Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якут режиссеры татар театрына "Иблис"не алып килде

Дөньякүләм танылган театр һәм кино режиссеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Сергей Потапов бер ай дәвамында Минзәлә шәһәрендә яшәп, театр коллективы белән азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” драмасын чыгарды. Шушы көннәрдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры спектакльне премьера алдыннан күрсәтте.

news_top_970_100
Якут режиссеры татар театрына "Иблис"не алып килде
Спектакль “Россиянең кече шәһәр театрлары” партия федераль проекты кысаларында куелды. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов чакыруы буенча, "Татар-информ" хәбәрчеләре спектакльнең беренче тамашачылары булдылар.



Иблис” драмасын 13 октябрьдә җомга көн чыгаруы очраклы туры килү генә. Татарда “пятница тринадцатое” ырым-шырымы юк. Дөньякүләм танылган театр һәм кино режиссеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Сергей Потапов бер ай дәвамында Минзәлә шәһәрендә яшәп, театр коллективы белән “Иблис” драмасын чыгарды. Спектакль “Россиянең кече шәһәр театрлары” партия федераль проекты кысаларында куелып, аның премьерасы 17 ноябрьгә билгеләнгән булса да, спектакль әзер булгач, режиссерның китәр вакыты да җиткәч, театр спектакльне билгеләнгәннән алдарак премьера ясады, ягъни, премьера алдыннан күрсәтте.



Роберт Шәймәрданов “Татарстанның көнчыгыш капкасын” Минзәләдә ачты




Сергей Потапов тумышы белән Якутия (Саха) Республикасыннан, аны матбугатта “Шаман оныгы” дип язалар. Ул Россиядә генә түгел, илләрдән илләргә спектакльләр куя. Быел "Нәүрүз" халыкара театр фестивале кысаларында Сергей Потапов спектакльләренең ретроспективасы тәкъдим ителде. Шулай итеп, Камал театры Татарстан театралларына әлеге режиссерны “ачып бирде”. Дөрес, Казанның бик тугрылыклы театр тамашачысы Саха театрының Шекспир буенча куелган “Тиит Андроник” спектаклен хәтерли. Әлеге канлы әсәрне яшь режиссер Сергей Потапов куйган иде.

Сергей Потапов Татарстанга “Нәүрүз” театр фестивален оештыручылар чакыруы буенча быел июнь аенда килгән иде. Ә өч айдан соң - сентябрь урталарында - Сергей Потапов Минзәләгә спектакль куярга кайту өчен Казан аэропортына килеп төште.

Бу вакытка инде Минзәлә театры азәрбәйҗан классик язучысы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” драмасын Азәрбәйҗан мәдәният министрлыгы аша табып, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулладан шигъри тәрҗемә ясап әзерләп куйган иде инде.

Эш планы бер ел алдан билгеләнгән режиссерны Минзәлә театры ничек тиз генә үзенә каратты соң әле?



"Мине Минзәләгә театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов чакырган иде. Без Валера белән ул Калмыкиядә чагында ук таныш. Ә "Нәүрүз" театр фестивалендә Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов мине театрга килергә ышандыра алды.

"Минзәлә - татар театрының көнчыгыш капкасы. Сез татар театрына кояш чыгышыннан керергә тиеш", - диде ул. Миңа ул шушы сүзләре белән тәэсир итә алды", - диде Сергей Потапов.


"Ни өчен "Иблис"?


Инде пьесага килик. Ни өчен “Иблис”? Сергей Потаповның әлеге әсәр турында рецензия укыганы булган һәм Минзәлә театрына үзенең шушы әсәрне кую теләген җиткергән. “Дөресен әйткәндә, мин баш тартырлар дип уйлап тәкъдим иттем. Алар кыю булып чыктылар - көтмәгәндә, ризалаштылар һәм материалны таптылар”, - ди хәзер Сергей, көлеп. Әйе, Минзәлә театры “алтын балык” шикелле режиссерның спектакль белән бәйле бар теләген җиренә җиткереп үтәп торган. Хәер, пьеса турынды сөйләшә идек бит әле.

Пьеса моннан бер гасыр элек – ХХ гасыр башында - 17-18 елларда язылган. Аның әле беркайчан да Россиядә куелганы булмаган. Монысын театр белгече Нияз Игъламов әйтә.


Пьесаның кыскачы эчтәлеге болайрак. Кешеләр арасында Иблис йөри. Шигъри җанлы, иманлы төп геройны җиңә - аның яшеренеп яткан инстинктларын уята. Рәйнәгә гашыйк булган Гариф, Иблис коткысына бирелеп, акчага, шәрабкә кызыга, хәтта хатыны Хавәрне дә, бертуган абыйсы Васыйфны да үтерүгә барып җитә. Үч үчне тудыра - Хавәрнең әтисе кызын югалту кайгысыннан үч белән яна башлый. Режиссер фантазиясендә сәхнәдә бер түгел, ике Иблис йөри – икенчесе Иблис игезәге, күләгәсе – теләсә ничек атарга мөмкин. Дөньядагы барлык явызлыклар иблистән, иблис безнең үзебездә утыра, үч-көнчелек аша без аны дөньяга чыгарабыз, ди азәрбәйҗан классигы моннан йөз ел элек язылган һәм хәзер дә актуаль булган әсәре белән.

Әлфәт Закирҗанов: “Кеше күңелендә һәрвакыт иблис яши”

Минзәләгә премьера карарга филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов та килгән иде. Ул бу әсәрне моңарчы белмәвен, әмма бик кызыксынуын әйтте.

“Әсәр үзенең эчтәлеге белән шул вакыттагы Россия жәмгыятендә һәм төрле халыклар тормышында урын алган хәлләрне алга куя; нигездә мәңгелек кыйммәтләр булган мөһим төшенчәләр турында сүз алып бара. Әгәр дә инде без әлеге азәрбәйҗан авторы язган әсәрне үзебезнең татар әдәбиятына күчереп карыйбыз икән, игътибар итегез - Галимҗан Ибраһимовның “Уты сүнгән җәһәннәм", Һади Такташның “Газраиллар”, “Күктән сөрелгәннәр”, Такташыбызның 1922 елда язылган “Җир уллары” трагедиясе. Боларның барысында да нәкъ менә символлар аша беренче бөтендөнья сугышы тудырган афәт сурәтләнә. Золым, мохтаҗлык, хәерчелек, үлем, кан-яшьне күреп аптыраган Мәҗит Гафуриебез хәтта “Юктырсың ла, Алла”, дип мөрәҗәгать итә. Бу бит аларның Аллаһы Тәгаләнене кире кагуы түгел, бәлки, үзләренең җирдәге ямьсезлек һәм золымга ачу-нәфрәтне туктата алмауга әрнү чагылышы”, - ди ул.

“Без әлеге спектакльдә дә шушы бөтенкешелек кыйммәтләре булган яхшылык һәм явызлык көрәшен күрдек. Кеше күңелендә һәрвакыт иблис яши, - дип дәвам итә галим. - Ул сине дә, мине дә һәрвакыт сагалый. Без бер адым атлап түбәнлеккә төшәргә, ягъни, иблис коткысына бирелергә мөмкинбез. Ул безнең эчтә яшеренеп яткан инстинктларны торгыза ала, кеше алтынга кызыгырга мөмкин, властька кызыгырга мөмкин, ә шул ук вакытта һәр очракта да әлеге ямьсезлек каршында да кеше булып кала ала. Коръән нәрсә ди? “Ташка да аш белән җавап бирә белү күңелеңдәге иблисне җиңү ул”, ди. Бүгенге спектакльдәге геройларыбызның һәрберсе күңелендә үчләшү ята. Ә ачу икенче ачуны тудыра - ул гөнаһка китерә. Шуңа күрә аларның бер-берсен үтереп бетерүе - бер гөнаһның икенче гөнаһны тудыруы. Үч тау башыннан төшкән кар катламы кебек әйләнә һәм зурая бара - сине дә, мине дә таптап китәргә мөмкин. Спектакльнең үзәгендәге әлеге фикер азәрбәйҗан өчен дә, татар өчен дә, рус өчен дә һәм якут белән калмык өчен дә бер. Һәркем аны җаны, йөрәге аша үткәрә, яшәешенең мөһим әхлакый кыйммәтләре яссылыгында бәяли”.


Нияз Игъламов: “Иблис” – күп миләтле проект


“Монда күпмилләтле проект барлыкка килде: рәссам Валерий Яшкулов - калмык, пластика буенча - татар егете Нурбәк Батуллин, куючы режиссер Сергей Потапов - якут, ә әсәрнең авторы - азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвид, - ди премьерага махсус килгән театр белгече Нияз Игъламов. - Сергей Потапов бик акыллы, бик белемле кеше, ул хәзер күбрәк Якутиядән читтә куя башлады - аның иҗатында яңа этап башланды. Ул милли культураларның синтезы буенча бик күп эшли – аның режиссер буларак, төп асылы шунда”.



“Биредә антимилитаристик пафос нык яңгырый. Музыкаль бизәлештә дә шартлаулар күренә. Бөтен фон белән сугыш тавышлары бара, - ди Нияз Игъламов. - Иблис бит ул читтә түгел, ул кешенең үзендә уяна. Читтәге көч кызык түгел, ә үз эчендәге иблис белән көрәшсә - әле аның өмете бар. Бу өмет хисе тамашачыда уянырга тиеш”.

 Рөстәм Зиннуров башын да, кашын да кырган. Ни өчен?


Спектакльдә театрның танылган артистлары Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин, Татарстанны халык артисты Хафиз Хамматуллиннар катнаша. Иблис образын театрның яшь артисты Рөстәм Зиннуров гәүдәләндерә. Ә Иблиснең игезәген Руслан Әхмәтҗанов уйный.

Иблис образы өчен Рөстәм чәчен генә түгел, хәтта кашын да кырган. “Мин бу рольне алгач, әти белән әни: “Үзгәрдең, - дип аптырый башладылар. - Шалтыратмыйсың да, үз дөньяңа киттең, сәерләндең”, - диләр. “Хәзер шулай үз дөньямда яшәп алмасам, кешеләрне куркыта алмаячакмын. Мин үземнән үзем куркыр дәрәҗәгә җитергә тиешмен”, дим. Әйе, сонгы вакытта мин үземнән үзем курка башлаган идем”, - ди Рөстәм Зиннуров.



“Хәзер инде булды, үземә кайттым, - ди ул, елмаеп. - Һәр роль кешене күпмедер үзгәртә, әлбәттә, мин элекке Рөстәм булсам да, рольнең тәэсире кала. Әмма борчылмагыз, Иблискә әверелмим”.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының баш режиссеры Дамир Сәмерханов Рөстәм Зиннуровның якташы булуын әйтә. “Кукмараның халык театрында уйнады. Ул төп рольне башкарган 2014 елда театр “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленең гран-приын алды. 1 миллион сумлык гран-прины театрга Рөстәм Зиннуровның уены алып бирде дип саныйлар”, - ди Дамир Сәмерханов.

Дамир Сәмерханов: “Без космоска очкан кебек булдык”




Минзәлә театры “Иблис”кә кадәр дә, әлбәттә, төшеп калган театр булмады. Яшь режиссер Дамир Сәмерхановның баш режиссер булып килүе дә театрның уңышы. Аның төрек әдибе Тунҗәр Җүҗәноглу әсәре буенча куелган “Ташкын” спектакле генә ни тора. Сүз уңаеннан, театр белгече Нияз Игъламов Минзәлә театрына Тунҗәр Җүҗәноглуның сәламнәрен дә җиткерде. Әдип үз әсәрен татар театры куелышында күрергә хыяллана ди. Кем белә, бәлки театр Төркия якларына да йөреп кайтыр әле “Ташкын”ы белән.

Шулай да Дамир Сәмерханов театрга Сергей Потаповның килүен космоска очуга тиңләштерде. “Үз җае белән барган тормышка икенче образлар, икенче метафоралар белән эшли торган кеше килеп керде. Без башта нәрсә буласын азаккача кадәр тоеп та бетерә алмадык. - ди баш режиссер. - Сергей Потапов культураларны куша ала, культура элементлары аша конфликт төзи белә. Без анысын белә идек. Әмма үзебездә аны аңлый алырбызмы, аның теле белән әйтелгәнне халыкка җиткезә алырбызмы икән дип икеләнүләр дә булды. Премьераны тамашачы белән бергә бер сулышта карагач, аның нинди оста икәнлегенә тагын бер кат инандык. Ул мастер, ул профессионал!”

“Сергей иблис турында интернетны белгән кешеләр белән яңа картинкалар аша сөйләште. Бу Европа да түгел, төрки дөнья да түгел. Сергей Потаповның килүе бозваткычка тиң, ул безгә яңа горизонтлар ачты. Без аның ысулларын кулланып, үз спектакльләребезне куя башларбыз”, - ди Дамир Сәмерханов.

Белгечләр “Иблис”нең киләчәген юрый




“Минзәлә халкы 16 мең кеше булган шәһәр. Аның да яртысы гына татар. Монда иң даһи спектакльне дә ун тапкырдан артык күрсәтеп булмый. Үз башыңнан артык сикереп булмый. Шартлары шундый. Мондый шартларда татар театрына көн күрүе авыр, - дип фикер йөртә Нияз Игъламов. - Минемчә минзәләлеләр дөрес юл сайлаганнар - фестивальләр, күренекле режиссерларны чакыру. Үз режиссерлары Дамир Сәмерханов та көчле режиссер. Шулай да театрда Уфадан Зиннур Сөләйманов спектакль куеп ята. Башкорт академия театрыннан Илсур Казакбаевны чакыралар дип ишеттем. Бәләкәй шәһәрләр театрлары фестиваль юлына күчте. Әлмәт театры шушы юлдан бара. Күбрәк фестивальләр турында уйларга кирәк”.



“Әлеге спектакльнең дини мифологиягә, символизмга нигезләнүе күпмедер дәрәҗәдә әзерлекле тамашачыга аталган кебек, ләкин икенче яктан бит язылмаган канун бар – “кешене йөзәргә өйрәтү өчен суга ташларга кирәк”, диләр. Кешенең зәвыген күтәрү өчен аны залга кертергә, спектакль күрсәтергә кирәк, - ди әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов. - Тагын бер фикер: еш кына без әсәрләрдә явызлык, кан-яшь, тормышның төбен күрәбез, ләкин спектакльне куючыларның осталыгы шунда булырга тиеш - ул тамашачыны әлеге түбәнлектә, гөнаһта калдырырга еш түгел, эстетик дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Менә шушы төп максат. Миңа калса, залдагы тамашачы аерым детальләрне, аерым штрихларны, аерым сиволлларның тән мәгънәләрен аңлап бетермәгән очракта да, сорауларга җавап эзли башлады. Күңелендә әлеге сыкрану аша чистарынуга, катарсиска омтылыш туды. Спектакльнең төп мәгънәсе шунда дип уйлыйм”.

Спектакльнең рәсми премьерасы нәкъ бер айдан - 17 ноябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге вәкилләре катнашында булачак.











Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100