"Аязның портреты каршына утырып сөйләшәм". Мәскәүдә Аяз Гыйләҗевнең китабы тәкъдим ителде

27 Января 2018

Укылган: 494 тапкыр

Автор: Римма ГОМӘРОВА
Фото: tatmsk.tatarstan.ru
Мәскәүнең ГУЛАГ тарихы музеенда татар язучысы Аяз Гыйләҗевның рус теленә тәрҗемә ителгән "Ягез, бер дога" ("Давайте помолимся ") китабын тәкъдим итү кичәсе узды. ГУЛАГ атмосферасына якынайтып төзелгән бинаның караңгы залларының берсенә бөек шәхеснең уникаль әсәре турында ишетергә дип татар зыялылары, музей хезмәткәрләре җыелган иде.

Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә иткән бу китапны Мәскәү татарларына язучының уллары Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевләр, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова тәкъдим итте.


Бу "гаҗәеп өчлек" белән күрешер өчен Мәскәү татарлары ярты көн эчендә ике тапкыр җыелды. Көндез Татар мәдәни үзәгендәге сөйләшүдән соң ГУЛАГ музеендагы кичке очрашуга килүчеләр арасында шул ук таныш йөзләр дә күренде. Тын алырга да куркып тыңларлык мәгълүмат күп иде бу көнне.

Фикер алышуга бер ел элек романны венгр теленә тәрҗемә итәргә булышкан Венгриядәге ГУЛАГ фонды да кушылды. Аяз Гыйләҗевның ГУЛАГта танышкан венгр дусты, тәрҗемәче Арпад Галгоци, шулай ук романдагы тоткын образларының берсе Рафаэль Шапироның туганнан туган сеңлесе Ирина ханым, Будапешттагы "Әлифба" татар берләшмәсе җитәкчесе Рита Хәсәнова, Венгриянең "ГУЛАГ" фонды вәкилләре скайп аша Мәскәү ГУЛАГ музее белән элемтәгә керде.

Кичә башында әлеге романның венгр теленә тәрҗемә ителүе хөрмәтенә Будапештта узган очрашудан ролик та күрсәтелде. Кичәне тулысынча диярлек Аяз Гыйләҗевның биографиясен һәм иҗатын өйрәнүче галимә Миләүшә Хәбетдинова алып барды.

Төрле илдәге өч ГУЛАГ тоткыны бер үк вакытта үткәннәре турында әсәр яза

1955 елда акланганнан соң да язучыга үз әсәрләрен халыкка җиткерү юлында төрле каршылыклар белән көрәшергә туры килә. Кайсы әсәрнең авторы кем икәнен дә аерып бетермәгән обком тәнкыйтьчеләре Гыйләҗевнең "антисовет эшчәнлеге" хакында донос язуларын дәвам итә. Аны татар әдәбиятыннан куарга теләүчеләр дә табыла. Обком съездларында беренче секретарь әсәрләренең тетмәсен тетә.

Кырыс елларда лагерь хатирәләре хакында язу мөмкин дә була алмый. Шулай да язучы үзенең "Өч тәгәрмәчле арба" әсәрен бастыруга ирешә. Бу әсәр өчен ул, әлбәттә, каты гына шелтә ала, шул сәбәпле роман язу уеннан баш тарта. Күләмле әсәр язу идеясенә ул 1990 нчы елларда гына кире кайта. 

Шул ук елларда Венгриядә Арпад Галгоци үзенең өч томлы "ГУЛАГта венгрлар" автобиографиясен бастыра. Кызыклы факт: нәкъ шул чорда Израильдә яшәүче Рафаэль Шапиро да үзенең лагерьдагы тормышы хакында язарга тотына.

- Бу кешеләрне, элекке ГУЛАГ тоткыннарын нәкъ менә шул елларда телгә килергә нәрсә мәҗбүр иткән соң? Чөнки алар тоталитар режимның кабат килүен сизенә. Җир шарының кайсы почмагында гына яшәсәләр дә, ГУЛАГ дәвере китергән вәхшәтнең никадәр куркыныч икәнен үзләреннән соң килгән буынга аңлатып, андый хәлләргә башка беркайчан да юл куймаска кирәклеге хакында кисәтүне үзләренең шәхси бурычы итеп тоюдан килә бу теләк. Рафаэль Шапироның кулъязмаларын, Интернеттагы "25+25" бүлеген, язылып бетмәгән өченче кисәген укыганда Аяз Гыйләҗев истәлекләре белән аваздаш урыннарны күп табарга була. Алар бит икесе дә бер лагерьда булган кешеләр. Бу охшашлыклар — минем эзләнүләремнең дөрес юнәлеш алуына бер дәлил,  — дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

Залда утыручылар галимәнең танылган язучы биографиясен өйрәнгәндә тапкан мәгълүмат бөртекләрен ничек итеп бер җепкә тезә баруы тарихын зур игътибар белән тыңлап утырды.


