Геннадий Макаров: Татар гомер буе үзен шәрыкътән өстен куеп, Европа халкы итеп хис итте, әмма Европа була алмады

21 Января 2018

Укылган: 943 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Татар халкының этник музыкасы башка төрки халыклар форматында була алмый. Аның нинди форматта булырга тиешлеген генә күзалларга мөмкин. Әмма без аны булдыра алачакбызмы – монысы бик бәхәсле. "Интертат" электрон газетасы журналист Рузилә Мөхәммәтованың бу уңайдан язылган мәкаләләр тупланмасын бастыра башлый. Укучыларыбызга беренче мәкаләне тәкъдим итәбез.

Татар халкында этномузыка беркайчан да зур үсештә булмаячак. Без совет илендә формалашкан псевдофольклордан ары китә алмаячакбыз. Чөнки татарның этник музыкасы башка кардәш төрки халыкларыныкы кебек була алмый. Бу шәхсән минем фикер. Әлбәттә, мин катгый нәтиҗә ясарлык музыка белгече дә, фольклорчы да түгел. Әйдәгез, мин сезгә белгечләр фикерен тәкъдим итим әле.

Кайбер халыкларда этномузыка үсеш алган, кайберләрендә – әйтик, бездә, татарларда зур үсештә түгел. Ни өчен? Мин бу сорау белән үзем хөрмәт иткән галимнәргә мөрәҗәгать иттем. Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова моны Казан консерваториясенең профессиональ музыканы алга этәрүенә бәйли, шушы консерватория профессоры Вадим Дулат-Алеев моны “тарихи шартлардан” ди, ә шушы ук консерватория доценты, фольклорчы галим Геннадий Макаров барысын да татарның амбицияләреннән күрә. 


Терминны ачыклаудан башласак, этномузыка дигәндә без бу очракта татар халкына хас булган традицион музыкаль культураны күздә тотабыз. Аның тарихына бәйле булган, аның башкаларга охшамавын күрсәткән, аны башка халыклардан аерып торган музыка. Без шушы күренешне этномузыка дип алырбыз. Фольклорчы галим Геннадий Макаров аны гади генә итеп “музыкаль мирасыбыз” дип атады. Фәнзилә Җәүһәрова “табигый шартларда башкарыла торган музыкаль әсәрләр”, дип ачыклык кертте.  

Шушы белгечләрнең тулы фикерләрен укучыларыбызга җиткерергә булдык. Бүген игътибарыгызга - Геннадий Макаров фикерләре. 

Геннадий Макаров: Татар мәдәнияте көчле кризиста. Без аннан чыга алырбызмы-юкмы – белмим. Халыклар телләрен югалта, хәтта дәүләтләр тел югалту алдында тора...

Татар тарихы ул экстремаль тарих, ул ничә йөз еллар яшәү өчен көрәшә. Ул заманнан артка калмаска тырыша. Татар бае урыс баена баргач, аның кызы фортепиано уйнаганын күрә дә, минем кызым аннан киммени ди. Думбыра ул искелек калдыгы булып саналган, шуңа татар бае кызына фортепиано уйнарга өйрәткән. Үзе “Тәфтиләү”не җырласа да, аны романс дип атаган.

Безнең татар музыкасы образы - ул сәхнәдә барлыкка килгән образ. Сәхнә сәнгатенең, күп булса, 100 еллык тарихы бар. Сәхнә музыкасы ул гади музыкадан аерылырга тиеш сыман. Авылда җырлый торган көйләрне ничек сәхнәдән җырлыйсың ди инде?! Ул ниндидер үзенчәлекле булырга тиеш дип уйлаганнар артистлар. Туганнар җыелгач, җырлап утырган көйләрне сәхнәдән җырламаганнар. Алар рус яки еврей артистларының сәхнәдән ничек җырлаганын күргәннәр дә, шуңа бераз охшатып җырларга тырышканнар. Элеккеге җырчылар еврей көенә татар сүзе белән җырлаганнар. Еврейга тартым итеп җырлагач, югарылыкны күрсәткән сыман тоелган.

Аннары милли дә булырга тиеш дигән фикер кергән. Милли көйләр эзләү киткән. Шул эзләгән вакытта сәхнәгә “Тәфтиләү”ләр, “Әллүки”ләр менгән, аларны сәхнә өчен яраклаштырып җырлаганнар. 

Татар дөньяда барган процесслардан читтә кала алмый. Татар ул һәрвакыт алда бара. Татар кешесе заманча җырларны татарча җырлый башлаган. Бер уйласаң, ул милли түгел сыман. Икенче яктан карасаң, ул милли. Яшьләр аны үзенеке итә икән, димәк, ул милли.

Татар ул гомер буе үзен шәрыкътән өстен куеп, Европа халкы итеп хис итте, әмма Европа була алмады. Җәдит ул - Евроислам. Европага тартылу ни өчен көчле булган? Европа матур бер үрнәк булып хезмәт иткән - сәнгать югарылыгы, икътисад югарылыгы. Үзендә булган төркилекне һәм шәрыкъ элементларын искелек дип санаган. Аннан арынырга тырышканнар.


