Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнзилә Җәүһәрова: Татарда этномузыканың үсмәве профессиональ сәнгатьнең нык үсүенә бәйле

Татар халкының этник музыкасы башка төрки халыклар форматында була алмый. Аның нинди форматта булырга тиешлеген генә күзалларга мөмкин. Әмма без аны булдыра алачакбызмы – монысы бик бәхәсле. "Интертат" электрон газетасы журналист Рузилә Мөхәммәтованың бу уңайдан язылган мәкаләләрен бастыруны дәвам итә.

news_top_970_100
Фәнзилә Җәүһәрова: Татарда этномузыканың үсмәве профессиональ сәнгатьнең нык үсүенә бәйле

Татар халкында этномузыка беркайчан да зур үсештә булмаячак. Узган атнада "Интертат" электрон газетасында чыккан мәкаләдә без бу хакта сүзне башладык инде. Бүген дәвам итәбез.

Без совет илендә формалашкан псевдофольклордан ары китә алмаячакбыз. Чөнки татарның этник музыкасы башка кардәш төрки халыкларыныкы кебек була алмый. Бу шәхсән минем фикер. 

Кайбер халыкларда этномузыка үсеш алган, кайберләрендә – әйтик, бездә, татарларда зур үсештә түгел. Ни өчен? 

Мин бу сорау белән үзем хөрмәт иткән галимнәргә мөрәҗәгать иттем. Узган атнадагы мәкаләдә урын фольклорчы-галим Геннадий Макаров фикерләренә бирелде. Бүген Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова фикерләрен тәкъдим итәбез.



***

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова этник музыканың икенче планда калуын профессиональ сәнгатьнең югары булуына бәйләп карый. Татар халык музыкасы 100 ел элек профессиональләштерелә башлаган.

- Татар музыка сәнгатен халык музыка сәнгатенә мөнәсәбәтле карыйбыз икән, Антон Эйхенвальдның ХХ гасырның егерменче елларында ук татар авылларыннан җыеп алынган әсәрләрне оркестровкалар эшләп, оркестр концертларында чыгаруын атарга кирәк - бу инде  халык музыкасын профессиональ сәнгатькә күтәрү дигән сүз. Парижда һәм Франциянең берничә шәһәрендә 1926 елда Антон Эйхенвальд көнчыгыш материаллардан концертлар бирә. Анда татар музыкасы да була.

1939 елда Александр Ключаревлар этно нигезендә югары профессиональ әсәрләр иҗат итә. Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин кебек композиторлар иҗаты асылында халык көйләре ята. Ләкин алар - профессиональ эшкәртү.

Бүген халыкчан башкаруны сәхнәгә менгерүнең төрле формалары бар. Бездә татар музыка сәнгате, профессиональ сәнгать шактый югары - төп сәбәп шул. Безнең халык музыкасына нигезләнгән симфоник әсәрләребез, балет, операларыбыз да бар. Европа стилендә иҗат итеп, халык көйләрен яңа баскычка күтәргән Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов иҗаты бар. Алар шактый күп. Ул композиторларыбызның әзерлегеннән, аларның дөнья классикасыннан да, музыка юнәлешләреннән хәбәрдар булуларыннан тора. Без бүген Эльмир Низамовны этномузыка иҗат итми дип берничек тә әйтә алмыйбыз. Шул вакытта музыка уен кораллары оркестрларыбыз да бар. Әйтик, La Primavera оркестрын татар көен уйнамый дип, Татарстан Дәүләт симфоник оркестрын да татарча бөтенләй уйнамый дип әйтә алмыйбыз...

Әйе, Тыва белән чагыштырабыз икән, анда этностильдә эшләүче үзенчәлекле яшьләр музыкаль төркемнәре үсеш алган. Алар арасында рок-төркемнәр дә бар. Ләкин алар асылда рок манерасын алалар да, аңа этноны утырталар. 

Әйтик, ДДТ төркемен алабыз икән, төркем үз концертларында рус этномузыкасын куллана. Формасын рокны ала да, саксофон яки башка уен кораллары белән халык көен чыгара да, форма бирә. Бу процесслар бездә бераз торгынлык чорын кичерә дип исәплим. Бәлки, бу безнең консерваториябез булуга бәйледер. Һәм ул безнең сөенечебез дә.

"Проблемалар да бар..."

1. Консерваториянең төп максаты - профессионалларны әзерләү. Аның укыту системасы Европа системасына утыртылган. Ләкин шул ук вакытта, бәлки, шул уку процессларында, шул ук Казан мәдәният институтында халык музыкасына, халыкның үзенең ничек башкаруына бәйле курслар азрактыр.

2. Этнофестивальләр уздырмыйбыз. Андый башкаручыларның Казан мәйданнарына килгәннәре юк. Ә бит интернетта гаҗәеп кызыклы төркемнәр күрәбез. Барысы да уйнаучының сәләте һәм теләгеннән генә тора. Әнә, казахлар думбырада нәрсә генә уйнамый! Бу - халык музыка уен коралларының мөмкинлекләре чикле түгеллеген күрсәтә.

3. Монда субъектив сәбәпләр дә бар. “Мин - пианистка, халык уен коралыннан өстен, мин - арфистка, гөслә уйнап утыра алмыйм”, - дигән амбицияләргә дә бәйледер.

4. Безнең татар профессиональ сәнгате ул кадәр бай түгел. Рөстәм Вәлиевнең үлеп китүе бик сизелә. Азрак гармунчылар бар, ә кубызда уйнаучылар кая? Алар күренми. Кыл кубызны, ярый, Айдар Фәйзрахманов фольклор сәхнәсенә менгерде. Әле бит аны ясаучысы да кирәк.

5. Халык уен кораллары оркестрында рус халык уен коралларын күрәбез. Безнең тарихи җирлегебездә барлыкка килеп, төрки дөньяның уртак нигезенә утыртылган уен коралларын без анда күрмибез. Халык уен коралы дибез икән – балалайка килеп чыга.

6. Бәлки, өстән кушу җитмидер. Сыерга да “Кая барасың?” дип кычкырсаң, борылып килә бит. Каты итеп әйтү җитмидер.

7. Халык бит ул “Ихтыяҗ бар” дип плакат күтәреп йөрми. Халыкның ихтыяҗын дәүләт тәрбияли. Халыкны попса тыңлатып та яшәтеп була – “Мәйдан” телеканалы ничек популяр! Әмма ул шау-шулы фон гына, күңелгә кереп утыра торган көй түгел.

"... һәм чишелеш тә бар"

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге заманында бу мәсьәләне күтәреп чыкты. Халык уен кораллары буенча күргәзмәләр дә эшләдек. Уен кораллары бар, аның конструкциясен өйрәнергә була. Безгә остаханәләр кирәк һәм ул уен коралларында уйнаучылар кирәк. Моның өчен музыка мәктәпләренә программалар һәм методик әсбаплар кирәк. Укыту өчен уен кораллары һәм укытучылары кирәк. Экспедицияләргә чыгырга кирәк. ИЯЛИның мирасханәсендәге язмаларны, безнең экспедиция язмаларын чыгарырга кирәк. Бу тулы комплекслы бер эш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100