Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев улын бала тудыру йортыннан каршы алган (бәхетле фото)

Фирдүснең икенче улы 30 апрель көнне туды.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев улын бала тудыру йортыннан каршы алган (бәхетле фото)
Бүген Фирдүс Тямаевтан да бәхетлерәк кеше юктыр - сөекле хатынын нәни улы белән бала тудыру йортыннан чыгарганнар. Бала тудыру йортына Фирдүс дуслары һәм туганнары белән барган, фотода таныш йөзләр дә шәйләнә.



Тямаевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга 30 апрельдә булды. Фирдүснең хатыны Резидә уллары Раянга иптәшкә энекәш бүләк итте. “Якынча туу датасын баштарак 26 апрельгә билгеләгәннәр иде. Аннан соң 2 майга күчерделәр. “Әле вакыт бар икән” дип, Нурлаттагы өебезнең залын сүтеп атып, ремонт ясап яткан мәл иде. Дизайнер белән видеозвонок аркылы сөйләшеп, обой һәм люстра сайлап йөреш иде”, – дип сөйләгән иде "Татар-информ" хәбәрчесенә Фирдүс.

Резидә бәбиләгәндә, Фирдүс Чаллыда концертта булган. "Берәү булса, янында булмаганы өчен сүгәр, битәрләр, истерикага бирелер иде. Мин шок хәлендә калдым. Ни еларга, ни көләргә юк. Иртәнге 5тә бала тудыру йортына барган да, унынчы яртыда тапкан. Монысы да малай! 3800ме, 3900 грамм диме?! Шокта әле мин. Көтелмәгән хәбәр булды. “Мин роддомда” дип, смс җибәрсә дә, мораль яктан әзерләнгән булыр идем. Раянны тапканда да мин Казанда түгел идем. Шундый батыр инде ул минем хатын”, – дигән иде бәхетле Фирдүс.

Ин бэхетле минутлар #фирдустямаев#безнентямай

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustamaev_official)

Фирдүс балага нинди исем кушасын өздереп әйтмәде. “Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исеменең берсен кушабыз инде. Күздә тоткан бер-ике исем бар, төгәл тукталмадык әле”, – диде ул.

Улы туу хөрмәтенә, Фирдүс корбан чалдырачагын әйтте: "Мин инде аракы, шәраблар куймыйм өстәлгә. Бала тугач, гакыйка корбаны чалырга кирәк. Раянга да чалдырдык без аны. Бу юлы икенче улыма гакыйка корбаны, Раянга тагын бер корбан чалдырырга уйлап торам”.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100