Нәрсә мөһим?

1.                Бүгенге көндә татар гына түгел, бөтен халыклар да үзләренең этник сыйфатларын югалта төшә - глобальләшү бик көчле бара. Шул ук вакытта югалткан саен югалтылган кыйммәтләрне кайтарырга тырышабыз. Бөтен халык та этнода казына. Бөтен дөньяда реставрация бара. Бер генә мисал. Казан ханнары заманында милли хәрби оркестрлар, ансамбльләр булган. Материаллар тулып ята. Без Төркиядән килгән хәрби ансамбль чыгышларын авыз сулары китереп карап торабыз. “Безнеке дә булган”, дибез. Ә аны үзебездә яңадан тергезү эше алып барылмый. Аның өчен бит максат куеп эшли торган программа кирәк. Аңа акча кирәк. Ул акча болай да юк. Акчасыз гына аны эшләп булмый. Милли эшләрне күтәрә башласаң, Мәскәү нәрсә дип әйтер дип куркып торалар.

2.                Кызыксынган яшьләребез бар – ул зур көч. Әмма бездә югары уку йортларында фольклор бүлеге юк. Консерваториядә халык уен кораллары факультеты бар. Әмма ул рус халык уен кораллары факультеты.

3.                Безнең фән бар. Дәүләт кызыксынырга, заказ бирергә тиеш. Мин өйдә гөслә, думбыралар ясадым, өйрәтә алам. Әмма без аны киңрәк итеп бирә алмыйбыз, чөнки сәгатьләр кыскара. Вазгыять шундый. Хакимият тарафыннан кызыксыну күрсәтелсә, уку йортларына мөмкинлек тудырылса - аны үзгәртеп була. Стратегия булырга тиеш.

4.                Татар дәүләт фольклор ансамбле “ялтыравык кәгазькә төрелгән” ансамбль. Аның җитәкчелеге көне-төне монда булырга тиеш. Аларның бирегә килеп күренгәне дә юк. Татар музыкасы патриоты булу гына җитми шул. Без студентлар кабул иткәндә, коллективының киләчәген уйлап, монда укып үзләрендә эшләргә теләүчеләрне безгә җибәрергә тиешләр.

5.                Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле халыкчанлык белән профессиональлек арасында ниндидер бер урталык табып эшлиләр. Аның төп юнәлешләре совет заманында салынган, ул шуннан чыга алмый. Бу фольклор түгел. Ул юнәлеш эшләгәнен эшләде инде - мораль яктан искергән, аның киләчәге юк. Бәлки, алар эстрада ягына алышыр.

6.                “Бәрмәнчек” керәшен ансамбле белән дә көрәшергә туры килә. Алар да бас гитара кушалар. Баштарак мин килеп керсәм, бас гитараны качыралар иде, хәзер качырмый башладылар. Аңа шуңа өйрәнгән, шуны катнаштыргач кына музыка чыга дип уйлыйлар.

Геннадий Макаровтан дөнья күләменә чыга торган этномузыка схемасы

 1.                Безнең оригиналь катламнар бар. Миңа, әйтик, бәетләр, мөнәҗәтләр юнәлеше ошый. Моны киңрәк итеп, Урта гасыр музыкасы, шигърияте дип алырга мөмкин, бу юнәлеш бөтен дөньяда кызыксыну уята; анда - гарәп, иран һәм төркилек кушылган юнәлеш Ислам эстетикасы.

2.                Бездән күп җирләрдә: “Кайда сезнең озын көегез?” дип сорыйлар. Кырыгынчы-алтмышынчы елларда артистлар – Зифа Басыровалар, әйтик, аны зәвыклы итеп башкаралар иде. Ә аның бик борынгысы керәшеннәрдә сакланган. Аны җырлау өчен укырга кирәк. Хәзерге җырчы борынгы керәшен көйләрен җырлый башласа, “Тәфтиләү” килеп чыга - яхшылатабыз диләр дә, бөдрәләтә башлыйлар. Тәме бетә.

3.                Төгәл рецептлар юк. Әмма нинди адым артыннан ниндие кирәген билгеләп чыгарга була. Әле бит әле аның эшләүчесе дә кирәк. Дөрес, акча күренсә аның эшләүчесе шундук табыла. Дәүләтнең кызыксынуы булырга тиеш. Түрәләребезнең бу өлкәдә белемнәре җитеп бетми. Күңелләр белән тырышалар, әмма белеп бетермиләр.

Дәвамы бар...

Фикерләр








Мәдәният

Мирас: Муса Җәлилнең үз куллары белән туплаган альбомы һәм киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фотолары

Муса Җәлил музей-фатирындагы иң кадерле экспонат - герой-шагыйрь үз куллары белән төзегән мемориаль альбом. Әлеге тарихи ядкарь белән музей кунаклары таныша алмый иде. Тиздән альбомны теләгән һәр кеше карый алачак. 1922-1941 еллардагы фотолар җыентыгының электрон варианты да әзерләнә. Интертат укучылары альбом белән хәзер үк таныша ала. Музей хезмәткәрләре “Татар-информ” өчен махсус әлеге альбом белән таныштыру оештырды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла