Татар театрлары федераль акчага ничә татар спектаклен куячак?

19 Октября 2017

Укылган: 762 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Татьяна ВОЛКОВА рәсеме
Татарстанда "Кече шәһәр театрлары” федераль проектында катнашучы театрларда “премьералар сезоны” башланды. Өч ай эчендә Татарстанның биш дәүләт һәм ике муниципаль театры егерме спектакльне чыгарып бетерергә тиеш.
Быел декабрь азагына кадәр Татарстанның җиде театры репертуары федераль акчаларга куелган 20 спектакльгә байыячак - республика шәһәрләрендә урнашкан биш дәүләт һәм ике муниципаль театр “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” проектына катнаша. Проект кысаларында халкы 300 меңнән артмаган шәһәр театрларына федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 2 миллион 700 мең сум бүлеп бирелде. Әлеге проектка халкы 300 мең сумнан артык булган Чаллы татар дәүләт драма театры һәм авыл җирлегендә урнашкан Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры катнаша алмады. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры белән Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.

«Кече шәһәр театрлары” федераль проектында катнашучы дәүләт театрларының дүртесе татар, берсе рус театры булса, муниципаль театрларның икесе дә рус телендә иҗат итә. 20 спектакльнең 13е – татарча, җидесе рус телендә булачак.

Татарстанның дәүләт театрларына акча тип-тигез бүлеп бирелгән. Ә театрлар аңа бер спектакль чыгарамы, бишнеме – аларның үз эше. Әйдәгез, күзәтик әле, дүрт татар театры бу акчаны нинди әсәрләр өчен тота икән?



Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры бу акчага ике спектакль чыгара:

1. Берсен – азәрбәйҗан классикасын - дөньяүләм танылган режиссер Сергей Потапов куя. Җәвид Хөсәеннең “Иблис” әсәрен Татарстан мәдәният министрлыгы Баку аша эзләп табып, шигъри әсәрне Ркаил Зәйдулла татарчага тәрҗемә иткән. Спектакль 13 октябрьдә премьера алдыннан күрсәтелде, зур премьера 17 ноябрьдә көтелә.

2. Икенче спектакльне – А.Н.Островскийның “Гроза”сын - Зиннур Сөләйманов чыгара. Премьерасы 27 октябрьгә планлаштырылган, әлеге спектакль белән Минзәлә театры сезонын ача.



Әлмәт татар дәүләт драма театры өч спектакль вәгъдә итә:

1. Беренчесен – Ж.Б.Мольерның “Лекарь поневоле” пьесасын “Әҗәлгә дару бар диләр...” исеме белән Санкт-Петербург режиссеры Елена Кузина чыгарды да инде. Әлмәт театры 6 октябрьдә премьера белән яңа сезонын ачып та җибәрде. Татарстанда федераль акчаларга куелган беренче спектакльне карарга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова белән Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры, "Кече шәһәр театрлары" проектының кураторы Эльмира Фәтхуллина да килделәр.

2. Икенче спектакльне яшь драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев куячак. Ул - яшьләр өчен “Хыял йорты” дип аталган үз әсәре.

3. Өченчесе – тагын дөнья классикасы – Еврипидның “Медея”се. Анысын куярга Башкортстан режиссеры Эдуард Шахов киләчәк. Ул бу театрда казах драматургы Олжас Жанайдаровның “Кибет” драмасын чыгарган иде инде. Театр бу спектакль белән шактый фестивальләрдә булды.

Графикка килгәндә, “Медея” 8 декабрьгә планлаштырылса, “Хыял йорты” 12 декабрьдә чыгарыла.



Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры да федераль проект белән килгән һәм аңа өстәлгән республика акчасына өч спектакль чыгара:

1. Берсе - А.Н.Островскийның “Бирнәсез кыз”ы.

2. Икенчесе – Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче” повесте буенча шул исемдәге спектакль.

3. Өченчесе – “Карурман аша” дип аталган спектакль. Өченче спектакльнең пьеса авторы – театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев үзе. Пьеса Тукай әсәрләренә нигезләнгән.

Спектакльләрнең өчесен дә Рөстәм Галиев үзе чыгара. Дөрес, өченчесен – үзе язганын – театр артисты Юрий Павлов белән бергәләп куя.

Түбән Кама театры бинасында ремонт бару сәбәпле, спектакльләр декабрьнең икенче яртысына гына планлаштырылган. Болар премьера түгел, ә эскиз варианты булырга да мөмкин. Соңару сәбәбен театрның баш режиссеры, Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев түбәндәгечә аңлатты: 
“Федераль проект, диделәр. Февральдә акча була, диделәр. Мин февраль көттем, март көттем, апрель көттем, май көттем... сентябрьнең 6сында акча килеп җитте. Минем театрымда ремонт барганлык белән читтән режиссер чакырта алмыйм, чакыртылган режиссер ул шартларда эшли алмый. Бүлмәдән бүлмәгә йөреп спектакль чыгарабыз. Хәзерге вакытта өч спектакль буенча да эш бара. Кайбер театрлар алдан әзерләгән спектакльләрен проектка керттеләр. Мин ялган юллар белән эшли белмим. Мин гадел кеше. Бирелгән акчага чиста продукция чыгарам. Без аны ашыкмыйча гына чыгарырбыз дигән идек. Ә сроклар кыска булып чыкты. Үз сәхнәң булмагач, сәхнәне алып тору да кыйммәткә төшә. Спектакль күрсәтеләсе сәхнәләрне сөйләштем, барысын да вакытында чыгарабыз”, - диде Рөстәм Галиев.



Буа татар дәүләт драма театры биш миллион чамасы акчага биш спектакль чыгара:

1. Беренчесенең – якташлары, халык шагыйре Ренат Харис пьесасы буенча “Афәрин, артист!” спектакленең премьерасы 28 октябрьгә планлаштырылган. Режиссеры – Азат Зарипов. Бу спектакльнең 2016 елда “Театраль Буа” фестивале кысаларында да, 2017 елда “Идел-Буа-Урал” театр фестивален япканда да күрсәтелүе турында мәгълүмат бар. Раил Садриев, чыннан да, пьесаның беренче бүлеген драматург һәм режиссер Гафур Каюмов тарафыннан куелуын, әмма куелышны театр белгечләренең тәнкыйтьләвен һәм авторның да килешмәвен әйтте. “Шуннан соң, акча булмаса да, Азат Зариповны чакырып яңадан куйдырта башладык. Ренат Харис та акча табарга ярдәм итә алмады. “Идел-Буа-Урал” театр фестивале кысаларында спектакльнең яңа вариантын карап чыктык, курка-курка гына театр тәнкыйтьчеләренә дә күрсәттек. Александр Вислов: “Эшләп бетерә алсагыз, фестивальләргә йөри алырлык спектакль була, курыкмагыз”, - диде. Ә федераль акча киләсе билгеле булгач, без аны эшкәрттек, чистарттык, икенче бүлеген дә эшләп бетердек”, - диде театр директоры Раил Садриев.  

Ә ноябрь башында Буа халкын өч көн рәттән премьера көтә.

2. 1 ноябрь - Тәбриз Хәкимовның “Адвокат” спектакле. Режиссеры – Зиннур Сөләйманов.

3. 2 ноябрьдә театр В.Жеребцовның “Дурак уенын” чыгара. Режиссер – тагын шул ук Зиннур Сөләйманов.

4. 3 ноябрьдә Раил Садриевның “Сез әле мине белмисез” моноспектакле тәкъдим ителә. Режиссер – Азат Зарипов. 9 ноябрьдә Раил Садриев моноспектаклен Мәскәү тамашачысына алып барырга җыена. Билетлар сатуда.

5. 15 декабрьдә Удмуртиядә яшәп, рус телендә иҗат итүче танылган режиссер, Дамир Сәлимҗанов үзенең “Ирле ялгыз хатын” спектаклен сәхнәләштерә. Дамир Сәлимҗанов – күренекле татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганы. Буадагы спектакль - Дамир Сәлимҗановның Татарстандагы беренче эше.

Кемнәр куя һәм нәрсә куя?

Шулай итеп, дүрт татар театры федераль программа буенча ике тапкыр чит ил классикасын, ике тапкыр Островскийны, бер төрки халык классикасын куя. Өч режиссер үз әсәрен куя. Болар – Дамир Сәлимҗановның “Ирле ялгыз хатын” спектакль-вербатимы; Илгиз Зәйниевнең “”Хыял йорты” һәм Рөстәм Галиевнең “Карурман аша...” спектакле.
Буа театрының моноспектаклен дә үз әсәрен куючылар исәбенә кертергә буладыр. Авторы – Раил Садриев үзе, артисты да үзе. Буа театры татар театр дөньясына Башкортстанның ике авторын ача: берсе – Тәбриз Хәкимовның “Адвокат” әсәре, икенчесе – Стәрлетамакта яшәп иҗат итүче рус драматургы Владимир Жеребцов.

Программа кысаларында куелган спектакльләр исемлегендә ике татар авторы да бар: берсе – халык шагыйре, икенчесе – популяр язучы. Сүз Ренат Харис һәм Нәбирә Гыйматдинова турында бара.

Шуның белән шул. Исемлектә бер татар классик әсәре дә юк. Кую өчен күп акча соралган зур күләмле тарихи әсәрләр дә юк.

Без исемлек буенча фикер әйтүләрен сорап, без танылган татар драматургы, сценаристы Мансур Гыйләҗевка һәм филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдиновага мөрәҗәгать иттек.

Мансур Гыйләҗев: "Бу исемлекне күргәч, кем язсын?!


 
“Мин бу исемлекне аңламыйм, - диде Мансур Гыйләҗев. - Дәүләт акчасы тотыла, ә бернинди идея юк. Дәүләтнең театрлар буенча сәясәте булырга һәм ул милли сәясәт булырга тиеш. Без бәләкәй милләт. Дөньяда биш-алты миллион татар бар диләр. Мин ышанмыйм. Бүгенге көндә бер-ике миллион татар бар дип уйлыйм. Анысы да кими бара. Безгә яшьләр турында, яшь авторлар турында уйларга кирәк. Бу исемлекне күргәч, кем язсын?! Анда яшь драматурглардан бер Илгиз Зәйниев бар. Ул да үз әсәрен куя. Үзе куймаса, бәлки, аныкын да куймаслар иде. Драматурглар, динозаврлар кебек, юкка чыктылар бит инде. Татар дөньясында бер яшь драматург та юк. Мин бу сәясәткә каршы торам. Яшьләргә юл ачарга кирәк. Беркем дә классик булып тумый. Уңышсыз әсәрләр дә булыр. Моннан куркырга кирәкми. Татарча яза торган авторлар ярдәмгә мохтаҗ. Киләчәктә андый ярдәмгә мохтаҗ булган авторлар да калмаячак...”

Миләүшә Хабетдинова: "Театрдан тел, интонация югала"



“Мин рус мәдәниятенә дә, дөнья мәдәниятенә дә каршы түгел. Әмма әсәрләребез татар мохитенә туры килсен иде. Безгә рухны күтәрә торган әсәрләр кирәк, - ди Миләүшә Хабетдинова. - Әйе, драматургларның сайлап алырлык әсәрләре аз. Драматургларны өйрәтергә, аларны укытырга кирәк. Туфан Миңнуллиннар, Аяз Гыйләҗевлар гел Мәскәүдә семинарларда катнашып йөргәннәр. Драматурглар шулай үскән".

Миләүшә Хабетдинова театрларның читтән режиссерлар чакыруына да игътибар итте. “Без зур проектларга читтән режиссерлар чакырабыз. Алар безнең милләткә хезмәт итә торган әсәрләр куйсыннар иде. Килгән режиссерлар телне белмәгәч, аның нечкәлеген аңламагач, актер уенына, сценографиягә басым ясый. Тел, интонация югала”, - ди ул.

Бер өстәмә. Башта исемлеккә кертелеп тә, соңрак "Мәскәү аша" үтмәгән Әтнә татар дәүләт театры проект кысаларында куяр өчен татар драматургиясен сайлаган иде. Берсе - Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" пьесасы булса, икенчесе Шәриф Хөсәеновның күп театрларда уңыш казанган "Әни килде" пьесасы. Беренчесен Әтнә театры үз мөмкинлекләре белән чыгара алды. Тиздән - премьера. Икенчесе әлегә театр портфелендә акча көтеп ята.

Проект алдагы елларда да дәвам итәчәк. Шунысы мөһим!

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла