Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мубай: талантлы җырчының кечкенә генә дөньясында тамашачысына урын калмаган?

Казан үзәгендәге рестораннарның берсендә Мубай концерт бирде.

news_top_970_100
Мубай: талантлы җырчының кечкенә генә дөньясында тамашачысына урын калмаган?

Казанның үзәгендәге борынгы бинада моннан бер ай элек кенә ачылган ресторанның уңайлы залында, бер гасырлык немец рояле янына басып, Мубай ике сәгатьлек концерт бирде. Аны чама белән 80-100 кв.м.лы залда 80 кеше тыңлады. Ресторанның арт-директоры Дмитрий сүзләренә караганда, 65 кеше өстәлләр янында утыра – болар алдан өстәл броньлап өлгерүчеләр. Унбишләп кеше ишек төбендәге диванга тезелешкән иде. Кыскасы, “битком” аншлаг. Килеп тә, керә алмыйча борылып китүчеләр дә булды. Ресторан хуҗалары аларны бик жәлләп кертсәләр дә, урын булмаячак иде.

Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) – татар музыкасына "фьюжн" өслүбен керткән музыкант, җырчы, җырлар авторы. 2009 елда “Сотворение мира” ("The Creation Of Peace") халыкара рок-фестивальдә катнашкан ике татар җырчысының берсе (икенчесе Австралиядән Зуля Камалова).

Менә кечкенә генә сәхнәгә – теге затлы рояль янына – Мубай чыгып басты. Исәнләште. “Нуждаюсь в поддержке, как всегда. Постараюсь оправдать ваши надежды”, - диде дә, озын-озак сөйләп тормыйча җырлый башлады. Берне, икене, өчне... Халык тын да алмыйча йотылып тыңлый, алкышлый. Илдар үзендә рәсмилеккә “аллергиянең” башлануы турында сөйли - баксаң, бер телеконкурста аңа затлы очлы ботинкалар киерткәннәр икән. “Шул гомердән бирле футболкалар эченнән чыкканым юк”, - дип үзенең кара футболкасына ымлап, залдагыларны көлдереп тә алды. 

Җырлар дәвам итә. Алты, җиде, ...ун, унбер.

Ниһаять, “Әдрән диңгез”. Йа Аллам, мин бу җырның нинди генә вариантларын ишетмәдем. Илһам Шакировтан башлап... Сүз уңаеннан, быел “Әдрән диңгез”не дөньякүләм танылган джаз музыканты Вадим Эйленкригның уникаль башкаруында “Үзгәреш җиле” фестивале тамашачысы да тыңлый алды, Аксенов йортындагы музыкаль кичәләрнең берсендә Dr.V.Aks Band квинтеты башкаруында да кинәнеп тыңлаган идем.

Антракт игълан ителде. Залдагыларга тәмәке тартып керерлек кенә вакыт бирелде.

- Син дөрес эшләмисең, Илдар! – дидем мин Мубайга тәнәфестә.

- Нигә?

- Синең иҗатыңны яраткан тамашачың бар. Син алар турында да уйларга тиеш - чын концерт оештырырга вакыт, - дим.

- Концерт куярга күп көч кирәк.

- Синең көчең юкмы?

- Юк. Минем вакытым да юк.

- Мондый залларда гына чыгыш ясау – ул тамашачыңны котыртып йөрү. Алай ярамый.

- Мин болай булыр дип уйламаган идем. Әйдә, миңа күтәрелеп бәрелмичә генә, яме.

- Димәк, син алга таба да шул дәрәҗәдә генә җырлап йөрергә җыенасың?

- Бу – минем өчен бик уңайлы дәрәҗә. Монда бик уңайлы. Өйдәгечә...

- Ә син күпме кешенең керәлми киткәнен, күпмесенең шалтыратып та өстәл броньлый алмагач килми калганын беләсеңме?

- Әйе, килгәннәрне кертсәләр дә була иде инде.

- Булмый иде. Урын юк. Син концерт куярга тиеш, Илдар!

- Юк, минем аңа вакытым юк.

- Репертуар әзерләргәме?

- Репертуар ике концертлык. Әмма гитара белән чыгып кына концерт ясамыйлар бит. Залларда концерт оештыру өчен финанслар кирәк. Концерт әзерләсәң, зур итеп музыкантлар белән әзерлисе. Аны дөрес итеп эшләргә кирәк. Андый концертлар күп булмады. Бер-ике генә... Минем аны әзерлисем килми. Вакытым юк! Эшем күп... Концерт белән шөгыльләнү өчен миңа башка эшләрне ташлап торырга туры киләчәк. Мин алай итә алмыйм. Гаиләмне туендырасым бар...

- Ә җырлар бармы...

- Бар. Эзлим. Болай да килеп-килеп чыгалар...

Мубай бик сирәк кенә, танышлары бик чакырсалар гына, банкетларда да җырлавын әйтте. “Мине тыңлау өчен җыелган кешеләр өчен генә”, - дип аңлатып куйды.

Без, әлбәттә, татар дөньясының музыкаль торышы турында да фикер алыштык. “Татарда үзе күнеккәннән бераз кырыйга киткән музыкага ихтыяҗ-сорау юк”, - дигән фикердә Илдар.

“Минем тыңлаучыларымның күбесен биредә күрәсең. Беренче чиратта мин аларны интеллигентлар дип бәялим. Алар төрле милләттән, татарлар шуның өчтән бере булырга мөмкин”, - диде ул тыңлаучылары турында.

Ә иң гаҗәбе – Илдар татар телен мәгариф системасында ихтыяри укытуга калдыру белән бәйле вазгыятьне шактый соңга калып, мәктәптә ыгы-зыгы башлангач кына ишеткән. “Әмма безнең мәктәптә барысы да элеккечә калды”, - диде ул. 

- Димәк, син “Туган тел”не дә җырламадың, милли чыгышлар да ясамадың...

- Юк, җырламадым, бернәрсә дә селтәмәдем дә. Бәлки, кирәк тә булгандыр. Ә сез, журналистлар, нәрсә эшләдегез? Нәрсә кушалар, шуны язасыз бит сез!.. Кыскасы – шул: мин беркайчан да гаугаланып йөрмәдем, эшли алганымны мин монда эшлим. Бу - шул ук эш. Руслар тыңлый, яһүдләр тыңлый, татарлар тыңлый. Беркем дә китми бит – татарча тыңлый. Ә син мине тагын нәрсә эшләтергә җыенасың?

- Монда сиксән кеше!

- Булмагае! Ул сиксән кеше кайта да, тагын сиксән кешегә әйтә...

- Илдар, син бит хәзер бер социаль челтәрдә дә юк. Син хәзер шулай үз дөньяңа читләрне кертмичә яшисеңме?

- Әйе, миңа шулай уңайлы. Мин бит технарь. Компьютер дөньясына якынрак торган кеше, интернет белән дә сездән алдарак таныштым. Ул дөньяга сездән бер ун ел алдарак килдем. Сездән алдарак киттем дә. Сез дә китәрсез әле... 

- Картаябыз, - диде саубуллашканда чәчләренә чал кергән Илдар. – Мин шулай җырлармын инде, ә син һаман язарга килерсеңме икән...

Килермен инде, җырласаң, килмичә... Аның үткән җәйдә булган алдагы концертына да "Татар-информ" бердәнбер журналист булып килгән иде. Анысы да тере тавышка җырлаучы музыкантлар белән генә эш йөртүче шул ук джаз-кафеда иде.

Илдар тагын ун-унике җырын җырларга сәхнәгә атлады. Тамашачы өстәлләре янында урнашып көтә иде инде... Рөстәм Яхин белән Сибгат Хәкимнең “Безнең таныш өянкеләр”, Фирая Зыятдинова белән Луиза Батыр-Болгариның “Мин сине шундый сагындым”, Фидан Гафаров репертуарыннан “Син гомер агышларым” һәм “Әпипә”.

Сүз уңаеннан, “Үзгәреш җиле” фестивалендә “Әпипә”не итальянка Люси Кампети җырлаган иде. Шәп җырлады. Хәзер дә шул фикердә калам. Әмма үз Мубаебызның “Әпипә”се татар өчен барыбер “Әпипә”рәк икән.

Шулай итеп, татар дөньясының быелгы икенче концертын Казанда Мубай бирде. Ә татар дөньясының 2018 елгы беренче концертын - “Казан кышы” парклар һәм скверлардагы яңа ел программасы кысаларында Аксенов паркында Яңа татар музыкасы концертын тәкъдим иткән Ильяс Гафаров, Нурбәк Батуллалар залда тамашачы ролендә иде.   


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100