Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: ТАССР ничек төзелгән?

Бүген Татарстан Республикасы төзелүгә 99 ел билгеләп үтелә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында әлеге мөһим тарихи вакыйгага кагылышлы уникаль документлар, фото һәм видеокадрлар белән таныштыра.

news_top_970_100
Татарстан тарихы: ТАССР ничек төзелгән?
Республиканың дәүләт архивында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында нигезләмә, 1920 елда ТАССР төзелү хөрмәтеннән оештырылган тантаналы банкетка чакыру билеты һәм 1920 елның 25 сентябрендә Казанда үткән “Советларның Оештыру съезды утырышы”ннан (Учредительный съезд Советов) кинохроника  саклана. Бу экспонатлар белән безне Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлегенең баш архивисты Роман Обрусный таныштыра.



“Республикалар дәүләт булып оешырга тели”

1917 елның Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң бөтен Россия буенча илнең территориаль бүленешенә бәйле җитди үзгәрешләр башлана. Билгеле, әлеге үзгәрешләр Урта Идел регионына да кагыла. Яңа совет хакимияте тарафыннан 1917 елда Финляндия белән Польшага үзбилгеләнү бирелә, Россиянең башка халыкларының да милли мәсьәләләре гадел юл белән хәл ителер дип сүз бирелә. Финляндия белән Польшаны мөстәкыйль итүләре Россиянең башка төбәкләрендә дәүләт булып оешу теләге уята. Татар дәүләтчелек идеясе тирәсендә төп бәхәсләр мәдәни-милли автономиягә (бу очракта татар дәүләте конкрет территориясез кала) һәм территориаль автономиягә (бу очракта тарихи нигезләнгән территория бирелә) кагылышлы проектларга бәйле була. Бу уңайдан 1917 елның 22 ноябрендә Уфада милли парламент (Милләт Мәҗлесе) утырышлары башлана. Парламентка депутатлар ноябрь дәвамында сайлап алына. Депутатлар төрле сәяси көчләрне күз алдында тота. Төрле мәсьәләләрне тикшергәндә төп сорау булып милли үзбилгеләнү мәсьәләсе чыга. Озакка сузылган фикер алышудан соң парламент Россия республикасы составындагы Идел-Урал штаты формасындагы милли-территориаль автономия идеясен тәкъдим итә. Әлеге идея Россиянең унитар дәүләттән федератив дәүләткә әйләнүен ниятли.

1 этап – “Идел-Урал” штаты

Штат территориясенә тулысынча Казан, Уфа һәм Оренбург губерналарын, Пермь, Самар, Сембер, Нократ губерналарының татар халкы өстенлек иткән кайбер өяз һәм вулысларын кушып кую планлаштырыла. Әлеге гаять зур территориядә ул вакытта якынча 7 миллион кеше яши, шуларның 3,7 миллионы – татарлар һәм башкортлар, 2,7 миллионы – руслар, 0,5 миллионы – чуашлар, марилар һәм удмуртлар. Проектны тормышка ашыру өчен Милләт Мәҗлесе автономияле Идел-Урал штатын булдыру буенча коллегия төзи. Беренчедән, коллегия Оештыру җыелышына гына нигезләнеп, большевиклар белән уртак тел таба алмый, икенчедән, проект Урта Идел буе һәм Урал буеның татар булмаган халыкларының мәнфәгатьләрен барыбер дә тулысынча кайгыртып бетерә алмый. Шул сәбәпле әлеге проектны халык тулысынча хупламый, шуңа күрә дә 1918 елның 28 февраленә планлаштырылган “Идел-Урал” штатының тантаналы рәвештә игълан ителүен совет хакимияте сәяси коткы салу буларак кабул итә. Проект тормышка ашырылмый.



2 этап – Татар-Башкорт Республикасы

“Идел-Урал” штатын төзү булып чыкмагач, әлеге мәсьәлә буенча инициативаны совет хакимияте үзенә ала. Ә совет хакимияте 1918 елның башында мөселман мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә. 1918 елның 17 гыйнварында милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршында Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариат булдырыла. Җитәкчесе булып Оештыру җыелышы депутаты, Мөселман социалистик комитеты рәисе Мулланур Вахитов билгеләнә. Нәкъ менә шушы орган татарлар һәм башкортларның күбесен совет хакимияте тирәли берләштерә дә. 

1918 елның 22 мартында “Хәбәрләр” газетасында милләтләр эшләре буенча халык комиссариатында эшләнгән “Татар-Башкорт Совет Республикасы турында нигезләмә” бастырыла. Нигезләмә буенча Татар-Башкорт Совет Республикасының Көньяк Урал һәм Урта Идел буе территорияләрен РСФСР составында дип белдерүе күздә тотыла. Республика составына Казан һәм Уфа губерналарын, Оренбург губернасының башкорт өлешен, Пермь, Нократ, Сембер һәм Самар губерналарына тоташкан районнарны кертү планлаштырылган. Декретка Милләтләр эшләре буенча халык комиссары Сталин, сәркатип Диманштейн, Мөселман эшләре буенча комиссар Мулланур Вахитов, комиссариат әгъзалары Шәриф Манатов белән Галимҗан Ибраһимов имза салалар. Булачак республиканың чикләре күбесенчә “Идел-Урал” штаты проектын хәтерләтә. Әмма бу очракта совет хакимияте Урта Идел буенда милли дәүләтчелек булдыру процессын үз контроленә алган булыр иде.

1918 елның май-июнендә Татар-Башкорт Республикасы проекты иҗтимагый һәм сәяси даирәләрдә актив тикшерелә. Проектны халык та хуплый кебек. Әмма әлеге проектка да тормышка ашырылырга насыйп булмый. Беренчедән, 1918 елның җәендә нәкъ Урта Идел буе гражданнар сугышының күпчелек мөһим вакыйгалары, барыннан да элек Чехословакия фетнәсе өчен мәйданга әйләнә. Икенчедән, абруйлы башкорт сәясәтчеләренең бер өлеше башкортларның татарлар белән бер республикада берләшүенә актив рәвештә каршы чыга. Алар үз башкорт советын – шура җыя һәм үз милли автономияләрен игълан итә. Шулай итеп Татар-Башкорт Республикасы проекты да проект кына булып кала. 

Гражданнар сугышы вакытында Урта Идел буе территориясендә хәрби бәрелешләр булып тора, шул сәбәпле милли-дәүләт төзелеше мәсьәләләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек булмый. Регионнан Александр Колчак гаскәрләре кысрыклап чыгарылгач гына җирле сәясәтчеләр әлеге мәсьәләгә кире кайта. Башкортлар бу хәлдән тизрәк файдалана. Алар 1919 елның мартында Автономияле Башкорт Совет Республикасын игълан итә. Шулай итеп Татар-Башкорт Республикасы идеясе актуальлеген югалта.



3 этап – АТССР

1920 елның 26 гыйнварында Мәскәүдә большевиклар Россия Федерациясе коммунистлар партиясенең үзәк комитетының сәяси бюросында (Политбюро ЦК РКП (б)) Татарстан Совет Социалистик Республикасын булдыру турында принципиаль карар кабул ителә. Шул ук вакытта булачак республиканың чикләрен билгеләү өчен Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендә административ комиссия булдырыла. 1920 елның 22 мартында РСФСР халык комиссарлары советы рәисе Владимир Ленин Татарстан Республикасы оешу турында фикер алышу өчен Кремльдә инкыйлабчы, Татарстан Республикасын төзүчеләрнең берсе, 1920-1921 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) рәисе Борһан Мансуровны һәм Татарстан Республикасын булдырган, аның беренче хөкүмәт җитәкчесе булган Сәхибгәрәй Сәетгалиевны чакыра. 1920 елның феврале азагында Татарстан АССР турында нигезләмә бастырыла. Нигезләмәдә республиканың булачак теритториясе турында да әйтелә. Татар халкы өстенлек иткән түбәндәге биш губернаның районнарын кушып кую планлаштырыла: Казан, Уфа, Самар, Сембер һәм Вәтке. Нигезләмәдә ТССРга кертелергә тиешле өязләр һәм вулыслар гына түгел, кече шәһәр һәм авыллар да санала. Шулай итеп сәяси картада Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы барлыкка килә.

Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) һәм РСФСР халык комиссарлары советы (СНК РСФСР) 1920 елның 27 маендагы декреты белән Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы (АТССР) барлыкка килә. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы “Татарстанның дәүләт суверенитеты турында” декларациясен кабул итә һәм республика атамасын “Татарстан Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы”на үзгәртә. 1992 елның 7 февраленнән республика – Татарстан Республикасы атамасын йөртә. 1992 елның 21 апрелендә РСФСР халык депутатлары җыены бу атаманы раслый һәм РСФСР Төп канунына тиешле үзгәрешләрне кертә.

1920 елда АТССР оешу хөрмәтеннән оештырылган тантаналы банкетка чакыру билетына болай дип языла:

“Җомга көнне, 25 июньдә, көндезге сәгать өчтә, Кызыл Армия Сараенда Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы оешу хөрмәтеннән банкет оештырыла. Сез әлеге банкетка шушы чакыру билеты белән чакырыласыз да.

Губерна башкарма комитеты рәисе Ходоровский.”



Казан. 1920 ел, 25 сентябрь. “Советларның Оештыру съезды утырышы” кинохроникасыннан өзек

Фильм “Бөтен ил пролетарийлары, кушылыгыз!” дип башлана. Фильмда Оештыру съезды утырышы үткән кызыл армияле сарае, Татреспублика халык комиссарлары советы рәисе иптәш Сәхибгәрәй Сәетгалиев, съезд президиумы, Сәхибгәрәй Сәетгалиевнең съездны сәламләү сүзе, съезд утырышының гомуми күренеше, рәис иптәш Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендә съезд делегатлары, съезд хөрмәтенә республиканың запас армиясе парады, парадның гомуми күренеше, съезд делегатларының Кызыл Армияне сәламләүләре күрсәтелә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100