Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай ни өчен Европада бала караучы булып эшләгән?

Илшат Рәхимбай өч ай Татарстаннан югалып торуының сәбәбен аңлатты. Ул өч ай дәвамында Европада бала караган. Үз баласын.

news_top_970_100
Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай ни өчен Европада бала караучы булып эшләгән?

Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашып, “Күзалла” (“Представь”) кыска метражлы фильмы өчен Татарстан Президентының махсус призын кабул итеп алганнан соң өч ай чамасы Казаннан югалып торды. Ә социаль челтәрендәге яңалыклар тасмаларында Илшат Рәхимбайның Европа киңлекләрендә төшерелгән фотолары пәйда була башлады. Берлин музейлары дисеңме, Европада татар фильмнары премьерасы дисеңме, Лейпцигта - Европаның иң зур китапханәләренең берсе - Альбертинада татарча диктант яздыру дисеңме... “Диктантны мин яздырам) өтерләр вакытында сул күземне дерелдәтермен, курыкмагыз, килегез) аннары кафега җырларга һәм аралашырга, әлбәттә”, - дип чакырган иде Илшат Рәхимбай Европа татарларын.

Инде менә Илшат белән Казан үзәгендәге ресторанда очраштык - ул да, минем кебек үк, Мубай концертына килгән иде. Үзе белән Лейпцигта яшәүче дусларын да алып килгән иде. Әлеге концертка керергә теләүчеләр арасында зур ажиотаж булуга карамастан, Илшат ресторанның иң урта бер җирендә зур өстәл броньларга да җитешкән иде.

Концерт башланыр алдыннан Илшат Рәхимбай Европа сәяхәтенең серләрен ачты. “Барысы да бик гади: хатыным Язгөл Лейпциг университетына укырга барды, ә мин – бала карарга”, - диде ул.

- Әмма барган көнне үк Лейпциг татарлары белән элемтәгә кереп, Гөлназ Вәлиева һәм Данис Алиәскаровлар гаиләсе белән аралашып киттек. Минем фильмнар һәи клипларны күрсәтү идеясен дә алар тәкъдим итте. Европа татарларын җыеп, бик матур кичә оештырдык. Ул кичәгә Мюнхеннан, Прагадан һәм башка Европа шәһәрләреннән татарлар җыелды. Бик милли җанлы матур татарлар яши анда. Кызыклы элемтәләр барлыкка килде, - дип сөйләде Илшат.

Европада киноларын күрсәткәннән соң канатланып китепме, Илшат Европадан яңа фильмга сценарий язып кайткан. “Соңгы ике айда үземнең беренче тулы метрлы фильмыма әзерлек эшләре алып бардым. Бу – Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”ы”, - дип серләрен ачты ул.

Татарстанда татар кинорежиссерының динара мөнәсәбәтләр турындагы “Күзалла” (“Представь) фильмы шактый уңышлы тәкъдим ителгәч, Илшат Рәхимбай бу фильмның тулы метражлы версиясе булачагын да вәгъдә итте. Күрәсең, динара мөнәсәбәтләргә багышланган тулы метражлы фильм үз чиратын көтәдер. 


Ул арада фильмның кыска метражлысы дөнья буйлап үз призларын җыя тора. Европада Илшат “Представь” фильмы белән Италиягә барып кайткан. “Анда 20 ел дәвамында “Бүгенге дин” исемле халыкара фестиваль оештырыла. Анда киноматография дөньясында зур роль уйнаган кызыклы шәхесләр белән аралаштык. “Кинофильмга иң яхшы музыка” номинациясендә Эльмир Низамов фестиваль лауреаты булды”, - дип шатлыгын уртаклашты режиссер. Фильмның тагын ике җиңүе – Һиндстанда һәи Индонезиядә. Анда үзе барып җитә алмаган. Һиндстанда “Күзалла” фильмының “Иң яхшы фильм” буларак танылуы турында хәбәр генә килеп ирешкән.

Илшат Рәхимбайның Европа эпопеясенең беренче сериясе шунда тәмамлана. “Дәвамы булачак...”, - ди кинорежиссер.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100