Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлап алынган кызлар рингта "тукмаша": "Без теләсә ничек сугышып йөрмибез"

Әлки районында 2012 елдан бирле бокс түгәрәге эшләп килә. Биш ел эчендә Татарстан чемпионы булып танылучылары да, республика җыелма командасына кергән яшь спортчылары да бар. Әлки районының кызлары да рингта уңышлы чыгыш ясый.

news_top_970_100
Сайлап алынган кызлар рингта "тукмаша": "Без теләсә ничек сугышып йөрмибез"

Авыр спорт төре

Боксның авыр спорт төре булуын, бигрәк тә кызлар өчен кыенлыклар тудырачагын тренерлары, үзе 2 нче спорт разряды алганчыга кадәр ярышларда катнашкан Ленар Ситдыйков та яшерми. Шуңа да карамастан, Базарлы Матакның «Алинә» спорт комплексында уза торган боксчылар түгәрәгенә кызларның да йөрүенә каршы килә алмаган.

– Җәйге каникулдан соң күнегүләргә кабат җыелгач, олырак сыйныфтагы егетләр бокс белән кызларның да кызыксынулары хакында җиткерде. Шуннан кызлар белән сөйләштек, – дип сөйли Ленар Ситдыйков кызларның бокска тартылуларын искә алып. – Боксның авыр спорт төре булуын аңлатырга тырыштым, имгәнү ихтималы турында да сөйләдем. Хәтта әти-әниләре каршы булса да, кызлар боксны сайлады.

Әти-әниләр димәктән, Ленар Ситдыйков сүзләренчә, аларны кызларының бокс перчаткасы кию теләгенә күндерү җиңел булмаган. "Бердәмлеккә килмәгән вакытлар да булды, хәзер инде аңлап кабул итүләренә рәхмәт кенә әйтәм", - ди тренер.

– Шулай да боксның хатын-кыз спорты булмавын яшермим. Бокс сайлап алынган кызлар өчен генә. Монда һәр кыз килә алмый. Килеп тә үз урынын таба алмаучылар күп булды. Чөнки үзеңне танытырлык дәрәҗәдә әзерләнү өчен шактый еллар уза. Олимпия спорт төре булганлыктан, максатлар куюы да кыен, – ди Ленар.

...Ә үз кызын бокска бирү-бирмәве турында сүз чыккач, тренер кистереп кенә җавап бирмәде. Күңеле ятса гына, диде остаз.

«Стресс шушында чыга»

Бөтен уңайлы шартлар булган «Алинә» комплексында бокс белән шөгыльләнүчеләрнең иң кечкенәләренә 11 яшь, өлкәнрәкләре – югары сыйныф укучылары. Биш ел эчендә республикакүләм ярышта җиңүче булган яшьләр дә бар. Уңышка ирешүчеләрнең күпчелеге – кызлар. Оля Гнеденкова, Ләйсән Насибуллина һәм Динә Билалова – Татарстан чемпионнары. Алар 11 нче сыйныфта белем ала.

– Бокс кызлар өчен матур спорт төре түгел, дип саныйлардыр бәлки. Читтән карап торучылар, кызларга килешми, дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин бу алай түгел. Бокс, мәсәлән, миңа бик нык булыша, – ди боксчы кызларның Динә исемлесе. – Бокс мотивация бирә, тормышның авыр вакытында булыша. Аеруча стрессны чыгару өчен шәп шөгыль бу! Бераз кәеф булмаган вакытта спортзалга киләсең, кулга перчатка киеп, «груша» каршына басасың... Хис-кичерешләрне йөгәнләү өчен нинди яхшы мөмкинлек.

Кызлар өчесе дә 2015 елның декабрендә Татарстан беренчелегендә уңышка ирешкән. Ә рингка беренче адымнарын ясаган вакытта мондый уңышларга ирешү турында хыялланырлык кына булган әле.

– Беренче вакытта бик авыр иде – күнегүләр вакытында бер-беребезгә суга да алмадык. Менә шул курку чиген узып, дус кызларны рингта партнер буларак кабул итә башлагач, уңышлар да килә башлады, – ди кызларның икенчесе Ләйсән Насибуллина.

“Диета кирәкми – аксымлы ризык ашыйбыз”

Бокс түгәрәгендә тупланган осталыкны кызларга бер тапкыр да рингтан тыш җирлектә күрсәтергә туры килмәгән. Шулай да боксчы булулары егетләрне берникадәр сагайта икән. Качып ук бетмәсәләр дә, хөрмәт артты, ди кызлар.

– Сакланып карый егетләр. Аннары, аралаша башлагач, боксның асылын аңлыйлар да, безгә карата хөрмәтләре дә арта, – ди чемпион кызларның өченчесе Оля Гнеденкова. – Без бит теләсә ничек сугышып йөрмибез, ә үз-үзебезне якларга сәләтле булып кына тәрбияләнәбез, осталыкны исә ярышларда гына күрсәтәбез.

Бокс кызларның тормышына үз таләпләрен керткән: бүген алар спорт режимы белән яши, кайбер яшьтәшләре кебек диета турында уйланмый – аксымга бай, файдалы ризыклар белән туклану җаен эзли. Иң мөһиме: спортзалга аяк басуларына тамчы да үкенми алар. Бокс дөньясы белән танышу теләге көннән-көн ныграк арта гына, диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100