Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей төнге клубта сугышуы турында: "Ә бит барысы да бик күңелле башланган иде..."

Элвин Грей - Радик Юльякшин төнге клубта сугышуы турында социаль челтәрдәге аккаунтына хәбәр элгән.

news_top_970_100
Элвин Грей төнге клубта сугышуы турында: "Ә бит барысы да бик күңелле башланган иде..."
Инде хәбәр иткәнебезчә, Элвин Грей төнге клубта музыкант Стас Барецкий белән сугышкан. Элвин Грей "сугыштан соңгы" фотоны социаль челтәргә урнаштырган һәм "Ә бит барысы да бик яхшы башланган иде" дип язган һәм Стас Барецкий белән фото урнаштырган.

Укучылар бу "сугышны" төрлечә бәяләгән. 
"Безне бүтән алай куркытмагыз". 
"Ярар инде, кан чыкмаган", - дип язган укучылар.

Әмма кайбер укучылар моны махсус әзерләнгән пиар дигән фикердә тора:

"Бу бит хайп, ә сез шуңа ышанасыз".
"Сугышканнан соң фотога да төштегезмени? Пиармыни?" - дип яза алар. Берсе исә Стасның битендәге "сугыштан соң" калган эзне "грим" дип язган.

Сүз уңаеннан, "Элвин Грейның кәләше" буларак билгеле Гөлназ Асаева да төнге клубта җәнҗал чыгарып танылган иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100