"Аязның портреты каршына утырып сөйләшәм"

Миләүшә ханым скайп аша элемтәгә чыккан Арпад әфәнде белән таныштырды:

 - ГУЛАГта Аяз Гыйләҗев — бригадир, Арпад рәссам була. Лагерьда портрет төшерү сәләте ачылып, лагерьдашларының сурәтләрен төшерә башлый. Башкалар Аяз абыйны Алексей дип атаганда, Арпад аңа Батый хан дип исем бирә.

Рус шагыйрьләрен венгр теленә тәрҗемә итеп дан казанган тәрҗемәче Арпад Галгоци дусты Аязның уртак аяныч тарихлары турында язылган китапны тәкъдим итү кичәсендә катнаша алуны үзе өчен зур бер вакыйга, олы бәйрәм дип кабул итә.

- Безнең янда булмавы аяныч. Яшисе дә яшисе иде әле Аязга. Еш кына аның портреты каршына утырып диалог алып барам Лагерьда безнең юллар аерылгач минем белән булган, ул белмәгән хәлләрне аңа сөйлим. Без бит 1954 елдан соң күрешмәдек. Тик ул һәрвакыт минем хәтеремдә. Лагерьда вакытта Аяз минем өчен дуска, якын туганыма әверелде. Уллары белән таныша алуыма шатланам, - дип сөйләде Арпад әфәнде.

ГУЛАГ тоткыны: "Стеналарның да ишетү сәләте бар"

‌Әңгәмәгә Венгриядән Ирина ханым — романда сурәтләнгән Рафаэль Шапироның туганы кушылды. Миләүшә ханым кайчандыр: “Шапиро туганыгыз түгелме?” – дип,Иринаны эзләп тапкан булган. Ирина әтисенең абыйсы — Рафаэль Шапирога (гаиләдә аны Яфик дип йөрткәннәр) багышланган бүлеген укыганда, бер бит ярымлык текстта "Яфик абыйсы"ның холкы шулкадәр төгәл тасвирлануына соклануын әйтте. 

- Ул вакыйгалардан соң бик күп еллар узгач та, лагерь тормышы турында сорау биргәндә абыйның пышылдап диярлек "Стеналарның да ишетү сәләте бар", - дип минем сорауларыма җавап бирүдән баш тартканын оныта алмыйм, - ди Ирина. 

- Абый ул темага сөйләшми иде. Миләүшә ханымның лагерь турындагы роман геройларының реаль тормыштагы прототипларын эзләвен, персонажларның реаль кешеләр икәнен исбатларга җыенуын әтиемә хәбәр иткәч, әти елап ук җибәрде. Ул бик тәэсирләнде. Абый турында язылган кыска гына язылган бер бит ярым текстта да аның лагерьдашлары арасында зур хөрмәт казануы безнең өчен яңалык түгел. Аның ихтирам казанырлык сыйфатлары күп иде — Яфик абый ике югары белем алган, юрист буларак, камерадашларына рәсми хатлар, гаризалар язарга ярдәм иткән. 

Аяз Гыйләҗев безне абыйны пәһлевандай озын буйлы  дип тасвирлаганга башта бик гаҗәпләндем, чөнки ул озын буйлы түгел. Минем уйлавымча, дусларының ихлас ихтирамы гына аны шулай башкалардан калкурак итеп күрсәткән. Миләүшә Хабетдиновага, Арпадка рәхмәтләрем чиксез. Беренче чиратта, әлбәттә, Аяз Гыйләҗевка рәхмәтлемен — бу хәлләр турында язганы өчен. Кызганыч, романны тулысынча укып чыгарга өлгермәдем, китапны бүген генә бүләк иттеләр. Бүген төнлә йокламый укырмын, ахрысы. Бу бит бик зур хезмәт!

 "Ягез, бер дога"ны тәрҗемә итү: бу гади китап түгел

“Ягез, бер дога” 1991-1993 елларда языла, ул, кисәкләп, "Казан утлары"нда бастырыла. 1997 елда ул аерым китап итеп чыгарыла һәм тиз генә таралып бетә.

Миләүшә Хәбетдинова рус теленә тәрҗемә эшләре тиз генә барып чыкмавын сөйләде - икътисади вазгыять үзгәрә, спонсорлар табылмый. “Бу урында Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт әйтергә кирәк — мин Аяз Гыйләҗев архивларын өйрәнгән чакта романны тәрҗемә итәр өчен иганәчеләр эзләгәндә ул ярдәм итте", - диде ул.

‌Озак эзли торгач, тәрҗемәче дә табыла — Наил Ишмөхәммәтов романны бер ел эчендә тәрҗемә итә. 

- Тәрҗемә эше бик авыр барды, чөнки бу бик четерекле эш. Беренче вариантын мин кире кайтардым — бу гади китап түгел, тарихи, сәяси фактларны белеп, аларга дөрес акцент кую алу сәләте кирәк. Наил Ишмөхәммәтов кебек тәрҗемәчене табып без бик уңдык — миңа төгәл, тайпылышсыз тәрҗемә кирәк иде. Мин көн саен бер битне тәрҗемә итәргә биреп, тикшереп бардым. Тәрҗемә һәм төзәтү эшләрен бетерүгә, китапны бастыру өчен акча эзли башладык.

Арпад Галгоци - хата аркасында килгән казаныш

Язучының лагерьдагы дусты Арпад Галгоци — Хәбетдинованың очраклы табышы. Дустының фамилиясен "Голгоци" дип истә калдырган Аяз Гыйләҗев лагерьдан соң аны эзләп карый — нәтиҗәсе булмый. 

- Миңа тагын уңыш елмайды — архивта эшләгәндә мин һәрвакыт Аяз Гыйләҗев әсәрләрендәге лагерь елларына кагылышлы кешеләрне эзли идем. Шундый эзләнүләремнең берсендә компьютерда бер хәрефкә ялгыш басып, Голгоци урынына Галгоци дип җыеп, Интернетта Арпад Галгоцины таптым. Арпад Галгоци Пушкин, Лермонтов һәм башка рус классикларының 500гә якын шигырен венгр теленә тәрҗемә итеп, Европада шәхси рекорд куйган күренекле шәхес. Үз вакытында ул спортчыларның тәрҗемәчесе буларак Советлар Союзына килә торган була. Тик аңа үзенең дусларын эзләү тыела, - дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

Аяз Гыйләҗев алтмыш яшендә үзенең лагерьдагы дусларын  бер табын тирәсенә җыеп, лагерьдан соңгы ирекле тормыш турындагы зур планнарын ничек чынга ашыруларын белешергә хыяллана. Әмма бу барып чыкмый.

Казан федераль университеты Галгоцины Татарстанга кунакка чакырды, һәм 2016 елның 19 октябрендә Арпад романның "Аргамак" журналында басылган версиясен тәкъдим итү тантанасына килде. Арпад әфәнде белән танышкач, мин аннан "Ягез, бер дога" романын венгр теленә тәрҗемә итүдә ярдәм сорадым, чөнки Арпад — Гыйләҗев сурәтләгән вакыйгаларның тере шаһиты. Тәрҗемә вакытында автор фикереннән читкә тайпылмас өчен шундый кешенең күзәтчелеге бик мөһим.

Аяз Гыйләҗевкә еллар аша сәлам: "Дуска хат"

- Венгрия "ГУЛАГ" фондының Аяз Гыйләҗев романы тарихында үз урыны бар. Фонд 2016 елда Венгриядә ГУЛАГ елын үткәрә. Шул вакытта роман ике ай ярым эчендә  венгр теленә тәрҗемә ителә. Тәрҗемәчеләр —  Юдит Вертеш һәм Андраш Шопрони. Бу урында язмышларның ничек кисешүен күзәтү кызык: Андре Шопрони — Аяз Гыйләҗевның яраткан язучысы Федор Достоевский тәрҗемәчесе. Ә кайчандыр язучы Нурихан Фәттах, "Өч аршын җир" романыннан соң, Аяз Гыйләҗевка: "Син татар әдәбиятының Достоевские булырсың!" - дигән була. Шопрони ГУЛАГ тоткыны Варлам Шаламовның тормышын өйрәнү өчен Россиягә килә. Новосибирскида үзенең мәхәббәтен — венгр теле укытучысын табып, Венгриягә алып китә. Лагерьлар тормышы белән таныш кешенең ГУЛАГ турындагы романны тәрҗемә итәргә алынуы — роман өчен үзе зур табыш.

Ике тәрҗемәченең уртак эшен Арпад Галгоци редакцияли. Китапны венгр телендә бастыру чыгымнарын Венгрия кеше ресурслары министрлыгы, ГУЛАГ фонды, Будапешттагы "Әлифба" оешмасы үз өсләренә ала. Венгриядәге презентациягә Казан кунаклары да килә.

Китапның кереш сүзен Арпад Галгоци яза, ул "Дуска хат" дип атала. Бу хат романның рус телендәге вариантына да кертелә.

Китапка Арпад Галгоциның карандаш белән төшерелгән рәсемнәре дә кергән. Лагерьда ул өч сәгатьтә Аяз Гыйләҗевның ике портретын яза. Бер портретка ул аны лагерь бушлаты, колакчын бүрек кигән килеш төшерсә, икенчесендә костюм кигән интеллигент итеп ясый. “Бусы, бүрекле Батый хан— бүгенге сурәтең, костюмлысы — киләчәгең, син бит лагерьда эшләргә түгел, институтларда укырга тиеш”, - дип аңлата Арпад.

