынлы оркестрлар, Кыллы оркестрлар. Күп төрле бәрмә уен кораллары булган - алар ансамбльләргә берләшкәннәр. Сүз сарай ансамбльләре, хәрби оркестрлар турында бара. Шуңа күрә безгә традицион уен коралларын бергә җыярга кирәк дип саныйм - алар җилпәзә кебек ачылырга тиешләр.

Бәлки, шул уен коралларының музеен ачаргадыр. Традицион музыка уен коралларының кечерәк кенә музее. Бу статусны күтәрер иде. Ул бүгенге тормышыбыз өчен бер мәдәни-тарихи күренеш булып китәр иде.

Музыка коралларын туплый алсак, бу беренче этапны үтүебез. Алга таба – ул музыка коралларының яңгырашы.

Музей булса, анда лекцияләр семинарлар, балалар концертлары булыр иде. Балалар традицион музыканы ошатсалар, мәсьәлә хәл ителгән була. Музей янында остаханәсе, белем бирү мәйданнары булыр иде. Аның тирәсендә коллективлар барлыкка киләчәк. Алар арасында конкуренция башлана. Алар тамашачы өчен ярыша башлыйлар. Иҗади экспериментлар була. Композиторларыбыз активлаша. Әлегә мин Радик Сәлимов иҗатын гына күрсәтә алам. Динә Гарипова белән нинди көчле композиция ясады бит ул. Музыка коралларында үзе уйнады. Бу – чын татар этномузыкасы.

Менә шул чакта татар инструменталь этномузыкасында өзелгән традицияләр ялгана дигән шанс бар. Без регионда этномузыканың сәнгати тенденцияләренең авангардында булырга тиеш. Элек ничек булган – шулай. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100