Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кыздан ире риза булмаса, аның гыйбадәте кабул булмый - Гөлчирә абыстай Ногманова

Аның белән сөйләшеп утырганда адәм баласында булган ихтыяр көченә, яшәү дәртенә карап сокланасың. Тормышында сынаулары күп булса да, кешедә менә шушы сыйфат булганда, ул барыбер җиңеп чыга, югалмый. Ахыр чиктә, үткән юлына карап үзе дә шакката икән.

news_top_970_100
Хатын-кыздан ире риза булмаса, аның гыйбадәте кабул булмый - Гөлчирә абыстай Ногманова

Әтисенең 19нчы кыз баласы


Кукмара районы Чишмәбаш авылында яшәүче, 68 яше белән баручы Ногманова Гөлчирә абыстайның терелегенә, җитезлегенә күзләр тимәсен. Халыкта, ут борчасы диләр аның кебекләр турында.



 “Мин әтигә 70 яшь булганда 19 нчы кыз баласы булып дөньяга килгәнмен, - дип сөйли ул үзе. Әти инде өлкән, тәҗрибәле карт, безне төннәр буе ислам дине нигезләренә өйрәтеп чыга иде. Бик матур тавыш белән Коръән укуын хәтерлим. Өлкән яшьтә тапкан, баккан бала икенче төрле була,- диләр бит. Әнием аннан 28 яшькә яшьрәк иде, һәрчак эштә булды. Безне күбрәк әти тәрбияләде. Хатын-кыз аңлатырга тиешле кайбер нечкәлекләрне дә ул сөйләп төшендерә иде. Без бик юклык белән яшәдек. Шулай да әти-әнием гаиләсендә мин үземә гомер буе ярдәм иткән сыйфатларны: ир хакын, әти-әни хакын олылауны, тәвәккәл, тырыш булырга кирәклеген, кеше хакына керергә ярамаганлыгын аңлап үстем. Бик яхшы нәселгә килен булып төштем. Иптәшем Нурулла белән 5 ир малай тәрбияләп үстердек.

- Сезне яшь чакта сәхнәдән төшмәде дип сөйлиләр. Комсомол секретаре, депутат та булгансыз. Һәм ничектер тормышта кискен борылыш, дингә килү. Элекке кагыйдәләрдән баш тарту...


- Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле гел кеше арасында булдым. Миңа бу ошый иде. Кешеләргә яхшылык, изгелек белән тәэсир итеп булганын, аларны шулай берләштереп булганын аңлый идем. Кайнатам Нургали пенсиягә чыгуга кисәк кенә дингә кереп китте. Авылның өлкән яшьтәге мөхтәрәм абзыйларына йөреп, Коръән сүрәләренә өйрәнде. Аны авылыбызга имам итеп сайлап куйдылар. Монсы да тәэсир иткәндер. Шул чорда, күрше авыл мәктәбендә дини укулар оештырыла башлады. Халыкның дингә сусаган, авылда мәчетләр ачыла башлаган вакыт бу. Мин дә укырга төшеп киттем. Остазыбыз Данил абыйдан 8-9 ел гыйлем алгач, ул миңа: “Гөлчирә, инде син үзең дә белем бирә аласың”,- дип миңа фатыйхасын бирде. Ә мин үземдә башкаларга бирерлек гыйлем сизмим. Шуннан соң, Кукмара мәдрәсәсенә укырга кердем. Аннан Казанның Мөхәммәдия югары мәдрәсәсен тәмамладым. Анда киленем Зөлфия белән бергә укыдык. Әлһәмдүлилләәһ, балачак укытучы булу хыялым тормышка ашты. Бүгенге көндә Кукмара мәдрәсәсендә белем бирәм.
Начар авырту – Аллаһның бер сынавы булды


Яман шешне дә җиңгән


Моннан 14 ел элек миңа яман шеш дигән диагноз куйдылар. 4 нче дәрәҗәгә җиткән 2 шеш иде ул. Операция ясаттым, химия курслары ала башладым. Көч бетте, чәчләр коела. Мине ул чакта Аллаһы Тәгаләнең ярдәме генә коткарды. Күпсанлы химия курслары узасы бар. Бер курсны узам да, елый-елый дога кылам: “Ий, Раббым, икенче килешемә намаз укыр өчен мине бу бүлмәм көтеп торсын иде”, - дим. Икенче килешемә тагын шул бүлмәгә урнаштыралар. Тагын шөкерана намазы укып дәвалануга керешәм. 12-18 сәгать химия алгач палатага чыгарып салалар: “Ий, Раббым, тәһарәтләнеп намазымны укырга да көч бир инде”, - дип ялварам. Ул көч бирә. Минем белән химия алган кешеләр аптырыйлар иде, ничек шулай йөри аласың син,- дип. Ә мин мескенләнеп ятарга яратмыйм. Аллаһ бирә көчне дә, сабырлыкны да. Бары тик сорарга гына кирәк. Авыру кешене кызганырга һич ярамый. Ул үзендә көч, яшәү дәрте табарга тиеш. Сынау - кешеләргә яшәүнең ни кадәрле рәхәт икәнлеген аңлар өчен бирелә. Шулай чираттагы химия курсын алып өйгә кайттым. Күрәм, өемдәге челтәрләрем чиста түгел. Мин андый-мондый булсам, кеше алдында матур түгел, юарга кирәк,- дип уйлыйм. Киленнәрем сыерны сава, аларга тагын өстәмә эш кушарга оялдым. Улыма әйтеп челтәрләрне салдырттым да, мунчада ләгәнгә салып, өстендә аякларым белән таптый-таптый челтәр юганым истә. Бөкерәергә, күтәрергә ярамый. Ә күңел тыныч кына ята белми. Һәрвакыт динне дә, дөньяныкын да тигез алып барырга тырыштым.

Хаҗ кылганда, Зәм-зәм суы алырга барганда аягым таеп егылдым да, кабыргамны сындырганмын. 3 ай бу турыда белми йөрдем. Сөякләрне тикшерегә дип онкология хастаханәсенә баргач кына әйттеләр: сезнең бит кабыргагыз сынган, дип. Кеше бит, кабырга сынгач, утырып та, ятып та тора алмый. Мин моны да Аллаһының бер рәхмәте дип, хаҗларымның кабуллыгына бер сәбәп булсын дип аңладым. Хәзер дә тәһарәт алган саен Аллаһтан һәр әгъзама аерым сәламәтлек сорыйм. Үз-үземне чиста йөртергә, намазларымны укый алырга көч бирүен сорап дога кылам.

- Сезнең җитезлеккә, булганлыкка әле дә күзләр тимәсен. Сезне белгәннәр, Гөлчирәгә бу энергия кайдан килә,- дип аптырыйлар...

- Коръәндә тәвәссүл дигән төшенчә бар. Ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в) бәрәкәте аркылы, хөрмәте аркылы сорау. Аның йөрәге чиста һәм без адәмнәр аның дәрәҗәсенә ирешә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны дөньяда да, ахирәттә дә бөек дәрәҗәләргә күтәргән. Мин һәр тәһарәт алган саен мондый дога кылам: “Раббым, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә, аның мөбәрәк исеме бәрәкәтендә миңа сәламәтлек, тәкъвалык бирсәң иде, аның хөрмәтенә мине гафу әйләсәң иде”,- дим. Әлһәмдүлилләһи Раббил гәләмиин. Аллаһы Тәгалә бик күп авыруларыма шифа бирде һәм бирә.

Аннан соң минем белән һәркем “Әссәләмәгалейкүм”,- дип исәнләшә. Бу бит Аллаһтан синең өчен иминлек, сәламәтлек сорау дигән сүз. Шулай булгач, көнгә ничә кардәшем миңа сихәтлек тели булып чыга! Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә безгә бер-беребезгә сәлам бирергә куша. Мөселманның мөселманга иң изге бүләге ул. Сәлам бирмәүче кеше - иң саран кеше була. Аннан соң мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Күпме генә начар сүз әйтсәләр дә, рәнҗетсәләр дә ул кешегә дога кылам. Чөнки үпкәләү, рәнҗү - йөрәккә авырлык биреп тора, үзеңне дә чиргә сала торган әйбер. Моңа өстәп хәдистә әйтелә: “Рәнҗетелүче килешергә дип беренче булып килә икән – аның өчен җәннәтнең уртасында йорт салып куелыр; ә инде кем рәнҗетте шул үз гаебен аңлап, ялгыштым дип килешергә килсә – аның өчен җәннәтнең кырыенда йорт төзелер”. Аллаһы Тәгалә – гафу итүче һәм гафу итә белүчеләрне ярата. Ул да шулай эшләгәч, мин гади бер адәми зат, ничек инде кешенең кимчелекләрен гафу итмәскә тиеш. Бу үзеңне өстен кую була.

  Хатын-кыздан ире риза булмаса, аның бер гыйбәдәте дә кабул булмый


 - Мөселман кешесенә көн дә кирәкле кайбер гамәлләрне атап үтегез әле.

- Аллаһы Тәгаләне һәрчак истә тотарга кирәк. Хәдистә әйтелә: “Бу дөньяда 2 вәгазче бар. Берсе гел сөйли. Бу - Коръән белән гамәл кылучылар. Икенчесе бер дә сөйләми. Алар – бу дөньядан киткән мәетләр. Аларны күреп без шулай ук гыйбрәт алырга тиеш;

  - Намазны калдырмаска, фарыз гамәлләрне үтәргә тырышырга. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһка намаз аша сабыр итеп мөрәҗәгать итегез”. (Бәкара, 45) Намаз ул – җан тынычлыгы, яшәүгә көч бирүче. Әгәр укыган намазыбыз безне дөреслеккә этәрмәсә, гөнаһтан ерагайтмаса, Аллаһ ул намазыбызны кабул итми;

  - Әти-әни, ир хакын хакларга. Хатын-кыздан ире риза булмаса, аның бер гыйбәдәте дә кабул булмый;

  - Зекер укы, салават әйт. Шайтаннан көчле буласың килсә, һәрчак һәм һәркайда зекер укы;

  - Иртән йокыдан уянуга урын-җирне “Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим Бисмилләәһир рахмәәниррахииим” дип әйтеп җыеп куй һәм кичен йоклар алдыннан шул сүзләрне кабатлап мендәрләрне, юрганнарны кабартып җәй. Шайтан ир белән хатын арасын бозарга тырышып урын-җиргә ояларга ярата;

  - Йоклар алдыннан уң якка карап 21 тапкыр “Бисмилләәһир рахмәәнир рахииим”- дип әйт. Шулай әйткән кеше бу төндә һәртөрле явызлыктан, бәла-казадан, карактан, үлемнән имин була;

  - Йокларга тәһарәтле килеш ятарга гадәтлән. Андый кешенең җаны күккә ашар һәм бу җан өчен фәрештәләр зекер әйтер;

  - Йоклар алдыннан үзеңне, балаларыңны өшкереп ят;

  - Төнлә йокыдан уянуга Аллаһны искә ал, зекер әйт. Шулай эшләсәң гәүдә җиңеләеп китә, торып тәхәҗҗүд намазлары укырга көч керә. Төн, бигрәк тә таң алды, бик кадерле вакыт. Бу вакытта барча җан иясе ял итә, галәмдә тынычлык хөкем сөрә. Кеше төнлә торып гыйбәдәт кылганда аңа беркем дә комачауламый, ул риядан ерак була. Чөнки аны бу вакытта беркем дә күрми. Ул үзенең Раббысы белән бергә-бер кала, Аңа мөрәҗәгать итә, догалар кыла. Шулай итеп ул күңелен нурландыра, Аллаһы Тәгаләгә якыная;

