Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар әдәбияты һәм Татарстан язучылар берлеге: 2017 елны әдәбият тарихында калдырган ун факт

2017 елда татар әдәбиятында булган яңалыкларда Татарстан язучылар берлегенең бер катнашы да юк.

news_top_970_100
Татар әдәбияты һәм Татарстан язучылар берлеге: 2017 елны әдәбият тарихында калдырган ун факт

2017 ел нинди яңалыклары белән татар әдәбияты тарихында калыр? Ни кызганыч, татар әдәбиятын дөнья аренасына чыгарган беренче өч факт бүгенге татар әдәбиятына кагылмый. Дүртенчесе – татар әдәбияты классикларын зурлавыбыз. Бишенчесе – югалтуларыбыз. Алтынчысы һәм җиденчесе – исән язучыларыбызның кадерен белүебез. Сигезенчесе – җәмгыятьнең бүгенге язучыларга таяна алмавын күрсәткән кызганыч факт. Тугызынчысы – Язучылар берлегенең җәмгыятьтә ниндидер роль үтәмәвен таныткан тагын бер кызганыч факт. Унынчы факт үзебезнекеләр бүләк алыш-биреш уйнаганда татар дөньясын яктыртачак язучыларны яллап эшләтә башлавыбызны күрсәтә.

1. Мәскәүдә яшәүче һәм рус телендә иҗат итүче язучы Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” китабы “Большая книга” милли әдәби премиясендә өченче урынга лаек булды.

Китап совет чорындагы Чаллы шәһәрендәге тормышка багышланган. Шамил Идиатуллинның балачагы Чаллы-Брежнев шәһәрендә узган.

2. 24 февральдә Будапештта (Венгрия) һәм 2 мартта Казанда Аяз Гыйләҗевнең венгр телендә басылып чыккан «Йәгез, бер дога!» китабы тәкъдим ителде. Китапның ике тиражы Венгриядә сатылып беткән, романның электрон версиясен сату бара.

Аяз Гыйләҗевнең соңгы автобиографик әсәре - "Йәгез, бер дога" романы - аның ГУЛАГтагы чорына багышланган. Анда реаль тоткыннар тормышы сурәтләнә, шул исәптән Арпад Голгоци да телгә алына. Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова Арпад Голгоциның исән-сау икәнен, Венгриядә яшәвен белеп ала һәм аны эзләп таба. 

3. Казанда туып үскән, Мәскәүдә яшәүче татар язучысы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы 18 телгә тәрҗемә ителеп басылып чыкты. Роман 2015 елда “Большая книга” милли әдәби премиягә лаек булган иде.

4. Гыйнвар аенда Казан шәhәренең Галактионов урамында урнашкан 3а йорт диварына шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист hәм драматург Нәби Дәүлигә багышланган мемориаль такта кую тантанасы булды. 30 августта Казан шәһәренең Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары чатында - Кабан арты мәчете каршында татар  әдәбияты классигы Һади Такташка һәйкәл ачылды.


  

Бүгенге татар әдәбиятына килгәндә...

5. Татар әдәбияты быел Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанны, Тукай премиясе лауреаты Марсель Зариповны, Аркадий Мельниковны, Николай Беляевны, Ризван Хәмидне югалтты. Өстәмә мәгълүмат. Вафатыннан соң драматург Ризван Хәмидкә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика театр премиясе тапшырылды.

6. Татарстан шәһәрләрендә, Казандагы югары уку йортларында, Казанның Камал театры залында, Татарстан милли китапханәсендә, шулай ук Мәскәүдә һәм Хельсинкида Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең юбилей кичәсе узды. Шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханованың, юморист язучы Алмаз Хәмзинның юбилей кичәсе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында; Айдар Хәлимнең юбилей кичәсе Казанның Тинчурин театрында һәм Чаллы шәһәрендә; Галимҗан Гыйльмановның юбилей кичәсе Казанның Халыклар дуслыгы йортында: драматург Рәдиф Сәгъдинең юбилей кичәсе Кариев театрында узды. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Фарсель Зыятдинов, Сания Әхмәтҗанова, Йолдыз Шәрапова, Алмаз Хәмзин һәм башка язучыларның юбилейлары уздырылды.

7.  Язучы Мәдинә Маликова белән шагыйрә Розалина Шаһиева Тукай премиясенә лаек булдылар. Рәмис Аймәткә Җәлил премиясе тапшырылды. Мәдинә Маликова шулай ук Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә; Госман Гомәр - Фатих Хөсни премиясенә; 85 яшен тутырган язучы Лирон Хәмидуллин Җамал Вәлиди исемендәге премиясенә лаек булды. Моннан ике ел элек кенә гамәлгә куелган Туфан Миңнуллин исемендәге премиянең икенче лауреаты драматург Рәдиф Сәгъди булып чыкты.

Ә шул вакытта...

8. Татарстанда туган телне өйрәнүгә кагылышлы проблема тугач, язучыларның кыл да кыймылдатмавын Әдәби ел йомгакларында Фәүзия Бәйрәмова күтәреп чыкты. “Без нәрсә эшләдек? Башта Президентның сүзен көттек. Халык интернетта шаулаша башлагач, утырыш ясаган булдык – Путинга хат җибәрдек. Аннары урыс язучыларына мөрәҗәгать язган булдык та – шуның белән Аллаһ әкбар!” – диде ул.

9. Республиканың мөхтәрәм әдәби журналы баш мөхәррирен алыштыра – 15 гыйнвардан Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов пенсиягә китә һәм журналны яшь язучы Рөстәм Галиуллин җитәкли башлый.

“Казан утлары” журналының баш мөхәррире алышынуын Татарстан Язучылар берлегенең постфактум буларак кына белүе республикада әдәби журналның Татарстан Язучылар берлеге катнашыннан башка гына чыгуын раслады.

Илфак Ибраһимов җитәкчелек иткән чор “Казан утлары” журналы архивын тулысынча электрон версиягә күчерү белән әдәби журнал тарихына кереп калачак.

...язучылар яллыйбыз

10. Быелдан башлап Казанның татар бистәсендә «Иске татар бистәсе» арт-резиденциясе эшли башлады. Проектның идея авторы һәм кураторы – рус телендә иҗат итүче, үзен татар язучысы дип санаучы Илдар Әбүзаров. Ул Казанга дөньякүләм танылган язучыларны җәлеп итү белән шөгыльләнәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100