Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның имзасы кемнекенә охшаган яки Җырчының хыялый концертыннан репортаж

Айдар Галимов Казанның Жилплощадка бистәсендәге концертын шыгрым тулы залда уздырды.

news_top_970_100
Айдар Галимовның имзасы кемнекенә охшаган яки Җырчының хыялый концертыннан репортаж

Мәдәни дөнья шәһәр үзәгендә генә кайный дип уйлаучылар нык ялгыша. Казанның төрле бистәләрендәге мәдәният йортларында да мәдәни тормыш гөрләп тора. Әйтик, Дәрвишләр бистәсендә, Жилкада... Әлбәттә, аларда опера белән балет спектакльләрен карау мөмкинлеге юк, сәхнәгә орган да урнаштырылмаган, ә менә эстрада концертлары – җаның теләгәнчә: татар эстрадасының беренче эшелоныннан алып – төрле “Рәвешләр”гәчә.

Мәсәлән, Авиатөзелеш районында урнашкан “Юность” мәдәният йортын алыйк. Февраль аенда, әйтик, әлеге бистәдә яшәүче казанлыларны Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, мартта – Әнвәр Нургалиев белән “Рәвешләр” юмор театры һәм Салават Зәкиевич үзе көтә. Җырчыларның концертына уртача билет бәясе – 500 сум, Салаватныкы – 1000 сум. Мәдәният йортына директор урынбасары булып татар егете килгәч, татар артистлары ешайган ди мәдәният йортына. Кемнеңдер концертында тамашачы белән аралашып, кайсы артистларны күрергә теләүләрен сорашкан ди. Кайсыдыр артистларны халык зал тутырып карый ди, кайберләре касса җыя алмыйча да үпкәләп китә ди. Хәтта Элвин Грей да килгән. Залдагылар утырып кына карамаган, кәнәфиләр белән сәхнә арасында да, рәт араларында да биегәннәр ди тамашачылар. Айдар Галимовның беренче килүе ди. Директор урынбасары Айдарның директорына шалтыратып үзе чакырып китергән ди. Бу хәбәрләрне мин концерт башланганчы ишеттем – тамашачы бик ачык, ихлас биредә.

Айдар Галимов Казанның Жилплощадка бистәсендәге концертын шыгрым тулы залда уздырды. Дөрес, шәһәр үзәгендәге заллар белән чагыштырганда, зал артык зур түгел, 26шар кәнәфи-урындык тезелгән 19 рәт. Җәмгысы - 494 урын. Зал иркен, шәһәр үзәгендәге заллардагы кебек, урындыклар тыгызлап урнаштырылмаган.

Җырчының беренче концертларын 1990 елда бирүен истә тотсак, бу – аның 28енче сезоны. Дөрес, аның концерт директоры, продюсер Павел Волонихин, концертларын сезонлап санамыйбыз ди.

Концерт башланды. Задникта – видео. Ике бэк-вокалист, биш биюче. Ап-ак киемнәрдән Айдар Галимов пәйда булды. Бии, җырлый, сөйли. Концертның исеме – “Хыял”, темасы – хыяллар. Концерт бик тигез, профессиональ итеп бөкләнгән кәгазь самолетлар очырудан башланды. Дөрес, буранлы “нелетный” һава торышына булса кирәк, самолетлар залга түгел, читкәрәк очты.

“Эстрадага әкияттәге акбүз атка атланып килеп кергән идем”, дип башлады Айдар Галимов үзенең традицион сәхнә текстларын һәм 28 ел элек җырланган “Акбүз ат” җырын башкарды.

Айдар Галимовның концерт төркеме - биш биюче, бэк-вокалистлар Зилия Бәхтиева белән Радмир Исмәгыйлев, баянчы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрваз Килдегулов. Айдар репертуарындагы иң таныш җырларның берсе булган “Тау җиләге” җырының авторы ул. Нинди җыр соң әле ул дисезме? “Бу ни бу, Бу ни бу? - дип сораганга, Бу ни бу? - дип сораганга, — Бу, - диде, - тау җиләге”, - дип җырлый аны Айдар Галимов. 22 ел элек башкарылган җырын ул бу сезонда кабатлап җырлады. Концерт төркемендә алып баручы юк – бу вазыйфаны Айдар Галимов үзе бик ихлас һәм бик яратып башкара. Майны майлап тагын бер кеше йөртмәсләр инде.

Айдар Галимов җырлар арасында әтисенең ГАЗ-51 машинасында йөрүен, силос-сенаж төяүләрен сөйли. “Машинага басып силос төягәндә без космонавт булырга хыяллана идек, иң кимендә – очучы. Шундый заман иде, шундый чор иде, шундый ил иде. Пропаганда да көчле булгандыр, ул кирәк тә булгандыр, ул тәрбия дә булгандыр...” – дип сөйли Айдар Галимов һәм сорау бирә: “Ул чакта һәр авыл йортында кем портреты эленеп тора иде?” Үзе үк җавап та бирә: “Безнең өйдә Гагарин плакаты эленеп тора иде. Дөрес булса, ул космоска старший лейтенант булып очкан диләр, төшкәнче майор биргәннәр. Мин Юрий Алексеевичка полковникны да бирер идем әле. Аның безнең өйдә эленеп торган плакатында автографы бар иде. Мин ничә елларданы соң гына аңладым – минем имзам аныкына охшап тора икән. Бүген миннән автограф алсагыз, чагыштырып карарсыз әле. Башка имза күргәнем булмагач, балачакта имзаны шуның кебек куйганмындыр инде, күрәсең. Фамилиям дә Гагаринныкына охшап тора”.

Айдар Галимовның тагын бер сәхнә тексты легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә багышланды. “Мин клублы урамда үстем. Күпме кинолар карадым, күпме спектакльләр, концертлар килә торган иде шушы агач клубка! Әлфия Авзаловага кадәр килде. Күз алдына китерәсезме – җәйге челлә, халык шыгрым тулы, без идәнгә тезләнеп утырдык урын булмагач. Әлфия апа безнең клубны мунча белән чагыштырды. “Туганнар, без барыбыз да мунчада, ә мин шул мунчаның ләүкәсендә басып җырлап торам”, - диде ул. Аның шушы концерты мине гомер буе озата килде”. Программаның чираттагы җыры Әлфия Авзалова репертуарыннан алынган “Ак чәчәкләр” иде.

Концертның беренче бүлеге тәмамланганда безнең фотографыбыз– шактый еллар Мәскәү шоу-бизнесында кайнаган Рамил Галиев Айдар Галимовка үз мөһерен сугып куйды: “Бу татар эстрадасының Стас Михайловы икән!” Юк инде, Рамил Якубович, киресенчә, Стас Михайлов Айдар Галимовтыр. Чөнки безнең Айдарыбыз утыз ел чамасы сәхнәдә, ә Михайлов – азрак.

Павел, азактан Айдар халык белән аралашачакмы? – дип сорыйм тәнәфестә Айдар Галимовның концерт директорыннан.

- Әлбәттә, ул бит аның эшенең бер өлеше. Самолетка ашыгасы булганда һәм температурасы 39 градус булып авырганда гына аралаша алмады. Аралашмаска башка сәбәп була алмый.

Павел, сез Айдар янында бик күптәннән эшлисез бит инде, әйеме?

- 18 ел тирәсе.

Утыз елга якын сәхнә тоту серен дә беләсездер...

- Туксанынчы елларда чыккан берничә җырчы – Салават, Зәйнәп, Айдар, мәрхүмә Хәния Фәрхи – алар бит феномен. Хәния апа вафат, башкалар һаман сәхнә тоталар. Кемнәрдер килә дә китә. Сере харизмдадыр, энергетикамы икән? Әйе, талантлы яшьләр чыга тора. Ә бит болар утыз ел тамашачы югалтмадылар!..

Павел “Максимум 5 минут” диеп Айдар Галимов янына үткәрә. Айдардан соңгы интервьюымны моннан нәкъ 15 ел элек алган идем. Бер дә үзгәрмәгән ләбаса.

Айдар, концертта Әлфия апаның авылыгызга килүе турында сөйләдегез. Ә үзегез авылга барып җитә аласызмы?

- Әлфия апалар безнең өчен үрнәк, әмма район үзәкләреннән узып булмый, авылларга бик сирәк барып җитәбез. Дөрес аңлагыз – заман икенче, без үзебез генә торып калган заман бу, йә без исән калабыз, йә... Шуңа үзебезне үзебез карарга туры килә. Ә иң зур энергетика авылда. Шуңа авылларга да барып җитәсе иде...

Безнең биш минутлык сөйләшүдән соң Айдардан шоу-бизнес һәм галиҗәнап Җыр турында бер фикер: Эстрада шоу-бизнеска әйләнә, әмма шулай булмаса, ул үсә алмаска мөмкин – дәүләт җилкәсендә кала алмый бит. Шул ягы  да бар – техник ягын камилләштерәбез дип, аранжировка, ут дип, тавыш дип, бизәлешләр дип, иң төп нәрсә ҖЫР икәнлеген онытып ташлыйбыз.

Шоу-бизнес артыннан куып, зәвык дигән әйберне югалтырга ярамый. Мәгънә, чама дигән әйберне югалтырга ярамый. Безнең халыкка мәгънәсез җырлар кирәкми, алар рус һәм чит ил эстрадасында да тулган. Техник яктан алар алга да киткәннәрдер. Җырларда җан, күңел калмады бит - шунысыннан куркырга кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100