  - Теләкләр кабул булсын өчен күп тапкырлар тәүбә итәргә, төнге тәхәҗҗүд намазларына торып сорарга кирәк. “Тәхәҗҗүд намазы Кадер кичәсендә үтәгән 4 рәкәгать намаз белән бер булыр” (Әт Табарани). Хәдис: “Фарыз намазларыннан соң иң яхшы намаз – тәхәҗҗүд намазы” (Мөслим);

  - Балаларга, оныкларга кечкенәдән үрнәк күрсәт. Һәр җыелышуда Аллаһны, аның сүзләрен искә төшер;

  - Әгәр дә алар диндә түгел икән тәүбә, тәхәҗҗүд намазларын күбрәк укы. Балага биргән тәрбияң өчен Аллаһ каршында җавап бирәсеңне уйлап дога кыл;

  - Динебез – чисталыкка өнди. Һәрвакыт чиста йөр, пакъ йөр;

  - Тырыш бул! Эшли алуның кадерен - сәламәт кеше аңлап бетерә алмый;

  - Шөкер ит. Беркайчан да Аллаһ ярдәменнән өметеңне өзмә!

  - Туган телне онытма, балаларга да туган телдә сөйләшергә өйрәт. Хәдистә әйтелә: “Кем туган телендә сөйләшми, туган телен белми – шул минем гайбәтемне сатучы өммәтеннән”.

- Хәзер дин тотуга ирек, - дибез. Бу мөмкинлектән сез ничек файдаланасыз?



- Әлхәмдүллиләһ, шундый рәхәт заманда яшибез. Менә 15 ел мәдәрәсәдә белем бирәм. Яңа уку елы башланганчы борчылып торам: “Быел нинди шәкертләр килер микән?”- дип. Тәкъва шәкертләр сорап дога кылам. Елның-елында шундый яхшы укучылар килә. Араларында кемнәр генә юк: гади авыл кешеләре дә, табиб, юрист, укытучылар да. Алар белән бертуганнар кебек туганлашып, якынаеп бетәбез. Менә нәрсә ул Аллаһ ризалыгы өчен бер-береңне ярату! Мөхтәсибәт рөхсәте белән, Кукмара мәчетендә ел саен Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтү дәресләре үткәрәбез, Коръән хәтим кылабыз. Мондый укуларны соңгы елларда авылдагы мәчеттә дә оештыра башладык. Бу чаралардагы рухи якынлык, тыныч рәхәтлекне әйтеп аңлатып булмый! Район буенча 3 айга 1 тапкыр абыстайлар җыелышы үткәрәбез. Монда абыстайлар әдәбен аңлатабыз, вәгазьләр сөйлибез. Җәен һәм кышын авылда да балалар өчен укулар оештырып, аларга динебезнең асылын аңлатабыз. Әле соңгы елларда Уразай, Вахит авылларына да укытырга йөрдек. Әле ярый, бабаем машина белән йөртә. Бәйрәменә дә, укытырга да. Ул риза булмаса, алып бармаса берни эшли алмас идем. Мәет сакларга килгәндә дә мөмкинлектән файдаланып калырга тырышам. Күп кеше шушында гыйлем ала бит. Кирәкле сорауларына җавап таба. Бу гамәлләрне эшли алуым, миңа әйтеп бетергесез бәхет, сөенеч китерә. Минем өчен иң зур бәхет ул - иманлы булуым, мөселман кардәшләрем өчен файдалы кеше була алуым.






Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 март 2023
    Исемсез
    Кеше кулларына калдырма Аллахым.
  • 14 ноябрь 2022
    Исемсез
    Гөлчирә абыстай , сездән Аллаһы Тәгалә разый булсын...Әәмиин!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100