Лагерь шартларында мондый сурәтләрне ясау, саклау куркыныч була. Аяз абый аларны Нәкыя апага тапшыра. Гыйләҗевларның авылдагы өенә дә еш кына тентү белән киләләр. Тик язучының хәләл җефете Нәкыя апа портретларны саклап кала.

ГУЛАГ сулышын саклаган телсез шаһит алтмыш елдан соң хуҗасына кайта

- Без портретларны беренче күрешүдә үк Арпадның үзенә тапшырдык, аның лагерь еллары сулышын саклаган тере дәлилне алтмыш елдан соң кабат кулга алуы — кечкенә булса да, могҗиза иде. Мин әле авторын да белмәгән килеш, портретларны Аяз Гыйләҗев турындагы беренче томга керттем. Арпад үзенең лагерьдагы язмышы турында сөйли башлагач кына без аның портретлардагы имзаларга игътибар иттек. Коры фактларга гына корылган хезмәт тә язучының туганнарына, укучыларына, фән кешеләренә җылы мизгелләр бүләк итә, шул елларга илтеп куя. Киләчәктә илләребездә мондый хәлләр кабатланмасын дигән теләкне мирас итеп калдырган кешеләрнең йөрәк тибешен ишеттерә.

Китапның кыйммәте аның эчтәлегендә генә түгел. Мин үз алдыма татар әдәбиятын бөтен дөнья киңлегенә чыгару максатын куйдым. Бу әсәр үзенең бөтен дөньяда укучылары булачагын исбат итте. Бер ел эчендә китап өч телдә — татар, рус, венгр телләрендә бастырылды. 

Мин япон кешеләре өчен роман буенча белешмә әзерләдем. Сез романда йөзләгән милләт вәкилләре портретын табачаксыз — бандерачылыкта гаепләнгән украиннар, балтыйк буе милләтләре, грузиннар, венгрлар... Аяз абый бик зур хөрмәт белән сурәтләгән японнар, кытай халкы коллективының уртак портреты. Язучы аларны төрле хәлиткеч вакыйгалар фонында сурәтли, монда һәркем коточкыч шартларда да кешелек сыйфатын саклап калу өчен барган көрәштә сынала, - дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

Максат - халык хәтереннән юкка чыгарылган тарихны оныттырмау

"Ягез, бер дога"ны бастырыр алдыннан Аяз Гыйләҗев үзе узган лагерь юллары буенча йөреп кайтырга сәяхәткә кузгала. Бу — Советлар Союзы таркалган, суверенлык өчен көрәшкән еллар. Һәм шакката — аның биш ел гомерен алган Караганда лагерьлары урынында эшчеләр поселогы гөрли. Монда яшәүчеләрнең берсе дә бу урыннарда кайчандыр булган коточкыч вакыйгаларны, үзләренең йортлары-бакчалары астында нинди канлы җир ятканын белми яши бирә. 

Мең газаплар белән Аяз абый үзләре эшләгән карьер янына барып чыга — бер таксист та, автобус йөртүче дә аның кайда икәнен белми.

- Сез күрегез — дәүләт атаклы Караганда лагерьларын халык хәтереннән зур тырышлык белән юкка чыгара. Актас кирпеч заводы янындагы карьер урынында — күл, күл буенда кешеләр рәхәтләнеп ял итә. Кайчандыр газаплардан һәлак булган йөзләгән тоткыннарның каберләре урынында — пляж. Аларны хәтта каберләреннән дә мәхрүм итәләр. Каберләр яныннан китәр алдыннан Аяз Гыйләҗев үз-үзенә сүз бирә — номерлар астында күмелгән кешеләргә ул йөз-кыяфәтләрен, чын исемнәрен кайтарачак, ул аларны мәңгеләштерәчәк!”- дип истәлекләре белән уртаклашты галимә.

"Ягез, бер дога" - ГУЛАГ тоткыннарына һәйкәл

Будапештта китапны халыкка тәкъдим иткән кичәләрнең берсендә Миләүшә  Хабетдинова Гыйләҗев геройларының тагын берсен таба. Залда утыручы һәркем, кемнең нинди белем дәрәҗәсенә карамастан, урыныннан торып, романның үзенә ошаган урыннарын укый. Шулвакыт бер могҗиза була.  Арпад үзе яраткан бүлекне саксофончы Мештерхази турындагы урынны укый.

"Мин аның хакында бернинди мәгълүмат та таба алмадым! - ди Хәбетдинова. - Әмма кинәт тамашачылар утырган залдан елаган тавыш ишетелде. Залдагы халык арасыннан илле яшьләрдәге ир-ат күтәрелде: "Бу — минем әтием". Зал тын калды. Күз алдыгызга китерегез — әгәр роман 1993 елда ук дөнья буйлап атласа, мондый могҗизалы очрашулар тагын да күбрәк булыр иде. Инанып әйтәм: бу әсәр — авторның исән чакта ук үзенә генә түгел, ГУЛАГ тоткыннарына да куйган һәйкәле. Ул аларның һәрберсенә үз йөзен, үз исемен кайтара. Дога кебек, ул аларның һәрберсе хакында ягымлы сүзен әйтеп калырга тели”.

"Әтәч менгән читәнгә"нең язылу тарихы

Лагерьдан соң да Аяз абыйга дөньяның ачысын-төчесен күп кичерергә туры килә. Сиксәненче елларда килгән уңышыннан көнләшүчеләр дә табыла. Аңа бик озак премияләр бирмиләр. Аяз Гыйләҗев Тукай премиясен алырга хыяллана. “Ул бу премиягә өч тапкыр чыгып карый — бүген залда утыручы язучы Ринат Мөхәммәдиев алдарга бирмәс, - диде Хәбетдинова. - Аяз абыйның сугышчан холкын чагылдыручы бер генә фактны китерәм — Тукай премиясен ул нәкъ менә "Өч аршын җир" әсәре өчен алырга тели. Баш имәс кулакның ватанына кайтуы, үзен талап, авылдан куган авылдашлары алдында гафу үтенергә теләмәве турындагы бу повесть Казанда да, Мәскәүдә дә зур тавыш куптара. Каршылыклы кулак образы турында бик күп мәкаләләр басыла. "Халыклар дуслыгы" журналы бу әсәргә икенче урын бирә. Ә язучы үз халкының иң зур бүләге — Тукай премиясе алу турында хыяллана.

Икенче елны да шул ук әсәр белән килгәч, язучылар идарәсе аны тагын кире бора: "Әтәч булып кычкырсаң кычкыр, бу повестең белән күпме үҗәтләнсәң дә, сиңа бу премия беркайчан да насыйп булмаячак!" Язучы, кайтып, "Әтәч менгән читәнгә" повестен яза. Инде обком цензурасының үзенә аптырар вакыт җитә — ничек инде мондый әдәби булмаган исемле әсәрне премиягә тәкъдим итәргә була? Аяз Гыйләҗев язмышның һәрбер һөҗүменә менә шулай җавап бирә. Бу — аның холкының аерылгысыз бер сыйфаты.

"Бер адым чигенмәскә"

"Очрактан файдаланып, Арпад әфәндегә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына бүләк итеп, ул Татарстанга үзенең "Бер адым да чигенмәскә" хикәясен җибәрә. Тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтов аны рус теленә, Ркаил Зәйдулла — татар теленә тәрҗемә итте. Һәм Аяз Гыйләҗевның юбилей кичәсендә бу әсәр Татарстанда яңгырады — әдәби хәтер эстафетасында Венгриядән безгә җавап килде. Бүген, менә, безгә Мәскәү җавап бирә. Безнең чакыруны ишетеп килүчеләргә рәхмәт. Аяз Гыйләҗевның догасы — роман нәкъ менә дога рәвешендә язылган — һәр йөрәктә үзенә яңгыраш табар дип ышанабыз, һәркем үз катламын күрер".

"Яраткан язучысы Антуан де Сент-Экзюпериныкы кебек, Аяз абыйның китаплары да айсберг принцибы буенча язылган. Һәр укучы аның әсәрләрендә үз катламын таба. Татарлар, мәсәлән, анда үзенең милли ризыгы — катлы-катлы гөбәдия белән охшашлыгын табар. Татарларның ниндилеген, бездә нинди бәйрәмнәр барын, язмыш сынауларына ничек каршы торуыбызны һәркем күрер, тәэсирләр алыр. Бүген без сезгә бу китапны тәкъдим итәбез. Киләчәктә очрашып, китап хакында фикерләр алышырбыз дип ышанам.

Мәскәү Аяз абыйны һәрвакыт яратып кабул итте — биредә аның меңләгән китаплары бастырылды, "Аҗаганнар яктысы" җыентыгы Россиянең иң дәрәҗәле әдәби бүләге — Горький исемендәге премиягә лаек булды, Аяз Гыйләҗевның 90 еллык юбилее хөрмәтенә без бу җыентыкны кабат бастырып чыгардык.

Символик мәгънәле очрашу

Язучының улы Искәндәр Гыйләҗев бу очрашуның символик мәгънәгә ия икәне турында сөйләде.


Исегезгә төшереп үтәргә телим — Аяз Гыйләҗевның юбилее бу елның 17 гыйнварына туры килде, ягъни ике көн элек, әтиебезгә 90 яшь тулыр иде. Аның юбиленнан соң ике көн узгач, әтинең иң күренекле әсәрләреннән берсенең исемендәге кебек, җомга көн кич белән Мәскәүдә, ГУЛАГ музеенда бүген аны искә алып утыруыбыз да зур мәгънәгә ия.

Үземне ГУЛАГ баласы дип саныйм

Венгриядән скайп аша элемтәгә кергән "ГУЛАГ" фонды директоры Йолант Пинтер әти-әниләренең ничек ГУЛАГка эләккәнен,1953 елда күчмә лагерьда танышып, Венгриядә гаилә коруларын, ГУЛАГ корбаннарына карата мөнәсәбәтне сөйләде:

"Мин 1954 елда туганмын, үземне ГУЛАГ баласы дип атыйм. Бу китапның безнең өчен истәлекле вакытта бастырылуына без бик шатбыз. 1993 елда Аяз Гыйләҗев үзенең ГУЛАГ турындагы романын төгәлли, Венгриядә шул ук елда ГУЛАГта һәлак булган ватандашлар истәлеген мәңгеләштерү фонды төзелә".

Венгриядә ГУЛАГ тоткыннарына карата игътибар зур — 1993 елда Будапештта совет лагерьларында һәлак булучылар истәлегенә зур һәйкәл-хач куела, 2016 ел биредә ГУЛАГ елы дип игълан ителә. "Мин бу мәхшәр аша үткән кешеләрне герой дип саныйм. Сезнең милләттәшегез иҗат иткән роман безгә яңа исемнәр, яңа дуслар, яңа күрешүләр бүләк итте, катарсис аша уздырды. Венгриядә китапның яңа презентацияләре көтелә, сезне дә кунакка чакырабыз", - дип тәмамлады чыгышын Йолант ханым. Аны "Әлифба" оешмасы җитәкчесе Рита Хәсәнова тәрҗемә итте.

Мансур Гыйләҗев: Курку безнең гаиләне күп еллар буена кыршаулап торды

Язучының улы Мансур Гыйләҗев сөйләвенчә, әтиләренең лагерьдагы тормышы хакында алар 90 нчы елларда гына ишетә башлыйлар: "Без әти лагерьдан кайткач туган балалар. Әтинең лагерь тарихы, бу роман безнең — абыем, минем, энемнең — язмышларның бер линиясе. Хәзер миңа 57 яшь, мин моңа бәя бирә алам — балачагыбыз, ничек үсүебез, шәхес буларак формалашуыбыз — боларның барысында да әти язмышы чагыла. Мәктәптә инша язганда, әнигә әби-бабайлар турында сорау бирсәм, фронтта үлделәр дигән җавап ишетә идем. Чынлыкта алай булмаган — аларны да шулай алып киткәннәр, без әле хәзер дә аларның кайда күмелгәнен белмибез. Билгесезлек, серлелек, курку халәте безнең гаиләне күп еллар буена кыршаулап торды.


 Әтисен билгесез тарафка алып киткәч, аның төрмә юлында юкка чыкканын бик яхшы аңлаган әни үзенең иренең ни сәбәпле биш елга лагерьга эләккәнен дә һәрчак исендә тота. Өч улының язмышы өчен дә җаваплылык сизә. Безне балачактан ук сугышчан, кыю холыклы итеп түгел, тыйнак, басынкы итеп тәрбияли. Бу илдә  улларын да теләсә кайчан алып китә алуларын белеп, һәрдаим курку хисе белән яши. 

Еллар үткән саен, без әтинең язмышы хакында күбрәк белә башладык. Ул күргәннәрен эчендә сакласа да, хатирәләре йөрәген яндырып, тышка чыгарга җай гына көткән, дип уйлыйм. Безнең кунакчыл йортта һәрчак язучылар, режиссерлар, артистлар җыела иде. Кызып китеп, төрле темаларга бәхәсләшкән чакта безне дә: "Утырыгыз, тыңлагыз, монда ишеткәннәрне сез бүтән бер җирдә дә ишетмәссез", - дип безне дә бүлмәсенә чакыра, искиткеч кызык нәрсәләр сөйли иде.

Шул вакытта без Сталин лагерьлары дигән әйбер булганын белдек. Сөйләгәннәренең күбесе китапка кермичә дә калды. Роман чыкканчы ук без лагерьда немецларның, кытайларның ничек тукланганын, Сталин үлеменнән соң режимның ничек үзгәргәнен әти сөйләвеннән белдек. Әтинең ничә еллардан соң да ул вакыйгаларны зур төгәллек белән хәтерли алган хәтере, тасвирлау таланты соклану уята. Тарихи, рухи, сәяси фактларга бай хәтер һәркемгә дә бирелми. Ничә еллар буе йөрәген яндырган, хәтерендә йөрткән истәлекләрен тизрәк кәгазьгә күчереп, күңелен бушатырга тырышкангадырмы, әсәр бик ихлас килеп чыга.

Яхшы, романны укып чыктык, шуның белән тәмамланырга да тиеш иде кебек. Ул вакытта беркем безнең гаилә язмышында Арпад кебек шәхесләр, Венгрия консуллыгы, яңа китаплар пәйда булыр дип уйлый да алмады. Роман үз тормышы белән яши бирде. Ул безне һич көтмәгәндә венгр дөньясы белән якынайтты, язмыш аның өчен тагын ниләр әзерләгәнен беркем белми. Инглиз теленә тәрҗемә ителгән очракта, әле тагын "Бусы минем әтием", "бусы минем абыем" дип табышкан кешеләр булыр, романның тарихына яңа юллар өстәлер дип уйлыйм. Мин бик ышанам — бу романны озын-озак кызыклы гомер көтә әле."

Аяз Гыйләҗевне нинди җыр елаткан?

Миләүшә Хабетдинова соравы буенча, залда утырган Ринат Мөхәммәдиев Татарстан язучылар советы рәисе булып эшләгән чорда Аяз Гыйләҗев белән аралашкан вакытларын искә төшерде: "Без Гыйләҗевлар белән күршеләр идек. Казанда квартал аша яшәдек, кунакларга йөрештек. Мин язучылар союзында идарә иткән вакытта ул шушы романны язды. Минем белән дә киңәшә иде. 1976 — 1990 елларда ул бик күп язды, әсәрләрен язып бетергәч, беренче укучысы, редакторы мин идем. Ул бик принципиаль кеше булды. Аның янында беркайчан да алдашырга ярамады. Бик кискен сүзле, боргаланган-сыргаланганны яратмады, шул ук вакытта гаҗәеп нечкә күңелле иде.


Язучыларны районнарга җибәрәләр. Без бармаган район калмагандыр. Мин Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Мөхәммәт Мәһдиев командасы белән чыгарга яратам. Очрашулардан соң, концертлар вакытында аның сорап җырлата, яратып тыңлый торган җыры бар иде — "Олы юлның тузаны"н ишетә дә, күз яшьләрен тыя алмый елый. Шундый кыю, ныклы кешенең бу җырны ишеткәч тынычлана алмавын күреп, без аптырый идек. Сәбәбен сорасаң, "Эх, син белмисең", дип кенә куя.

Тормышны яратты. Беркемне битараф калдырмый иде. Кешеләрне яратты, әдәбиятны яратты. Хатын-кызга хөрмәте зур булды. Хатыны Нәкыя апа — гаҗәеп кеше, Аяз абыйның әсәре языла башлаганчы борчыла башлый. Тик Аяз Гыйләҗев соңгы ноктасын куйганчы текстын беркемгә дә күрсәтмәде, миңа да язып бетергәнче ни язганны сөйләмәскә куша иде: "Язучы укучысына үз фикерен бер генә тапкыр җиткерергә тиеш.  Икенче тапкыр укыганда, әсәрнең эмоциональ көче югала, язучы укучысына үзенең кичерешләрен тулы килеш илтә алмый".

Соңрак мин бу фикернең бөек рус һәм башка милләт язучылары тарафыннан да әйтелгәнен белдем. Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятының мәктәбе иде. Ул язучылар союзының кабул итү комиссиясендә эшләде. Ул вакытта әдәбиятта хәзерге кебек "суган кабыгы" булмады. Хәзер генә һәр шизофреник үзен язучы я шагыйрь дип атый ала, теләсә нинди юк-барны китап итеп бастыра. Аяз абый бик таләпчән иде. Үзенә дә, башкаларга да. Яшь язучы-шагыйрьләргә карата да. Үзе дә гомер буе яшь күңелле булып калды. Уникаль шәхес. Ул гаҗәеп кеше иде. Тормышны ярата иде..."

Аяз Гыйләҗев Казан арты хакында гына мәдхияләр язмаска өндәгән

Ринат Мөхәммәдиев янәшәсендә утыручы себер татар язучысы Габдел Мәхмүт белән таныштырды. Габдел Мәхмүт — рус телендә иҗат итүче себер татары, ул якташлары — шагыйрь Булат Сөләймәнов, романнар язучы Якуп Зәнкиевның истәлекләрендә Аяз Гыйләҗев фамилиясе еш искә алынуын әйтте. Заманында Гыйләҗев Себергә килгәләгән, анда яшәүче иҗатташларына киңәшләре белән ярдәм итә торган булган, аларның әсәрләрен әдәби татар теленә күчергән. 

