Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяз Гыйләҗев әсәрләре ни өчен бүген чит илләрдә дә популяр?

Татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗев иҗаты еллар үтү белән дә татар укучысы өчен генә түгел, башка халык вәкилләренә дә кызыклы. Аның әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителеп, чит илләрдә таралыш ала, меңләгән тираж белән сатыла һәм фикерләр барлыкка килүгә этәрә, бәхәсләр уята. Башка милләтукучыларын Аяз Гыйләҗев әсәрләре нәрсә белән үзенә тарта, аларның популярлык сере нидә икән соң?

news_top_970_100
Аяз Гыйләҗев әсәрләре ни өчен бүген чит илләрдә дә популяр?

Хәзерге вакытта Аяз Гыйләҗев әсәрләре төрек, рус һәм венгр телләренә тәрҗемә ителгән. Татар язучысына бу телләрдә “сөйләшә” башларга, чит илләрдә дә үз укучысын табарга ярдәм иткән, бу эшкә үз гомерләренең соңгы елларын багышлаган белгечләр - Арпад Галгоци, Фатих Котлу, Наил Ишмөхәммәтов бер-берсе белән Казанда очрашты.

Венгрия тәрҗемәчеләре Андраш Шопрони, Юдит Вертеш, Арпад Галгоци тырышлыгы белән Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” романы венгр телендә яңгыраш тапкан. Китапның ике тиражы зур тизлек белән сатылып беткән. Хәзерге вакытта романның электрон версиясен сату башланган.

Арпад Галгоци Аяз Гыйләҗев белән турыдан-туры таныш кеше. Ул үзенең 13 ел гомерен Россиядә, ГУЛАГта үткәргән. Татар әдәбияты классигы белән дә шунда танышкан. Нибары 3,5 ай гына аралашкан булуына карамастан, алар дуслашып өлгергән. Лагерьдән соң аларның юллары аерыла.

Ике ел элек булган сәфәрне искә алып, Арпад Галгоци болай ди: 

- Хатыным белән Казанда булып киткәннән соң,  без дусларыбыз белән аралашып, хисләребез белән уртаклаштык. Шунда венгр халкын да Аяз Гыйләҗев романы белән таныштыру теләге уянды. Халкыбызны да шушы котычкыч елларда булган вакыйгаларга якынайтасы килде.  Моннан соң бер-бер артлы могҗизалар була башлады. Венгриянең Кеше ресурслары министрлыгы шушы романны венгр телендә тәрҗемә итү мөмкинлеген тапты.  Белгечләр бу романның эчтәлеге белән танышкач, безгә шунда ук тәрҗемәгә, версткага, нәшер итү, хәтта презентациягә дә җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирде”.

Әмма Арпад Галгоцига акча бүлеп бирелгәндә, бер шарт куелган – роман 2017 елның 24 февраль кадәр тәрҗемә ителеп бетеп, басылып чыгарга тиеш. Бу көн – 1956 елгы революциянең 60 еллык юбилей, ГУЛАГ елы төгәлләнү көне.  Сөйләшү исә узган елның ноябрь уртасында була.  Уйлап карасаң, романны бу кыска гына вакыт аралыгында тәрҗемә итеп, китап итеп туплап нәшер итү мөмкин эш түгел кебек. Әмма Арпад Галгоцига элекке хезмәттәшләре тарафыннан булган хөрмәт шушы зур эшне вакытында эшләп чыгарга мөмкинлек бирә. Беренче 500 данә вакытында өлгертелә.

Венгриянең Татарстандагы генераль консулы Адам Штифтер сүзләренчә, Аяз Гыйләҗевның венгр телендәге романының популярлыгы татар-венгр халкының дуслыгында. Әгәр дә ачы 50 елларда ике халык вәкиле - Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоци арасында шундый дуслык уянган икән, хәзер бигрәк тә безнең халыкларга дустанә мөнәсәбәттә булу бик җиңел, ди ул.  

"Венгр һәм татар халкы бер территориядә яшәгән, шуңа да безнең сүзләр уртак тамырларга ия. Бу безнең халыклар дуслыгы өчен нигез булып тора да", - ди Татарстан һәм Венгрия тел белгечләре арасындагы хезмәттәшлекне булдырырга, алар арасында дуслык күпере сузарга ярдәм иткән кешеләрнең берсе, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова.

-  Безнең гомумкыйммәтләр дә үзара кисешә, йөрәкләр бер ритмда тибә. Бүген без татар халкын гаять зур уңыш белән котлый алабыз. Татар теле дөнья буйлап атлый. Бер ел эчендә Татарстан китап нәшриятының, КФУ галимнәренең тырышлыгы, Аяз Гыйләҗевның гаиләсе, Венгрия консуллыгы ярдәме белән Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” автобиографик романы венгр теленә тәрҗемә ителеп бастырылган. Татар классигының әлеге роман бөтен дөньяга аның буыны кичергән котычкыч хәлләрне кабатламаска чакыру буларак яңгырый”, - ди Миләүшә ханым.

Билгеле инде, Арпад Галгоци Аяз Гыйләҗев әсәрен татарчадан түгел, русчадан тәрҗемә итә. Ә русчага әсәрне Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә иткән иде. Сүз уңаеннан, Наил әфәнде тәрҗемә эшләрен “зур кырны аркылыга узу, киң елганы бер ярдан икенчесенә йөзеп чыгу”га тиңли. Аяз Гыйләҗев романының тәрҗемәсен исә ул “күтәрелеп булмаслык кыя” белән чагыштыра.

