Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Казанда төнге клубта сугышкан

Берәүгә Элвинның тышкы кыяфәте ошамаган һәм ул җырчыга ташланган.

news_top_970_100
Элвин Грей Казанда төнге клубта сугышкан
Интернетта җанҗаллы видео тарала - бүген төнлә Казанның төнге клубларының берсендә җырчы Элвин Грей белән музыкант Стас Барецкий сугышканнар.

Вакыйганы күзәтеп торучылар әйтүенчә, беренче булып йодрыкларын Стас болгый башлаган, аңа Элвинның тышкы кыяфәте ошамаган, имеш. Элвин та җавапсыз калмаган. Әмма егетләргә иркенләп сугышырга ирек бирмәгәннәр, шундук аералар.



Социаль челтәрләрдә Элвин белән Стасны "артистлар" дип атап язалар. Имеш, игътибарны җәлеп итәр өчен махсус сугышканнар. Сездә дә шундый шик юкмы?

Соңрак Элвин Грей "сугышканнан соң" фотосын урнаштырды. Бу сорауга җавап өлешчә бар дияргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100