Бу момент буенча Аяз Гыйләҗев турында Миләүшә Хабетдинова яңа факт китерде: "Язучылар союзына килү белән, Аяз Гыйләҗев милли сорау буенча мәкалә язып, ул язучылар арасында шау-шу күтәрә. Казан арты хакында мәдхияләр язып, башка төбәкләрне игътибарсыз калдыру гадәтен тәнкыйтьли. Татарларның һәр этносы — мишәр татарлары, себер татарлары һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең портреты өйрәнергә кирәклеген кисәтә. Язучылар алдына һәр төбәкнең телен, гадәтләрен өйрәнергә, таралып яшәгән зур милләтебезнең тормышын төрле яклап яктырту бурычы куя. Аяз Гыйләҗев архивында Якуб Зәнкиев белән язышкан 98 хат сакланган, бу хатларның һәрберсендә — авыл укытучысы Зәнкиевның роман караламалары." 


Скайп аша зур игътибар белән тыңлап утыручы Венгрия вәкилләре белән саубуллашырга вакыт җитә. Кабат Венгриядә һәм Казанда күрешергә вәгъдә биреп хушлашканнан соң, Миләүшә ханым кабат дәвам итә: "Аяз абый, Якуб Зәнкиевтан кала, Ибраһим Сәлаховка да ярдәмгә килә, романын төзәтергә алына. Мәктәп укучылары арасында талант чаткылары күрсә, очынып, аны үстерә башлый. Көчен дә, вакытын да кызганмый, яшь талантларны өйрәтергә алына."

Аяз Гыйләҗев әсәрләре нигә аз бастырыла

Залда утыручы Илшат Сәетов,  Россия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре, романның татар телендәге басмасын берничә ел эзләп тә таба алмавына зарланды. Венгр телендә берничә тапкыр бастырылса да, якын арада романның үз телендә бастырылуы көтелми булып чыкты: "Алдагы елларда чыккан басмалар да алдан бирелгән заказлар буенча берничә көн эчендә таралып бетте. Татар язучылары арасында Аяз Гыйләҗевның әсәрләре чагыштырмача еш бастырыла, автор хокукларын бозмыйча, электрон вариантка күчерү мөмкинлеген дә карарга була"

Үз әтисен шулай ук Сталин лагерьларында югалткан Гаяр әфәнде Искәндәров оештыручыларга, аеруча Миләүшә Хабетдиновага рәхмәт юллады, афәт куркынычына каршы тору өчен аның турында искә төшереп торырга, дәшми калмаска чакырды.

Ягез бер дога әсәре буенча фильм төшерү планлаштырыла

Ә инде "Аяз Гыйләҗевның әсәрләренә, "Җомга көн кич белән" романы буенча төшерелгән "Бибинур" фильмыннан кала, кино төшерү уе юкмы, "Ягез, бер дога" романы буенча фильм төшерергә җыенасызмы?" дигән сорауга уңай җавапны залда утыручы кинопродюсер Светлана Бухараева бирде: "Бик дулкынланып көттем бу очрашуны. Татар әдәбияты әсәрләре буенча фильм төшерергә уйлагач, Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча "Бибинур" һәм "Күктау" фильмнарын иҗат иттек, лагерь еллары турында документаль фильм төшерергә уйлыйбыз."

Очрашу вакыты чыккач та таралырга теләмәгән рәхмәтле тамашачы фойедагы соңгы китапларны сатып алырга ашыкты.

Кичә азагында Казан кунаклары ГУЛАГ музеена романның рус һәм татар телендәге басмаларын бүләк итте. Китаплар музейның февральдә ачылачак музеенда урын алачак.

Фикерләр








Тарих

"Аязның портреты каршына утырып сөйләшәм". Мәскәүдә Аяз Гыйләҗевнең китабы тәкъдим ителде

Мәскәүнең ГУЛАГ тарихы музеенда татар язучысы Аяз Гыйләҗевның рус теленә тәрҗемә ителгән "Ягез, бер дога" ("Давайте помолимся ") китабын тәкъдим итү кичәсе узды. ГУЛАГ атмосферасына якынайтып төзелгән бинаның караңгы залларының берсенә бөек шәхеснең уникаль әсәре турында ишетергә дип татар зыялылары, музей хезмәткәрләре җыелган иде.

Тарих

2018 - Шиһабетдин Мәрҗани елы. Бөек татар мәгърифәтчесе турында 12 факт

2018 елда бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел булачак, шуңа бу ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматларны барлыйк.

Тарих

Галимҗан Баруди елы тәмамланып килә: галим турында 12 мөһим факт

Татарстан Диния Нәзарәте 2017 елны Галимҗан Баруди елы дип игълан иткән иде. Совет чорында онытылып торган мәгърифәтче, дин галиме, педагог, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Г.Барудины татар халкының беренче милли лидеры дип тә атаучылар бар. Революциядән соң да дин эшлеклесе булудан туктамаган Баруди ике тапкыр Россия мөфтие итеп сайлана. Мөселманнар арасында олы абруй казанган татар улына карата, еллар узгач та, ихтирам кимеми.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла