Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихи җиңү: Казан волейболчылары дөнья чемпионатын отты

Казанның “Зенит” волейбол командасы үз тарихында беренче тапкыр клублар арасында дөнья чемпионатын отты. Ир-ат командалары арасында дөнья чемпионаты 12-17 декабрьдә Польшада узды.

news_top_970_100
Тарихи җиңү: Казан волейболчылары дөнья чемпионатын отты

“Зенит” дүшәмбегә каршы төндә Краков шәһәрендә узган финал матчында Италиянең “Чивитанова” командасын отты. Уен Казан командасы файдасына 3-0 исәбенә төгәлләнде.

Волейбол. Клублар арасында дөнья чемпионаты. Финал. "Чивитанова" (Италия) – "Зенит" (Россия) – 0:3 (25:27, 22:25, 22:25).

Бронза медальне, ярымфиналда “Зенит”ка оттырган Бразилиянең “Сада Крузейро” командасы яулады.

Ни өчен тарихи?

Бу – тарихи җиңү. Чөнки Россия клубларыннан чемпионатта “Белогорье”ның гына дөнья чемпионы булганы бар иде.

Ә клублар арасында уздырыла торган дөнья чемпионатында моңа кадәр 5 тапкыр катнашкан, Россия клублары арасында иң титуллы булып саналучы “Зенит” исәбендә бер генә “алтын” да юк. Владимир Алекно шәкертләре ике тапкыр (2009 һәм 2011 еллар) бронза һәм ике мәртәбә (2015 һәм 2016 еллар) көмеш медальгә лаек булды, 2012 елгы чемпионатта медальсез калды.

Шунысы игътибарга лаек: моңа кадәрге соңгы ике чемпионат финалында “Зенит” Бразилиянең “Сада Крузйро” командасына оттырган иде. Ә быел әлеге ике көндәш ярымфинлда ук очрашты.

Җиңелүләрсез

Быелгы чемпионатта 8 команда катнаша. “Зенит”ка каршы төркем этабында “Боливар” (Аргентина), “Скра” (Польша) һәм “Шанхай” (Кытай) командалары уйнады.

Икенче төркемдә “Закса” (Польша), “Чивитанова” (Италия), “Сармаех” (Иран) һәм турнирда соңгы ике елда “Зенит”ны “алтын”сыз калдырган “Крузейро” (Бразилия) командасы уйный. 

“Зенит” быелгы турнирда 5 матч уздырды һәм аларда бер партиядә дә оттырмады – барлык көндәшләрен 3:0 исәбе белән отты. Башта төркем этабындагы өч командадан өстен чыктык.

– Мөгаен, алар безнең Россия Суперлигасында алар икенче җиделектә булыр иде, – “Зенит” командасы уенчысы Валентин Кротков “Шанхай” командасын җиңел генә отканнан соң төркемдәге командаларның берсенә бәя биреп.

“Зенит”ка төркем этабында әзме-күпме “Скра” гына каршы тора алды. Аннары ярымфинал – чират “Сада Крузейрога җитте.

– «Сада Крузейро» белән уенны ел буе көттек. Алар белән кабат очрашырга мөмкинлек тууына шатбыз, – дигән иде «Зенит»ның баш тренеры Владимир Алекно уен алдыннан. – Без көндәшне сайламадык, көндәшнең кем булуы артык әһәмияткә ия түгел.

Ә финалда җитди каршылык күрсәткән Италиянең “Чивитанова” командасы баш ияргә мәҗбүр булды. Финалда Казан командасы составында иң нәтиҗәле уенчылар булып 19 очко җыйган Вильфредо Леон белән 12 очко китергән Максим Михайлов танылды.

Җыелмада - өчәү

Казанның “Зенит” волейбол командасы уенчылары Вильфредо Леон, Алексей Самойленко һәм Александр Бутько клублар арасындагы дөнья чемпионатының символик җыелмасына кертелде.

Дөнья чемпионатының символик җыелмасы:

Иң кыйммәтле уенчы (MVP): Османи Хуанторена (“Чивитанова”).

Бәйләүче уенчы: Александр Бутько (“Зенит”).

Диагональ уенчы: Цветан Соколов (“Чивитанова”).

Блок куючы: Алексей Самойленко (“Зенит”), Робертланди Симон (“Крузейро”).

Уенны төгәлләүче: Вильфредо Леон (“Зенит”), Йоандри Леал (“Крузейро”).

Либеро: Женя Гребенников (“Чивитанова”).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100