Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов концерты: силос белән сенажга барып тоташкан хыяллар

Концертларның була төрлесе. Кайсы шау-шулы, кайсында уен-көлке, юморга урын күп бирелә, масаюлы, пафослылары да, нәзакәтлелек, хиссилек көчле булганнары да бар. Айдар Галимовның “Хыял...” программасында хиссилек тантана итте.

news_top_970_100
Айдар Галимов концерты: силос белән сенажга барып тоташкан хыяллар

Айдар Галимовның "Хыял" дигән программасы белән Казанга икенче мәртәбә килүе. Быел февраль аенда кайбер тамашачылар ул концертны күрү бәхетенә ирешкән иде инде. 

–  Тагын бер кат хыял иленә чакырырга булдык. Балачактагы хыял иленә сәяхәткә. Әгәр кеше хыял белән яши, шул хыялларын тормышка ашырырга омтыла икән, димәк, тормыш дәвам итә. Кайчандыр иҗат юлына мин хыялдагы акбүзатка атланып килеп кердем шикелле... – дигән сүзләр белән сәламләде Айдар Галимов тамашачыларын.

Акбүзатка да атланган, самолетта да очкан... Видеоэкранда җырчының самолетта очу күренешләре... Хыяллардан бәхет эзлибез, җирдә дә янәшәдә бәхет булуын күрмибез, кебегрәк сүзләр белән җыр яңгырый... Бу вакытта Айдар Галимов үзе дә, биючеләре дә залга тамашачыларга кәгазь самолетлар очыра.

– Самолет – балачакның бер символы, балачак ак хыялларының бер сәламе итеп очырдык, ди җырчы.

Айдар Галимовның концертны балачак хатирәләре белән үреп баруы программага самимилек өстәде дияр идем. Җырларының бер өлешен башкаргач, ул кинәт комбайннарны, аннары Гагаринны исенә төшерде.

– Басудагы элекке комбайннар күз алдына килеп басты. Комбайнчы ярдәмчеләре дә булып йөрдек бит әле. Ашлык ташыганда, әтиемнең ГАЗ-53 машинасына утырып йөрүем үзе ни тора иде! "Силос, сенаж" сүзләре дә балачакта күңелгә тирән уелып кергән. Без, 3-4 класста укучылар, сенаж, силосны төягәндә, олыларга ярдәм итеп тора идек. Без, янәсе, колхозга зур ярдәм китерәбез, дип олыларның кул арасына кереп, бәхетле булып йөри идек. Силос башында басып торабыз, ә үзебез космонавт булырга хыялланабыз. Һичьюгы, очучы. Һәр малайның хыялы иде бит ул. Гади генә авыл йортларында да Юрий Гагарин портреты эленеп тора иде бит. Саратовта яңа аэропортка Гагарин исеме биргәннәр икән, әй, сөендем шуңа. Дөрестерме, юктырмы, Гагарин  космоска очканчы ук, өлкән лейтенант булып очкан, төшкәнче үк майорны биргәннәр, ди.

Баксаң, Айдар Галимовның Гагарин белән уртаклыгы да бар икән.

– Имзам Гагаринныкына охшаган икән, мин аны ничә еллардан соң гына аңладым. Хәтерләсәгез, портретта Гагаринның подписе тора иде. Район үзәгенә баргач, миңа шушы документка имзаңны куй дигәннәрдер. Минем бит башка имза күргәнем дә юк. Тотканмын да, шул Гагаринныкын куйганмындыр дип уйлыйм. Җитмәсә, фамилияләр дә охшаш бит: Гагарин, Галимов...

Айдар Галимов балачакта иң рәхәт мизгелләренең берсе дип авыл клубына чыгуын искә ала.

– Мин үзем авылыбызның клублы урамында үстем. Шушы агач клубта кинолар, концертлар карап үстем. Әлфия Авзалова килде шушы кечкенә агач клубка. Күпме спектакльләр куелды шушы кечкенә сәхнәдә. Фидан Гафаров кумирым булды. Аның ничә тапкыр безнең авылга килүе дә үзе бер хатирә. Фидан абый берсендә шундый бер хәл турында сөйләгән иде. Кайчандыр Эстәрлетамактан Уфага кайтып киләләр икән. Авыргазы дигән районда бензиннары бетеп, машиналары сүнгән. Кыш, буран, акчалары юк. Фидан абый заправкада тәрәзәгә иелеп, гафу ит, талоннар юк, мин Фидан Гафаров дигән. “Кит инде, нигә Фидан Гафаров монда йөрсен” дип әйтә икән теге ханым. Дөрес әйтә бит инде, төнлә бит бу. Теге ханым, әгәр Фидан Гафаров булсаң, җырла, дип әйткән. Тәрәзәсенә иелгән дә, Фидан абый җырлап җибәргән: “Нигә килдең, иркәм...”

Айдар Галимовның шушы җырны башкортча башкаруы, бу вакытта экранда Фидан Гафаровның яшь чагы, ул уйнаган спектакльләрдән күренешләр каз тәннәре чыгарды. Тамакка төер тыгылгандай булды хәтта.

Җырдан соң чәчәк бирергә чыккан Филүс Каһиров белән “спектакль” дә уйнап алдылар. Аны күреп, Айдар Галимов оялган булып йөз чөереп маташканда, Филүс шаяртып борылып та китмәкче иде... Кич буе Айдар Галимовтан Филүскә мәдхия сүзләре күп яңгырады. Филүс Каһиров белән алар хәзер иҗатташ дуслар булуы аңлашылды. 

– Кешене белер өчен, юлда йөрергә, мең чакрымнар узарга кирәк. Себер якларында бергә йөреп кайтып, аны кеше буларак белдем. Филүс, Филүс инде ул, аның исеме, җисеме бар, фамилиясе, үз йөзе, үз юлы, үз тамашачысы бар. Филүсне бигрәк тә ошаттылар кебек Себердә. Бер апаң чыкты да “барыгыз да алтыннар сез, ди, шуннан Филүскә карады да, пробалары гына төрле-төрле” ди. Кемдә нинди проба икәнен аңлагансыздыр инде, - диlt Айдар Галимов. Ул Филүскә мактау сүзләрен яудыруын дәвам итеп, аның пародия остасы да булуын әйтте.

Айдар Галимовның су темасына багышланган җырлары күп булуына да игътибар иттем. Агыйдел турында җыр, “Кайтыгыз, пароходларым”, “Якты елга” җырларын башкарганда, тамашачылар экраннардагы су мохитенә чумды, җырчы тыңлаучыларын пароходта да йөздерде. “Кайтыгыз, пароходларым” җырының диңгезче кызлар биюе белән озатылуы бик тә килешле килеп чыкты кебек. Өстәвенә, җырчы үзе дә биюнең һәр хәрәкәтендә биючеләренә кушыла. Җырның авторы Роберт Миңнуллин залда үзе дә бар иде.

– Роберт абыйга һәрчак рәхмәтлемен, дустым, тәнкыйтьчем, киңәшчем, Казаннарда таянырдай кеше булганы өчен. Былтыр Роберт абый белән Башкортстанның берничә районын йөреп уздык. Мин рульдә, ул кырыйда...

Айдар Галимов концертында элекке елларда башкарган җырларына да өстенлек биргән. Тамашачы инде яттан белгән “Пар алма”, “Кайгы җиле какмасын” җырлары шундыйлардан. 1995-1996 елларда җырланган “Тау җиләге” җыры белән Галимов тамашачысын җиләкле аланга “алып килде”.

Айдар Галимов концертының Рамазан аенда үткәрелүен искәртеп, ничектер уңайсызланып куйган кебек тә булды. Тик концертның күңел ачу урыны гына түгел, ә гыйбрәт, сабак алу урыны булуын да билгеләп узды. 

– Миңа эш буенча еш кына картлар йортында булырга туры килде. Картлар йортлары булырга тиеш түгел, миңа калса. Алар юкка чыксын иде, дип, “Ялгыз ана” җырын башкарды.

Икенче бүлек Айдар Галимовның видеоэкраннарда яшь чагыннан күренешләр белән ачылды. Үзе һаман самолетта “оча”...

Айдар Галимов иң яраткан җырларының берсе саналган “Ак хыяллар” җыры белән тамашачыларны әле күңелләрдән чыгып кына баручы кышка “кайтарды”. Биючеләр кар атышу, кар бабай ясау элементлары белән җырны тагын да тулыландырды. Биючеләр үзара гына түгел, тамашачылар белән дә кар атыш уйнады.

– Карларны кире ыргытуыгыз ошады миңа. Рәхмәт сезгә. Кайбер җирдә кире ыргытмыйлар да, үзләрендә калдыралар. Мин инде еш кына “ыргытыгыз инде кире, иртәгә тагын кирәк бит ул карлар” дип әйтеп куям. Бүген беренче тапкыр шулай дип әйтмим, чөнки иртәгә кирәкми ул кар, - дип көлдерде ул халыкны. – Карларыгыз үзегездә истәлеккә калса, киләчәккә чакырып торса да ярый. Бу программаны төгәллибез дисәк тә була.

Алга таба “Ромашкалы җәйләр” җыры белән кыштан кисәк җәйгә күчәргә тиеш идек тә, тик җырчының җыр алдыннан фәлсәфи уйланулары белән уртаклашасы килде.

– Кешегә һәрвакыт нидер җитми, кышларын җәйләрне, җәен карлы кышларны сагынабыз, - дип ул, форсаттан файдаланып, Әнгам Атнабаевның “Бу кешегә һәрчак нидер җитми” дигән шигырен укыды.

Хәер, Айдар Галимовтан бердәнбер шигырь түгел иде бу. Һушланып, сәнгатьле итеп хыялыйлылыкка багышланган берничә шигырь юлларын  ишетте тамашачы. Сабый бала кебек хыялларга һаман ышанам... Җылы язлар көтәм кышлардан... ди ул.

Алга таба Айдар Галимов балачак хыяллары турында сөйләвен дәвам итеп, космонавтикадан соң мотоцикллар белән җенләнә башлавын әйтте.

– Үсә төшкәч, җәйге кичләр үзенә тарта иде. Кичен клубка чыгу зур бәхет иде ул. Берзаман мотоцикл алып җибәреп булмасмы икән дигән хыял кереп оялады. Хәзер бахырны техникага да санамыйлар, элек зур техника иде ул, - дип Айдар тамашачылардан мотоциклларның бөтен маркаларын санатып чыкты. ИЖ-49 дигән мотоциклның яшеле генә түгел, карасы да булуын белмәгән булып чыкты Айдар.

Мотоцикл иярләү бәхете тәтемәсә дә, “Муравей” дигән мотороллер йөртү насыйп булган аңа.

– Күпме печән, күпме утын, колхозның чөгендер басуыннан күпме чөгендер ташыдык шуның белән. Яшәсен безнең колхоз! Шул “Муравей”га утырып, күрше авылга кызлар янына бару бәхетле итә иде безне. Хәзер кызларны егетләрнең машинасына карый диләр. Элек тә кызлар простой түгел иде, велосипед белән килеп төшү бер нәрсә, ә “Муравей” белән килеп туктавың бөтенләй башка инде, абруең күтәрелә, үзеңне зур кеше итеп хис итә башлыйсың. Рәхмәт сиңа, муравей, шушы истәлекләр өчен! – диде дә, егетләрнең кызлар белән свиданиесе турында җыр яңгыратты Айдар.

Концертта Айдар Галимовка сюрпризлар күп булды. Аңың иҗатына гашыйк Уфа кызлары Казанга килеп җиткән.

– Казанда да безнең уфалылар. Уфада концерт куйганда, мин, гадәттә, “монда да безнең Казан кызлары” дип мактана идем. Бүген “безнең уфалылар Казанда да” дип әйтәм. Югыйсә, өченче көн генә Уфада концерт биргән идек, аларның, күрәсең, Казанга килеп карыйсы килгән.

Айдар Галимов тамашачыларга запискалар, хатлар язмаулары өчен рәхмәтен әйтте.

– Записка язып мәшәкатьләнмичә, мине мәшәкатьләндермәгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бу урында аптырап калдым мин, бу вакытта мин кемнедер котларга, кемгәдер сәлам әйтергә тиеш идем. Җырлыйсы гына кала хәзер.

Концертын ул заманча яңгырашта эшкәртелгән “Син минем җанымның яртысы”, “Гомер буйлап барам” җырлары белән тәмамлады.

Менә шулай тугры тамашачысын хыялланырга өндәп “өйләренә озатты” Айдар Галимов. Шәхсән үземә, аның сөйләү сәләте бик шомарган, тамашачылар белән шул рәвешле якынлык тагын да көчәйгән төсле тоелды. Ә концертына, һәрвакыттагыча, тел-теш тидерерлек түгел, оештыру дәрәҗәсе бик зәвыклы, югары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100