- Аяз Гыйләҗевның бу романын мин бик озак укыдым. Гадәттәге 2-3 атна урынына миңа моның өчен ике ай таләп ителде. 400 бит – текстка, Аяз Гыйләҗевның теленә төшенү шулкадәр авыр булды. Шушы кыяга менү өчен бөтен булган көчләр, тупланган тәҗрибәм таләп ителде. Әмма барлык тәрҗемәчеләргә алар гомерендә шундый китап булуын телим. Мондый эшне башкарганнан соң инде берни дә куркыныч түгел. Бу китапны өч телдә уку мөмкинлегенең нинди зур казаныш булуын без киләчәктә бәяләрбез әле. Китап югалмаган, ул бүген дә актуаль. Алга таба башка телләргә дә тәрҗемәләр булыр дип өметләник, - ди Наил Ишмөхәммәтов.

Наил Ишмөхәммәтов "Йәгез, бер дога!" романының гаять мөһим үзенчәлегенә, аның нигезенә салынган фикергә игътибарны юнәлтә.

- Аяз  Гыйләҗев белән бергә күпме намуслы кешеләр утырган – алар тәвәккәл дә, батыр йөрәкле дә, үз сүзе һәм эшенә тугры да булган. Аларның күпчелеге кеше каны белән тапланмаган.  Әмма берәүне дә аерып тормыйча, барысын бергә – яшүсмерләрдән алып картларга кадәр - утыртканнар да куйганнар. Аяз Гыйләҗев безне  бар кешене дә кара буяу белән тамгаламаска өйрәтә.  Кемдер үз саласында сатлык җан булган өчен башкалар җавап бирмәскә тиеш дигән фикерне яңгырата, - дип ассызыклап үтте ул.

 Аяз Гыйләҗев иҗаты белән төрек укучысын таныштырган Фатих Котлу татар әдәбияты классигын үз остазы дип атый. Ул язучы белән 2000 елның апрелендә таныша. Сөйләшү вакытында Фатих Котлу Аяз Гыйләҗевка кайсы әсәрен төрек теленә тәрҗемә ителүен теләр идең дигән сорау биргән. Аяз Гыйләҗев “Өч аршын җир” әсәре дип җавап кайтарган. 2002 елда язучы вафат була. Фатих Котлу аның 2000 елда җиткерелгән теләген васыять итеп кабул итә һәм тәрҗемә эшенә тотына.

- Тәрҗемәгә ике ел таләп ителде. Тәрҗемә эше зур авырлыклар белән барды. Аяз абыйның теле, сүзләре, аның фәлсәфәсе шул кадәр тирән – аңа алыну зур батырчылык булуын шул чакта гына аңладым, - ди Фатих Котлу.

2008 елда тәрҗемә нәшриятка тапшырыла. Китап бик җылы кабул ителә. Нәтиҗәдә ул 2008 елда Аяз Гыйләҗевның 80 еллыгына бүләк булып кайта.

Төрек телендә роман 5 тапкыр басылган, галимнәр, язучылар арасында зур резонанс тудырган. Шуннан Фатих Котлу “Җомга көн кич белән” әсәрен тәрҗемә итәргә алына. Ул 2013 елда нәшер ителә. Ниһаять, төрек халкы Чыңгыз Әйтматов кына түгел, Аяз Гыйләҗев дигән язучы да барлыгын күрә.

- Аяз Гыйләҗев фән, әдәбият өлкәсендә танылсын өчен аның ике әсәре генә җитми. Шуңа да мин аның унбер әсәрен тәрҗемә итмичә туктамаска булдым. Бүгенге көндә “Язгы кәрваннар”ның тәрҗемәсе әзер. Хәзерге вакытта чиратта “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”. Ул да ел азагына кадәр төгәлләнер дип ниятлим. Киләчәктә мине Аяз Гыйләҗевны төрки дөньяда таныткан шәхес буларак телгә алсалар, бу минем өчен иң зур бәхет, - ди Фатих Котлу.

Аяз Гыйләҗевның улы, драматург Мансур Гыйләҗев бер нәрсәгә игътибар итәргә өндәде: 

- Гәҗәеп әйбер: гади татар егете Аяз Гыйләҗев һәм венгр егете Арпад Галгоциның нибары 3,5 ай гына дәвам иткән дуслыгы бүгенге көндә шундый зур вакыйгалар дулкынын куптарды. Бу беренче чиратта мәдәни өлкәдәге вакыйгалар : китап нәшер ителү, иҗат вәкилләренең бер-берсе белән багланышлары. Әмма бу дулкын шулай ук башка күренешләргә  дә нигез булып тора – бу ике халык арасының якынаюына китерә. Шәхсән минем үзем өчен Венгрия хәзер якынайды. Кызганычка, мин әле анда булырга өлгермәдем. Әмма Арпад Галгоциның чакыруы үз көчендә, без, һичшиксез, бөтен гаиләбез белән Венгриягә барып кайтачакбыз. Мәдәни яктан якынаюыбыз алга таба Россия һәм Венгрия арасында сәүдә һәм икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүгә дә күпер булырга мөмкин.

P.S. Галим Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевның татар халкына мөрәҗәгатен искә төшерергә өнди. Татар теле кыл өстендә торган бүгенге көндә әдип язып калдырган сүзләр бигрәк тә актуаль яңгырый.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100